поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
03.10.2019 Мәгариф

“Тикшерәләр дә тикшерәләр, нәрсә урлыйсыз соң сез?” (БЕР УКЫТУЧЫ ФИКЕРЕ)

“Акбур булмаса, дөнья беткән кебек. Кулларың акбурга батмагач, дәрес буламыни инде ул?!” – ди татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфинә Хамаева. 30 ел мәктәптә эшләгән Минзәлә укытучысы бер елга академик ял алган. Әмма ул кабат яраткан укытучылары янына әйләнеп кайтырга җыена.

– Гөлфинә ханым, бүген укытучыларның дәрәҗәсе бармы?
 
– Укытучы хезмәте – бик җаваплы эш. Бигрәк тә бүген. Соңгы елларда укытучының дәрәҗәсен төшерделәр. Дәүләт, җитәкчеләр, әти-әниләр тарафыннан игътибар җитмәү аркасында шулай килеп чыкты. Укытучыны барысы да тикшерә. Мин бер әбинең сүзләрен искә төшерәм. “Кызым, нигә сезне һаман тикшерәләр соң ул? Нәрсә урлыйсыз соң сез?” – дигән иде ул. Укытучыга ел саен имтихан бирдерә башладылар. Биш ел укып, көн-төн имтиханнарга әзерләнеп, дипломын алган, һәрдаим белемен күтәреп тора. Әти-әниләр дә һәрдаим күзәтеп кенә тора. Әле мин укытучыларның дәрәҗәсе артуын бик тоймыйм. Дөрес, дәүләт тарафыннан нәрсәләрдер эшләнә башлады. Укытучыга файдага булырмы, әллә һәрвакыттагыча зыян гына китерерме? Минемчә, үз көчеңә, үзеңә ышанырга кирәк. Синең хезмәтеңне күрәләрме, аңлыйлармы – боларга игътибар итмичә эшләргә дә эшләргә. Иң мөһиме: укучыларны ярату. Әти-әни баласын сиңа ышанып тапшырган икән, җаваплы бул. Мин балаларны бик яратам. Кирәк икән, башларыннан да сыйпыйм, ачуланам да. Ә ачуланганда, укучы синең кайгыртуыңны сизеп торырлык булсын. Җитәкчеләр тарафыннан хезмәтем бәяләнмәсә дә, Аллага шөкер, үземнең дәрәҗәм бар, дип уйлыйм. Әллә кайдан укучылар да, әти-әниләр дә исәнләшә, хәлләремне сорыйлар.

– Акбур тотып эшләргә өйрәнгән укытучыга интерактив такталарда, электрон җурналлар белән эшләү авыр түгелме? Дәрес бирүнең тәме югалмадымы?
 
– Үз һөнәрен яраткан укытучы заман белән бергә атларга тиеш, дип уйлыйм. Шәхсән үзем өчен электрон журнал бик җиңел һәм уңайлы. Кәгазь журналга язып интекмисең, пычратам, дип курыкмыйсың. Интерактив тактада 45 минут буена эшләргә кирәкми. Ул дәреснең бер алымы гына булсын. Акбур –укытучының бер өлеше ул. Укытучы, дигәч, күзалдына акбур, такта килә. Акбур булмаса, дөнья беткән кебек. Кулларың акбурга батмагач, дәрес буламыни инде ул?! Дәрес бирүнең “тәме” үзеңнән тора. Күңел биреп, дәртләнеп эшләсәң, хезмәтеңне яратсаң, “тәмле” булачак.
 
– Дәрестә укучылар кесә телефонында актарынып утырса, ачуыгыз киләме? Хәзер балалар ишетми дә, күрми дә, диләр…
 
– Әлбәттә, ачу килә. Мин аны сине санламау дип кабул итәм. Син тырыша- тырыша дәрес аңлатасың, ә укучың телефонда утыра. Бу дөрес түгел. Андый хәлләр дә булды инде. Телефонны тыю кирәк. Ул дәрес өчен түгел. Бу өлкәдә әти-әни белән бердәм эшләргә кирәк. Шул вакытта гына нәтиҗәсе булачак.
 
