поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
11.05.2020 Ир белән хатын

Кызыма кияү табылмый...

Күрше хатыны Фа­гыйлә (исемнәр үзгәртелде — Х.Г.) белән урамга һава суларга чыктык. Ул, СССР таркалып, замана болгавырга әйләнгән 1992 елда, күптәннән эш­ләгән совхоз бухгалтериясендә татар хатыны дип кил­мешәккә санап, хаксызга рәнҗе­тү­ләренә, кырын карауларына түзмичә, кызын алып, Үз­бәкстаннан туган җире Татарстанга күченеп кайтырга мәҗбүр булган.

Ире Шөкрәтнең кендек каны тамган кышлагын, әти-әнисе каберен, туганнарын ташлап, хатынына ияреп китәсе килмәгән.

Канаты каерылган, парыннан аерылган хатынны Казанда берәү дә кочак җәеп каршыламаган. Этләнә-бетләнә очын-очка ялгарга азапланып яшәгән ул. Стажы өзелгәнгә күрә, пенсиясе аз. Хәзер башы чирдән чыкмый: диабеттан иза чигә, кан басымы югары, аяклары шешенеп интектергәнгә күрә, авырлык белән йөри, җитмәсә, соңгы елларда күзләре начар күрә башлаган.
 
— Минем нерваларны сары сагыш белән хәерчелек ашады, — ди Фәгыйлә. — Җан тынычлыгың булмадымы, сәламәтлегең какшыйсын көт тә тор! Үзем өчен артык кайгырмыйм, учлап дару ашый-ашый, шың­гырдый-ыңгы­раша булса да, алтмыш җиде яшькә җиттем. Алда күпме гомер калганын бер Ходай гына белә. Төн йокламый сызланып чыккан чакларым­да: “Урын өстенә калып, кызыма имгәк булып, кеше күзенә карап ятмасам ярар иде. Әй, Раб­бым, аз хаста, тиз үлем бирсәңче!” — дип Алладан ялварып сорыйм. Минем белән ул-бу булса, кызым япа-ялгыз калачак бит дип борчылам. Шакирәм күз алдыгызда үсте, азып-тузып йөрмәде, тәртипле, тәүфыйклы бала булды. Техникумда укып, заводка эшкә урнашты. Кулыннан килмәгән эше юк: юа, җыя, пешерә. Хол­кы басынкы, кирәкмә­гән җиргә тыгылмый, чәчрәп чык­мый, сүз көрәштерми, каршы дәшми, ачы телләнүне, төчеләнеп, кемгә булса да ярарга тырышуны, ялагайлануны, гайбәт сөйләүне бар дип тә белми. Үз алдына карап, башын иеп тик эшләп йөри. Шакирәмнең яше утыз биштән узды бит, ире кочагында рәхәт кү­реп, итәк тутырып бала та­бар, сабый сөяр чагы бушка уза. Шуңа җаным әрни. Шу­шы яшенә җитеп, чын мә­хәббәтен очратмады, бер егет белән дә чынлап торып дуслашып йөреп карамады. Башта укыйм диде. Аннан соң эшкә урнашып, өс-башымны бөтәйтим, сиңа аз булса да ярдәм итим, фатир ипотекасын түләп бетерик дип тырышты. Кызымда кимсенү комплексы барлыкка ки­лүенә борчылам. Безнең нәсел тулы гәүдәле, ул да тышкы кыяфәте бе­лән миңа тарткан. Гәүдәсе тулырак булса да, сөйкемсез чирләшкә түгел, сау-сә­ламәт бит ул. “Эт ке­нә коры сөяккә ташлана, хатын-кыз мендәр мамыгы кебек йомшак булырга тиеш”, — дип үсендерә иде әтисе. Ир-атларның төрлесе бар, барысы да ябык­ларны үз итми бит, кемгә кем ошый. Һәр­кемнең үз насыйбы. Көн иткәндә, нечкә бил, озын аяк, чибәр йөздән бигрәк, күркәм холык кирәк. Хатын-кыз түзем, сабыр, мәрхә­мәт­ле, якыннарына ышанычлы терәк булсын. Авыр вакытта юата, рухландыра, иркәли белсен. Кызымда бу сыйфатларның барысы да бар, ә ул һаман ялгыз. Бергә эшләүче хатыннар Шакирәне берничә мәртәбә егетләр белән таныштырып карады. Берсен дә үз итә алмады. Шамил исемлесен, яше кырыкка җитсә дә, үз фикере, төп­ле эш урыны, көн итәрлек кереме юк дип ошатмады. “Әнисе пенсиясен ашап яткан мәми авыздан ни килгән?” — диде. Илдар төрмәдән кайткан иде. Элеккеге хатынында ике баласы үсә. Шуларга алимент түләмәс өчен, рәсми рәвештә эшкә урнашмавы белән мактанып, кызымның гайрәтен чигерде. Виталий исемле чуаш егете дә йөреп караган иде. Аның белән авыл­ларына кунакка кайтып килгәч, Шакирә аннан да йөз чөерде. Егетнең мөселман булмавы өсте­нә, әти-әнисе эчкече икән. Үтә чыккан хәерчеләр, ялкаулар, шапшаклар ди. “Мичкә тыгып аш пешергән чуеннарын, тәлинкә-кашыкларын миңа юарга рөхсәт итмәделәр. Бозау кадәрле этләрен өйгә кертеп, шуңа ялаттылар, җирәнеп үлә яздым”, — дип шаккатып сөйләде. Максим исемле азгын бәндә кызым белән бер цехта эшли. “Бу үзбәк кызын бер төнгә үземнеке итсәм, сезгә бер литр аракы куям, әгәр “кыргый”ны буйсындыра алмасам, җиңелү “хәсрәтен” сезнең аракы белән юарбыз”, — дип, ир-атлар алдында шапырынганын бергә эшләүче күрше хатыны ишетеп алган. “Зинһар сак була күр, ул оятсызның кармагына каба күрмә!” — дип кисәткән.
 
