поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
19.04.2019 Фаҗига

"Бу фаҗигане озак еллар сер итеп саклыйлар"

Кемерово шәһәрендәге “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә бер ел элек бул­ган янгын кемнәрнеңдер сансызлыгы, җавапсызлыгы аркасында күпме баланың гомерен кыйган иң коточкыч фа­җигаләрнең берсе санала. Ләкин шулай да бу куркыныч исемлекнең башында Чувашиянең Эльбарусово авылындагы янгын торадыр. 58 ел элек анда 106 баланың һәм 4 укытучының гомере өзелә. Әлеге фа­җи­га 1991 елга кадәр МВД һәм КГБ архивларында сер итеп саклана һәм бары тик СССР таркалгач кына фаш ителә.

...Шулай итеп, 1961 елның 5 ноябре. Чувашиянең Мариинск-Посад районындагы Эльбарусово авылында (Чебоксардан 40 чакрым ераклыкта) укучылар мәктәпкә Октябрь бәйрәме хөрмәтенә концерт куярга җыелалар. Агачтан төзелгән иске ге­нә бу бинада аерым сәхнә дә, актлар залы да юк. Шуңа күрә урынны ки­ңәй­тү өчен, парталарны стенага, тә­рәзәләргә таба күчереп, берсе өстенә берсен өеп куялар. Шулай ук класстагы ике ишекнең берсе дә парталар артында кала. Шактый гына зур саналган бу класс бүлмәсе 115 балага исәпләнгән була. Тантаналы концертка 1-6 классларда укучы 230 бала җыела.
 
Тиздән концерт башлана. Бу вакытта күрше бүлмәдә физика укытучысы Иритков, мәктәп директоры күрсәтмәсе буенча, өлкән класс укучылары бе­лән бензин генераторын ремонтлый. Аны электр уты беткән очракта запаска торсынга әзерлиләр. Ул бүлмәдә мич була. Ләкин утын юеш булганлыктан, мич янып китә алмыйча тора. Шунда физика укытучысы мичтәге утын өстенә бераз бензин сала. Мич гөлт итеп кабынып китә. Кинәт күтәрелгән ялкыннан Иритков артка чигенә һәм артында идәндә чиләк белән торган бензинга абына. Чи­ләк идән буйлап тәгәрәп китә. Мичтәге ут ялкыны идәндәге бензинга үрмәләп каба. Шул арада утлы бензин күршедәге бүлмә ишеге астыннан да агып керә.
 
Физика укытучысы котылып кала — ул иң беренчеләрдән булып тә­рәзәдән сикерә. Соңыннан аны ун елга төрмәгә ябалар, ә мәктәп директоры С.Ярукинны сигез елга ире­геннән мәхрүм итәләр.
 
Иске, коры, агач бинага күп кирәкми — ут бик тиз арада бөтен җиргә каба. Концерт барган бүлмәдә паника башлана. Ишектән коридорга чыгу мөмкин булмый, чөнки инде коридор да ялкынлап яна, шуңа күрә балалар дәррәү бүлмәдәге бердәнбер тәрәзәгә ябырылалар (калган тәрәзә­ләр парталар белән капланган). Залдагы балаларның яртысы диярлек, нигездә кечкенә яшьтәгеләр чыгып өлгерә алмый...
 
Янгын сүндерүчеләр сабыйларның янган гәүдә­ләрен ишегалдына чыгарып өяләр. Район җитәкчелеге аларны икенче көн­не үк күмәргә карар кы­ла. Шулай ашыгыч җир­­ләүнең сәбәбе — алда 7 ноябрь — бөек бәйрәм, шуңа аны мондый матәмнәр белән бозарга ярамый. әле алай гына да түгел, корбаннар өчен аерым каберләр казып та мәшәкатьләнмиләр, җи­тәкчелек аларның барысын бергә туганнар каберлегенә җирләргә боера.
 
Көзен көн кыска, шуның кадәр мәетне кү­мәргә әзерләп бетергәнче кич җитә. Табутларны кабергә, ягъни тирән зур чокырга ике рәт итеп салалар. Караңгыда, автомобиль фаралары яктыртып торганда зур каберне бульдозер белән күмде­рәләр. Бульдозер артка чигенгән саен, исәрләнеп елаган әниләр кабер янына килеп, балаларының табуты кай тирәдәрәк ят­канын исләрендә калдырырга тырышалар.
 
Бер елдан Эльбарусовода кирпечтән төзелгән яңа мәктәпне ачалар. Яшертен сер 1991 елда дөньяга чыккач, 1994 елда мәктәп каршына корбаннар истәлегенә һәйкәл куялар. Анда өстендә кош­лар очучы, ялкынга урал­ган бала сурәтләнгән. һәр елның 5 нояб­рендә бу һәй­кәл янында мәктәп укучылары үлгәннәрнең исем­нәрен бе­рәм-берәм кычкырып кабатлыйлар. 
 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 19.04.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»