поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
15.04.2019 Мәдәният

Камаллылар "Алтын битлек"тә

Иртәгә Мәскәүдә Зур (Большой) театр сәхнәсендә "Алтын битлек" милли премияләрен тапшыру тантанасы була. Гаяз Исхакый әсәрләре буенча Айдар Җаббаров сәхнәләштергән "Тормышмы бу?" спектакле премиянең 6 номинациясенә дәгъва кыла. Татар театры беренче тапкыр зур формадагы спектакль өчен номинациягә үтте. Камал театры Татарстан драма театрлары арасыннан 2017/2018 еллар сезонында "Алтын битлек" номинацияләрендә катнашучы бердән-бер театр.

Әлеге номинациядә, шулай ук, БДТ (Андрей Могучий), Гоголь-үзәк (Кирилл Серебренников, Алексей Агранович), Ленсовет исемендәге театр (Юрий Бутусов), Сатира театры (Максим Аверин), Вс.Мейерхольд исемендәге үзәк (Андрей Бурковский, Юлия Пересильд) һәм башка театрлар җиңүгә дәгъва кыла.
 
Спектакль "Алтын битлек" кысаларында Россиянең Дәүләт академия Малый театры сәхнәсендә 15 гыйнварда күрсәтелде. Театр тәнкыйтьчеләре аны югары бәяләде.  

Анна Степанова (Мәскәү ш.): «Мин татар әдәбияте классигы Исхакый хикәяләре буенча Җаббаров ясаган инсценировка текстларындагы авыл тормышының кешене юкка чыгаруы хакындагы диалоглардан аерым бер ләззәт кичердем... Минем яраткан артистым Искәндәр Хәйруллин, "Алтын битлек" номинанты, кечкенә малайдан башлап, шактый өлкән гаилә башлыгына кадәр, бер кеше гомерен үз эченә алган бик катлаулы рольне башкарды. Искитмәле итеп... Минем өчен әлеге спектакльдә татар театрларына хас булмаган эротизм зур яңалык булды. Мин мондый күренешнең моңа кадәр булганын хәтерләмим. Бик үзенчәлекле спектакль».
 
Андрей Пронин (Санкт-Петербург ш.): «Алтын битлек" номинациясе бу спектакльгә лаеклы бирелгән. Фәрит Бикчәнтәев, соңрак Сергей Женовач укучысы Айдар Җаббаров прозага инсценировканы да бик уңышлы ясаган, балет биегән кебек оста итеп рольләрен башкаручы артистлар коллективы белән дә тиешле дәрәҗәдә эшләгән. Сәхнәләр алышынгандагы күренешләр генә дә театр сөючеләрнең күзләрен иркәли… Җаббаров спектакле - көнкүрешнең ачы тамаша булуы, бик тиз үтеп китүче мәгънәсез тормышның абсурдлыгы хакында. Диагональ тезелгән телеграф баганаларына якын торучы агачка электр тоташтырылса да, баганаларга кадәр  чыбыклар сузылмый калган. Бу метафора - прогрессның килеп җитә алмавын, яисә килсә дә, кеше язмышларын үзгәртергә сәләтсез булуын аңлатучы күренеш».
 
Елена Черемных (Мәскәү ш.): «Беренчеләрдән, борын салындырып, "Тормышмы бу?!" диюче - хаксыз булачак. Чөнки шундый акыллы, тере, заманча спектакльләр - бу үзе тормыш. Ниндидер яңалыкның тууын дәлилләүче чын тормыш. Бу очракта Айдар Җаббаров исемле искитмәле режиссер һәм эзләнүче,  эксцентрик һәм психолог  туу!.."

---
Камал театры
№ --- | 15.04.2019
Камал театры печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»