поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
18.04.2010 «65»

ӘТИСЕЗ БАЛАЧАК...

Сугыш… Шушы сүзне ишетү белән күз алдыма әтисез балачагым килеп баса...

Әтием, Нурмөхәммәт Әхмадиша улы 1941 елның салкын яңгырлы ноябрь аенда сугышка алына. Ә инде бер айдан мин, аның кызы Таһирә дөньяга килгәнмен. Бу шатлыклы хәбәрне әнкәй хат аша әткәйгә хәбәр итә. Җавап хатлары өзелми. Бар хатларында да ул безнең хакта сораша, авыр булса да түзәргә куша, сугыштан исән-сау әйләнеп кайтырга өметләнә. Әмма соңгы хатында үзенең тиздән һәлак буласын сизенеп төш күрүе турында бәян итә. “Шартлау булды, ярты гәүдәм күккә очты, яртысы җирдә калды. Исән калмам, ахрысы. Балаларны үстереп кеше итәргә тырыш”, – дип яза ул. 1943 елның 24 февралендә Новая Водолага дигән авыл өчен барган катлаулы бәрелешләр вакытында аның гомере өзелә...

 

Җиңү көне якынайган саен, әткәемне ешрак искә алам. Олы яшьтә булсам да, “әткәй” диеп эндәшәсе килә ( бу сүзне гомер буе күңелдән генә кабатлап йөрдем бит мин!). Җиңүнең 65 еллыгын каршылар язны күңелдә шигырь юллары туды. Бу юллар иң якын, газиз кешем, әткәемнең якты истәлегенә багышлана.

 

Сагыну җыры

 

Каберләрең бигрәк ерак калды,

Барып җитеп башым ия алмам.

Туган авылың туфракларын салып,

“Таныйсыңмы, әткәй?” – дия алмам.

 

Син киткәчтен туган балаң бит мин,

Йөзләреңне бер дә күрмәдем.

Әнкәебез гомере буе көтте,

Аның өчен син бит үлмәдең.

 

Кайгы-шатлыкларны уртак итеп

Язмаган бит бергә яшәргә.

Хыялланып көттем, бер кочаклап,

“Әткәм!” – диеп сиңа дәшәргә.

 

Әле дә бит ишетәсем килә,

“Кызым”, – дигән назлы сүзеңне.

Кочагыңа сыенасым килә,

Күрә алмам инде үзеңне.

 

Язмыш безгә шулай язгандыр да,

Аергандыр безнең юлларны.

Әле булса йөрәккәем сызлый

Искә алсам синсез елларны.

 

Мәңгелеккә мине күрми киттең,

“Кызым”, – диеп бер дә дәшәлми.

Хәзер инде үзем зур әнимен,

Әмма күздә һаман яшь әле.

 

“Әткәй!” – диеп, сагынып көтә идек,

Шәһит киткәнеңне белсәк тә.

Тыныч йокла, – син яшисең әле

Элеккечә безнең йөрәктә.

 

Башкортстан, Тәтешле районы Кашкак авылы.


Таһирә МИҢНЕМӨХӘММӘТОВА
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»