поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
24.06.2010 Мәгариф

НИГӘ АЛДАШАБЫЗ?

Узган елдан ТР мәгарифне үстерү институтының (МҮИ) мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү фунцияләре Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетына тапшырылып, анда укытучылар өчен белем күтәрү һәм яңа белгечлек бирү институты ачылган иде. Шуннан соң һәр факультетта, бу эшне башкару өчен, югары квалификацияле белгечләр билгеләнде. Татар филологиясе факультетында, мәсәлән, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белемен күтәрү эшенә моңа кадәр МҮИда татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы мөдире вазыйфаларын башкарган Николай Максимов җаваплы. Эшнең барышы турында без аннан белештек.

– Николай Валентинович, мондый үзгәрешләр белемнәрен күтәрергә теләгән укытучылар өчен нинди яңалык алып килде?

 

 – Укытуның эчтәлеге һәм сыйфаты бу эштә катнашкан галимнәргә дә бәйле. Укытучы аларны тыңларга, фәндәге яңалыкларны ишетергә дип килә. Кызганычка каршы, МҮИның татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасын танылган тел яки әдәбият галиме, фән докторы бервакытта да үзенең төп эш урыны итеп сайламады. Ул курсларга килгән укытучыны фәнни һәм гамәли яктан бик кирәкле мәгълүмат белән баетса да, килеп кенә йөргән уку йортының дәрәҗәсен күтәрми. ТДГПУда исә татар дөньясында танылган тел һәм әдәбият галимнәре эшли.

 

МҮИдагы биналарны, күләме һәм урыны, санитар нормалар таләбе ягыннан бу эш өчен яраклы түгел дип әйтергә була. Курсларга төрле фән укытучылары бик еш берьюлы чакырыла. Лекция заллары җитешми. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларын, мәсәлән, төркемнәргә бүлеп укыту мөмкин түгел, шуңа күрә татар мәктәбеннән килгән татар теле укытучысы да, рус мәктәбеннән килгәне дә өч төрле программа, биш төрле дәреслек белән төрле төркемнәрдә эшләсәләр дә, бер бүлмәдә утырып, бер үк лекторны тың­ларга мәҗбүр. Роторная урамындагы тулай торакта яшәп, Проточная урамындагы уку бинасына йө­риләр. Баргач, киемеңне тапшырырга урын юк, көне буе үзең белән йөртергә кирәк. Көне буе салкын бүлмәдә утырып, тәнәфестә җылы аш та ашый алмыйсың – ашханә юк. Болар, кем әйт­мешли, кеше өчен вак нәрсәләр түгел. Укытучыга карата курс оештыручы оешманың мөнәсәбәте. Ә ТДГПУга курсларга килгән укытучы өчен барлык шартлар тудырылган.

 

 – Соңгы вакытта укытучы эшчәнлеген яңача бәяләү (аттестация) турында еш сөйләнә. Сез ниләр эшләргә җыенасыз?

 

 – Укытучыны аттестацияне уңышлы үтәрлек итеп әзерләргә кирәк – белем күтәрү курслары шуңа үткәрелә. Университетны тәмамлап, берничә ел мәктәптә укытучы булып эшләгән белгеч биш ел дәвамында белем биргән укытучылары күзәтүе астында фән буенча белемен, методик эшчәнлеген янәдән камилләштерсә, укытучы һәм мәктәп өчен начар буламыни?!

 

Университет дипломын алган белгеч, мәктәптә 3–5 ел эшләгәч, аттестация үтәргә тиеш. Белем күтәрү курсларын үтми торып, укытучы аттестация үтүчеләр исемлегенә кертелми. Урыннардагы мәгариф оешмалары укытучыны, белемен күтәрү өчен, курсларга җибәрә. Кая? Мәгарифне үстерү институтына. Ни өчен? Димәк, хәзергә Мәгариф һәм фән министрлыгы шуны тели яки бүген татар милли мәгарифенең бу юнәлештә оптимальләштерелергә тиешлеген һәм бер йодрыкка тупланырга кирәклеген бик үк аңлап җиткерми. Кызганыч!

