поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
22.04.2020 Дин

Ураза тоту җиңел булса, кешегә шулкадәр савап язылмас иде (Минем беренче уразам)

Безнең буын яшь чакта, Раббым, синең исемеңне телгә дә алырга ярамаган заманда, уразаны бары тик өлкәннәр генә тотасы дип белә идек. Ничә гасырлар буена буыннан буынга әби-бабайлардан бала-оныкларга тапшырылып килгән динебез безнең әти-әниләрдә тукталып калган бит.

Вакыт алга бара, бернинди вирусларга да, дөнья мәшәкать-борчуларына да карамыйча аккан судай, искән җилдәй уза вакыт.
 
Менә инде изге Рамазан ае да якынлашып килә. Раббым, шушы изге айда кылган догаларыбызны кабул кылып, кешелеккә янаган бу афәттән арынырга насыйп иткән булса иде дә, тырышып тоткан уразаларыбыз да кабул булса иде.
 
Ураза тоту авырмы дигәндә... Чып-чын дөресен әйткәндә ураза тоту бик җиңел гамәл булса, ураза тоткан кешегә шуның кадәр күп саваплар язылмас иде ул. Җәй көне озын көндә тамак та ача, су да эчәсе килә. Тамак бер өзелеп ачып китә дә туктый ла ул, эчәсе килүгә түзүләре бик җиңел түгел инде. Эх дип уйлап куясың инде шунда, сәхәрдә тагын бер чынаяк чәйне артыграк эчәсе калган икән. Ә кыш көне көн дә кыска, сусамыйсың да, авыз ачар вакыт җиткәндә туңдыра башлый барыбер дә, чөнки эчтә "ягулык" бетеп киткән икән. Сусавына да, эссесенә дә, тамак ачуына да сабыр гына түзеп торып, авыз ачар вакытны көтеп алгач үзеңне чын батыр итеп хис итәсең инде. Син бүген үз нәфсеңне җиңеп, ураза тотып чыгып ифтарга килеп җиттең. Ураза тоту көне буе ач тору гына түгел бит әле ул. Пәйгамбәребез с.г.с. уразаны ялгыз ашказаныгыз гына түгел, барлык әгъзаларыгыз да тотсын, күзләрегез кирәкмәгәнне күрмәсен, колакларыгыз кирәкмәгәнне ишетмәсен, телегез кирәкмәгәнне сөйләмәсен дигән.
 
Сөбханалла, хәзер уразаны яшьләр дә тота. Ә менә безнең буын яшь чакта, Раббым, синең исемеңне телгә дә алырга ярамаган заманда, без уразаны бары тик өлкәннәр генә тотасы дип белә идек. Ничә гасырлар буена буыннан буынга әби-бабайлардан бала-оныкларга тапшырылып килгән гореф-гадәт, динебез безнең әти-әниләрдә тукталып калган бит. Ә әби-бабайларыбыз шул хәзинәне яшь буынга тапшырып китә алмаганга җаннары сыкрап бакыйлыкка күчкәннәр. Алланың рәхмәте бар бит ул! Узган гасырның 90нчы елларында динебез кире кайтты, динсезлек сазлыгына кереп баткан дөнья дингә килә башлады, әкренләп гафләт йокысыннан уяна башлады. Һәм менә шунда күпме кеше үз-үзенә бер матур, җаннарны җылытырлык ачыш ясагандыр дип уйлыйм мин. Раббым! Исемеңне кычкырып әйтергә ярамаса да, син безнең җанның иң-иң түрендә саклангансың икән, шөкер. Сиңа булган иман, сиңа булган ышаныч, сиңа булган хөрмәт һәм синнән генә курку – болар барысы да безнең җан түрендә сакланып килеп, үз вакытын гына көткән икән. Моңа, иң беренче, чиратта әби-әниләребезнең намаз укыган, дога кылган вакыттагы йөзләрендәге нурлылыкны, өс-башларының чиста-пөхтәлеген күрү дә без бала күңелендә урын алгандыр дип уйлыйм. Һәм менә ниһаять килде ул көн. Динне бетерүнең, кешене иманнан ваз кичтерүнең нинди фаҗигаләргә китереп җиткерүен "өстәгеләр" дә аңлады, дингә ирек бирелде. Әкренләп мәчет ишекләренә салынган йозаклар ачылды, яңа мәчетләр төзелә башлады. Әлхәмделилла, динебез дә юкка чыгып бетмәгән икән әле, аны саклаучы фидакарь җаннар да бар икән. Шул елларда шул рәхмәтле җаннар зур тырышлык белән бастырып якты дөньяга чыгарган күпме ярдәмлекләр килеп керде безнең кулларга. Ул китапчыклар үзләре дә юка гына, тышлары да юка гына иделәр. Ә эчләрендә  диңгез төпләренә чумып та эзләп таба алмаслык хәзинә-энҗе бөртекләре.
 
Эссе көндә тирләп-пешкән юлаучы юлда очраган чишмә улагына кибеп-ярылган иреннәрен тидереп ничек тәненә көч алса, без дә ул китаплардан сусаган җаныбызга шулай шифа алдык. 90нчы елны чыккан ул китаплар әле дә исән-сау, инде шактый гына таушалып беткән булсалар да. Аларда - Ислам диненең асылы. Раббым, әдәп-әхлак, иман-ислам кагыйдәләрен безгә шул китаплар өйрәтте. Нәкъ караңгы төндә юл күрсәткән якты йолдыз шикелле. Менә шулардан без намаз тәртипләрен өйрәндек. Һәм менә шул 90-91нче елда бик күбебездә ураза тоту теләге дә уянды инде. Ул елларда ураза кыш айларына туры килде, көннәр кыска. Ул вакытлардан соң инде күпме еллар үткән, күпме сулар аккан, күпме уразалар тотылган.
 
Тик менә шул беренче көн уразага кергән көнем һаман да истә әле. Көне буена тамак ачмаслык булсын дип үземчә ныгытып та ашадым, чәйне дә ике чокыр эчтем, тик менә уразага ниятләп дога кылганнан соң күңелне шундый каты курку биләп алды, көне буенча ашамыйча түзә алырмынмы, түзә алмыйча уразамны ачып, гөнаһлы булмаммы? Эштә ялгыш кирәк-кирәкмәс сүз сөйләшеп уразам ачылмасмы? Үземне ул көнне кеше яшәми торган утрауда берьялгызым калган кебек хис иттем. Ул көн, Раббым, хәерле мидәт бир дип, Аллаһыдан рәхмәт-шәфкать сорау белән башланды. Узмый торган көн юк бит инде ул, ул көн дә узып китте үз җаена гына. Ә менә кич белән ахшам җиткәч авыз ачкандагы рәхәтлекне берни белән дә чагыштырып булмый инде, дуслар. Җаныңда шундый җиңеллек, тәнеңнең һәр күзәнәгендә рәхәтлек .
 
Күңелеңдә бер генә теләк – тырышып тоткан уразамны, Раббым, бер үк кабул итә күр.
 
Менә тагын уразалар җитә. Кемдер беренче тапкыр уразага керергә әзерләнәдер, кемнекедер – чираттагы уразадыр. Ничек булса да кабуллардан булсын инде берүк.
 
Рәйсә Галимуллина, Кукмара, Мәмәшир
 
Фото: https://pixabay.com/

---
Шәһри Казан
№ --- | 21.04.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»