поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
21.10.2019 Әдәбият

“Тын калыгыз да тыңлагыз!”: Чаллыда Нәҗибә Сафина белән очрашу узды

17 нче октябрьдә Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә танылган шагыйрә һәм журналист Нәҗибә Сафина белән бик җылы очрашу узды. “Тын калыгыз да тыңлагыз!” дип исемләнгән чарага шәһәрнең каләм әһелләре, татар теле укытучылары, шагыйрәнең иҗатына битараф булмаган әдәбият сөючеләр җыелган иде.

Кичәне «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Әдәбият тарихы музее хезмәткәре Роза Хәмидуллина алып барды.
 
Тын калып тыңларлык күпсанлы гамьле мизгелләрне үз эченә алган чараның  рухын Шагыйрә үзе билгеләде. Холкына һәм иҗатына  миллилек,  туры сүзлелек хас булган Нәҗибә ханым җанын телгәләгән мәсьәләләргә тукталды, күңелдән күңелгә барып җитәрлек шигъри ярсуын-борчуын ирештерде, кызык та, кайвакыт кызганыч та булган тормыш хәлләрен бәян итте. Чаллы педагогия университеты  студентлары башкаруында лирик шигырьләр дә, авторның үзе башкаруында милләтпәрвәрлек рухы белән сугарылган шигырьләр дә яңгырады кичәдә.
 
Җир тудырган һәрбер нәрсә

Тамырлы.

Тамырсыз кешене тарих

Танырмы?
 
Бу кичә гади генә очрашу булмыйча, Нәҗибә ханымның юбилей кичәсе иде. Ләкин ишетеп гадәтләнгән мактау-мәдхия сүзләре түгел, күбрәк рәхмәт сүзләре яңгырады биредә. “Мөдәрриснең максаты – татар әдәбиятына үзеннән бер өлеш кертү булды. Нәҗибә дә – кошлар нәселеннән, исеме зур хәреф белән язылырга тиешле шәхес, дип бәяләгән иде шагыйрь энем Нәҗибәне, ул аны рухташы дип санады”, – диде Мөдәррис Әгъләмовның апасы Рәсимә ханым һә шагыйрәдән “Сөрелгән кош” балладасын укуын сорады.
 
Кичәдә  чыгыш ясаучылар күп булды.  Күренекле балалар шагыйре Рәшит Бәшәр студент чак хатирәләре белән уртаклашты. Алар укыган төркемнән сигез язучы чыгуы гына да 70нче еллар әдәби мохитенең нинди куәтле булуын сөйли.  Язучы, шагыйрь Мансур Сафин “Казан” журналында эшләгән чакларының уртак истәлекләрен барлады.  Сәхнәгә күтәрелгән Айдар Хәлим  Шәриф Камалның “Акчарлаклар” әсәрендәге өзекне сөйләп, Нәҗибә ханымны акчарлак белән чагыштырды.
 
Чистай районыннан килгән Роза Закированың баш иеп, Шагыйрәнең аяк очына чәчәк гөлләмәсе куюы да ихлас иде. Нәҗибә Сафинаны биредә гадел, иҗади мөгаллимә буларак та хәтерлиләр икән. Журналист Наилә Вилданова, шагыйрьләр – Айрат Суфиянов, Рәзинә Мөхияр, Рәкит Әбделманов  һәм  сәхнәгә күтәрелгән тагын бик күпләр аның “былбыл йөрәкле лачын”, көрәшче рухлы, көчле шәхес булуына басым ясадылар.
 
Вакыт кысалары чикләмәсә, истәлекләре белән уртаклашучылар, ихлас рәхмәтләрен белдерүчеләр тагын да күбрәк булыр иде. Кичә Дания Сибгатуллина, Илсөяр Зарипова, Зөлфия Җиһан башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды һәм бергәләп башкарган “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Бу да табигый иде.  Нәҗибә Сафина иҗатының  да нигез ташы – милли рух, асыл максаты – туган телне, татарлыкны саклау омтылышы түгелмени?!
Лилия Фәттахова,
Чаллы.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»