– Сез 30 ел буе татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укытасыз. Татар телен бөтен укучыга да җиңел итеп өйрәтеп буламы?
 
– 2017 елгы хәлләрдән соң дәресләр күпмедер дәрәҗәдә үзгәрде, дип уйлыйм. Әле бөтенләй түгел. Укытучы әти-әниләрнең, балаларның телебезгә карашы үзгәргәнен сизде. Басынкыланып та калды. Өй эшләрен бирергә дә курка башлады. Әле менә кичә-бүген генә район методисты шуңа карата кисәтүләр ясады. Мин үземнең эшләү дәверемдә беркайчан да күршегә йөрерлек итеп өй эше бирмәдем. Дәрестә өйрәнгән шул 10 сүзне яки 3-5 җөмләле диалогны өйрәнергә бирә идем. Бер елны, тәртипкә салырга дип, 4 нче сыйныфны бирделәр. Күпмедер вакыттан соң әниләре, “ниһаять, балаларыбыз өй эшләрен үзләре эшли башлады” дип әйткән. Дәресләрдә күбрәк сөйләшергә кирәк. Министрлык укучыларның белемнәрен тикшерү өчен бирелгән күрсәткечләрен үзгәртсен иде. Әллә нинди таләпләр куялар да, укытучы шуның өстендә генә эшли. Телне өйрәнү өчен, аралашу кирәк.
 
Мәктәпләрдә татар теле дәресләре кимегәч, яшьләр авыр хәлдә калды. Быел бер елга академик ял алдым әле. Ичмасам, укытучыларга дәресләр булсын, диюем иде. Ләкин барыбер мәктәп белән, яңалыклар белән кызыксынам.
 
– Элек укытучылар укучыларның өенә йөри иде. Бәлкем, бүген дә бу гадәтне кире кайтарыргадыр?
 
– Минемчә, укучыларның өенә бик барырга кирәкми. Төрле гаиләләр була: йә аталары эчә, йә аналары… Гаугалы гаиләләр дә очрый. Бала читенсенә. Икенче көнне мәктәптә укытучы күзенә карарга да ояла. Минем белән андый хәл булды. Шуннан соң өйләренә йөрүдән туктадым. Куркыта да. Берсендә бер кызым дәрескә килмәгәч, өенә эзләп киттем. Озак кына шакып торгач, ишекне ачтылар. Әти кеше исерек. Диванда тәмәке тартып ята. Бала әтисен саклый… Менә шуннан соң бала нишләсен?! Бүтән бармыйм дип, үземә сүз бирдем.

– Укытучылар көне җитә. Зарланырга яраткан кабат әти-әниләр, укытучылар бүләккә акча җыялар, дип сүз кузгатачак. Укучыларыгыз чәчәк яки кыйммәтле бүләк бирсә, аласызмы?
 
– Чәчәк бирсәләр, алам. Укытучы чәчәклек кенә көч түкмимени? Ул – хөрмәт, игътибар билгесе. Ә кыйммәтле бүләккә каршы.

– Бүген балаларны түгел, әти-әниләрне тәрбияләргә кирәк, диләр. Моның белән килешәсезме?
 
–  Әйе, хәзер без талон еллары балаларының балаларын укытабыз. Алар икенче тәрбия алды шул. Күп кенә укучыларымның әти-әниләре минем укучыларым иде. Шуңа күрә алар белән уртак тел табу авыр булмады. Әти-әни хөрмәт итсен өчен, укытучы үзен тиешле дәрәҗәдә тота белергә тиеш. Үзен яратсын, хөрмәт итсен. Әти-әни белән бик якынаймаска да, бик ерагаймаска да кирәк. Нишлисең, укытучы баланы гына түгел, аның гаиләсен дә тәрбияләргә тиеш була. Үз үрнәгеңдә тәрбияләргә тырышасың инде.
 

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.10.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»