Уйлый-уйлый уелыплар китәм. Күрше Марусяның Наташасы ике иргә чы­гып, өч бала тапкан килеш, бүгенге көндә бер дигән яшь егет белән тормыш корып, гөрләтеп яшәп ята. Чибәрлеге булмаса да, кайсы төше бе­ләндер үзе­нә карата, ярат­тыра белә, күрәсең. Ул фигурасы тагын: куас кисмәге бер якта торсын! Ярым-йорты акыллы Гөлнисага да үз тиңе табылды. Ире Федя да сантый, үзе дә шуның сыңары, аның каравы, чиләгенә күрә капкач булып, яратышып яшиләр. Дворник булып эшлиләр. Урам җы­­ештырган җирдән култыклашып, авызларын ерып, җырлашып кайтып килүләрен күрсәң! Минем инсафлы балам гына һаман ялгыз аккош кебек...
 
Шулай дип, Фагыйлә елап ук җибәрде. “Никахлар күктә укыла, диләр, Шакирәңнең сәгате сукмагандыр, борчылма, үз ти­ңе табылмый калмас”, — дип, күршемне юатырга тырыштым. Уйлап карасаң, шагыйрь Равил Фәйзуллин әйтмешли, “Җирдә күпме җаннар йөри иясез шатлык булып...” Психологлар фикеренчә, бүгенге ир-атлар үз күләгә­лә­рен­нән үзләре куркучы йомыкыйларны, үз фикере булмаган җебекиләрне, җилбәзәкләрне яр итәргә атлыгып тормый. Таш ас­тын­нан чыккан ирдәүкә­ләрне, кансызларны, үссүзле кире беткәннәрне тиң пары итеп сайламый. Акыллы егетләр, киләчәктә иңне-иңгә куеп бергә­ләп тормыш итү өчен, биг­үк чибәр булмасалар да, белеме, һөнәре, кызыклы мавыгуы булган, тыныч холыклы, әмма үз көченә ышанган, позитив фикерләүче, үз-үзен хөрмәт итүче, сау-сәламәт кызлар белән язмышын бәйләргә омтыла. Көчле затлар җәнҗал куптаручы, көнчел, шикчел, эгоистларга тап булсалар, алардан тизрәк котылу җаен карыйлар. Катлаулы гаилә тормышында бер-береңне аңлый, кичерә, хәлгә ке­рә, ярдәм итә белү кебек асыл сыйфатлар сорала. Үзеңне кешедән ким итеп тою комплексына килгәндә, берәү дә кимчелексез түгел бит. Идеаль кеше­ләр була алмый. Җитеш­мәгән җирең турында кайгырып, мин ябык яки таза, бигүк матур түгелмен бугай, дип үз-үзеңне эчтән ашап, ялгыз балавыз сыгып утырырга, үз эчеңә бикләнергә димә­гән. Һәркемнең сөйкемле сөяге бар. Әгәр үзеңне ничек бар, шулай яратып кабул итсәң, сиңа карата бүтәннәр дә уңай мөнә­сәбәттә булачак. Күзләре шатлык нурлары сир­пеп торган, уңай фикерле, җитез хәрәкәтле, тәмле телле, уңган, ярдәмчел хатын-кызның биле беркадәр юанрак, аяклары модельнекеннән кыскарак, бите бераз сипкелле булуы турында уйлап караучы да булмаячак. Үзеңнең уңай сыйфатларыңны яшермәскә, ассызыклый белергә кирәк. Ирләр — күзләре, хатын-кызлар колаклары бе­лән ярата, диләр. Сүз дә юк, күркәм тышкы кыя­фәт: чисталык, пөхтәлек, чамасын белеп кенә бизә­нү, кием-салымыңның, прическаңның үзеңә килешеп торуы, үз-үзеңне то­ты­шыңдагы табигыйлек, аралашудагы ихласлык зур роль уйный. Замана егетләре максатчан, алдынгы фикерле, булдыклы кызларга күбрәк тартыла.
 
 

Хәмидә ГАРИПОВА. Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 11.05.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»