 

Бу җәһәттән бер сорауга җавап табасы килә: МҮИ институты хезмәткәрләренең соңгы елларда республикада Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган татар телен һәм әдәбиятын укыту өлкәсенә караган кайсы проектларда катнашканы бар? Татар мәктәпләре өчен татар теленнән, татар әдәбиятыннан дәүләт стандартын, программаларны, дәреслекләрне төзү конкурсында катнаштылармы? Юк. Рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә укучы татар һәм рус балалары өчен татар теленнән, татар әдәбиятыннан дәүләт стандартын, программаларны, дәреслекләрне төзү конкурсында катнаштылармы? Юк. Татар телен һәм әдәбиятын укыту, укытуны камилләштерү юнәлешендә институтның эшне тиешле дәрәҗәдә оештырырлык фәнни-методик нигезе юк, булган белгечләренең әлегә “Татарча да яхшы бел” ”кесә эксперименты”ннан һәм, укытучыларны курсларга җыеп, фәндә, татар телен һәм әдәбиятын укытуда булмаган “Рәхимов технологиясе” белән бутаудан ары эшләгән эше юк.

 

Институт хезмәткәрләре­нең татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен курсларны сыйфатлы дистант кулланып үткәрә алулары да бик шикле, булмаган әйберне кулланып, курслар үткәреп булмый бит ул. Бар дип хәтта Мәгариф һәм фән министрлыгын еллар дәвамында алдаларга мөмкин булса да!

 

Нәтиҗәдә тагын бер сорау туа: ”Республикадагы мәгарифне үстерү институтының милли йөзе, татар милли мәгарифен үстерүдә өлеше бармы?” Республикадагы балалар бакчаларында, башлангыч һәм урта мәктәпләрдә, һөнәри белем бирү йортларында фәннәрне ана телендә укытуга зур мөмкинлекләр бирелгән елларда ”Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” ТР Законын үтәү эшенә ни белән ярдәм итә алды ул? Татар мәктәпләрендә, рус телендә белем бирүче училищеларда, көллиятләрдә, техникумнарда эшләүче татар теле укытучыларына, фәннәрне татар телендә укытуга алынган башка фән укытучыларына күпме дәреслек, методик ярдәмлек әзерләде? Бәлки, нәкъ менә үз вакытында институт бу юнәлештә тиешенчә максатчан эш алып бармаганга, соңгы елларда күпчелек татар мәктәбе фәннәрне ана телендә укытудан туктагандыр?! Кызганыч, бу уку елында БРИ формасын сайламадылар. Гаризалар юк!

 

– Николай Валентинович, яңа төзелгән институтның өстенлеге шулкадәр күп булгач, ни өчен укытучыларның белемен күтәрү курслары хәзер дә МҮИда үткәрелә соң?

 

 – Моңа сез генә түгел, барлык укытучылар да, без дә гаҗәпләнәбез. Алай гына да түгел, татар милли мәгарифен оптимальләштерүнең ТДГПУ базасында барырга тиешлеген үз вакытында беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев тә яклаган иде. Укытучылар өчен белем күтәрү һәм яңа белгечлек бирү институты махсус ачылды бит инде.

 

 Бу эш ни сәбәпле гыйнвар аеннан ук туктатылды? Сәбәпләрен берәү дә аңлатмый. Укытучыларның моны беләсе килә. Кемнәрдер тарафыннан җәмәгатьчелекне алдауга корылган ниндидер уен бара шикелле. Республикадагы татар теле һәм әдәбияты укытучылары исеменнән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына хат та язылды. Анда төп сорау мондый: ”Ни өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы татар теле укытучылары өчен белем күтәрү курсларын югары уку йортлары төзегән, бәйгедә откан укыту программалары нигезендә оештырмый?” Җавап әлегә юк.


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 128 | 23.06.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»