поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
30.08.2018 Ана теле

Ана теле: Сөйләмне сурәтле итү чараларыннан афоризмны беләбезме? Аны сөйләмдә куллану осталыгыбыз бармы?

Үткән язмабызны “афоризмны ясау белән бергә аны куллану да шактый үзенчәлекле, һәм фәнни, һәм гамәли шөгыль икән. Моңа үзенә аерым язма багышлау зарурдыр.” дип тәмамлаган идек. Чыннан да афоризмны куллану нечкәлекләрен күзәтү әһәмиятле.

Эзләгән, иҗат иткән кешегә сөйләмен төгәл, аңлаешлы да, үтемле, сурәтле, аһәңле дә итү өчен мәгънә төсмерләрен төгәл тәгаенләргә, моның өчен тел хәзинәсеннән бик туры килә торган берәмлекләрне табып була. Тел тоемлау сәләтең, белемең, тынгысызлыгың, тырышлыгың гына булсын. Күптән түгел генә Тәртип радиосында әңгәмә барышында үзе җырчы, үзе унсигез ел  мәктәптә музыка укытучы Элвира Сәләхева “Халык җырын белгән бала  бай кеше булачак”, диде. Үзе үк “бай” сүзенең мәгънәсен төшендереп бирде: “чит илдә концерт беткәч, татарлар синең яныңа сөйләшергә  килә – малга табынган кеше кебек татар теленнән тәм, ләззәт, канәгатьлек алырга килә. И-и-и рәхәтләнәләр инде сөйләшеп, тел уртаклашып...”;
 
Тел ул – байлык, тел ул – мал, дигән афоризм да хәрәкәттә була алыр иде. Аны туплый бел, кадерен бел, әрәм-шәрәм итмә, үрчетеп тор, мирас итеп калдырырлык булсын.
 
Менә афоризны куллануга караган кайбер нәтиҗәләрем:
 
– Башка телбизәкләрдән берникадәр аермалы буларак афоризмның куллану максаты сөйләм оештырганда уңай тәэсир өченме, тискәре тәэсир өченме икәнлеге бик төгәл,  максаты ачык булырга тиеш,  икеле-микелелек, битарафлык сөйләмгә тискәре тәэсир итә. Мәсәлән,  “Мәскәүгә милли төбәкләрнең акчасы гына кирәк. Мөселманнар артмасын өчен, телебездән, динебездән биздерү өчен җиң сызганып эшлиләр” (Ф.Сөнгатуллина. Б.г., 2013, 13 февр.) Монда гомумән уңай мәгънәле телбизәк урынына тискәре төсмерле телбизәк, аннан да яхшырагы шәхси канәгатьсезлекне белдергән афоризм сорала бит.
 
– Куллану даирәсенә карап та аерыла. Газет өчен бер шарт, радио өчен икенчерәк. Радиода рәсми сөйләмдә афоризм ятрак кебек: Проблемаларның очы-кырые күренми (Татарстан радиосы). Күнеккән телбизәкне  “вату” да тыңлаучыда ризасызлык тудыра: Күзләр генә тимәсен (Татарстан радиосы); Шулай да әңгәмә барышында  туган “йомры сүз” хуплана. Артистка Люция Галләмова: Сугып егып, тартып ала торган кызлар (туганнары турында) диде. Чын афоризм бит!;
 
– Афоризм – дәлил өчен иң көчле чара.  Тун бирсәң – туза, ат бирсәң – уза, яхшы дога бөтенесен дә уза (А.Гыйбадуллина – газет укучы, Б.г., 2013, 6 февр.).
 
– Тематик куллану мөмкинлегенә ирешүдә дә афоризм канәгатьлек бирә, уңай тәэсир итә. Мәсәлән, дини темага: Әмма моңа намаз укып, билең сызламас” шигарен үзенең кредосы итеп алган имамнар белән ирешеп булмый (Рәсим хәзрәт Хәбибулла. Б.г., 2013, 6 февр.);
–Афоризмның җиңел генә аңлашылмавы да бар, чөнки ул үтә шәхси иҗат. Лена Шагыйрьҗанның “Изге булып кыланмыйм,// Изге булып кыйналам”, гыйбарәсе уйлануны сорый. Анда конкрет  шәхес чагыламы? Шушы яссылыктан менә бу афоризмнарны анализлап карыйк әле:  
              
Баттализмнар (Фәнзаман Баттал афоризмнары):
 
Кайбер патшаның сәясәте үз шамакаен да көлдерә; Тешләреңне саклыйм дисәң... телеңне кыска тот; Уянган милләткә бишек җыры җырлаучылар күбәеп китте;
 
Ләбибизмнар (Ләбиб Лерон афоризмнары):
 
Минем иң куркыныч дошманым – үзем; Тау күрмәгән бәндәгә түмгәк тә биек; Гашыйк булган саен шигырь язса, кәгазь җитмәс иде шагыйрьгә;
Кәримизмнәр (Камил Кәрим афоризмнары):
 
Дәшми калу – үч алуның бер төре; Татар үлгәннән соң да өч көн яши ала; Кәрлә патшага бил бөгүе кыен;
 
Гаффаризмнар (Әхәт Гаффар афоризмнары):
 
Сезгә мин кирәк чакта мин – бар, миңа кирәк чакта сез – юк; Үлүе авыр, яшәве – авыррак;
 
Беркем дә безнең өчен үлмәс, үзебезгә туры килә;
 
Сукыр әби әйткән: күрше тавыгы керсә, куып чыгармагыз, дигән;
 
Боларны уйлап, Сәйлән (Ләйсән Гатина) үзенә бер җавап биргән икән: менә кайберләре генә:
 
Дәшми калу – телсезлекнең бер төре; Кәрлә патша күрешкәндә үк бил бөктерә; Куян тауга менсә дә түмгәк астына кача;
 
Афоризмны анализлаганда янә бер фәнни нәтиҗәгә киләсең: ул шәхси иҗат җимеше, анда шәхес чагыла икән, аны кабул итү дә шәхескә бәйле, дигән фикергә киләсең. Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” афоризмын шәхсән үзем гомерем буена яшәү кануны кебек кулланам, балалар да, оныклар да аңа ияләнеп, үзләре дә кулланырга күнеккән. Тик бездә аны үзенчәлерәк – эш ягына басым ясап кулланабыз: Шәхсилеккә караган янә бер мисал: Яратам да инде Туфан Миңнуллинның “Мәхәббәт ул кара ипигә ягылган бал, яшь чагында балын ялап аласың да гомер буе икәүләшеп кара ипиен кимерәсең”, дигән афоризмын. Ишеткән саен кәефем күтәрелеп китә, үземнән-үзе елмаймый түзә алмыйм. Бик тә теләп, көн саен диярлек күз салмый калмаган янә бер “афористикам” бар: ул да булса мөхтәрәм әдибебезнең янә бер соклангыч мирасы –  аның афоризмнардан гына торган бик тә үзенчәлекле китабы (“Тормышым – булмышым”). Аны укымаган, сабак алмаган  татар булмаска тиештер дим.  
  
Күренә ки,  афоризмны куллану иҗадилык таләп итә. Хәтта күмәк иҗат. Әйтик, редакция коллективлары радиода, матбугатта аерым материалларның эчтәлегенә бәрабәр афоризмнарны рубрика, сәхифә атамасы, сюжетка кереш, язмага өстәмә, керешмә сыйфатында урнаштыра: “Ватаным Татарстан”ның “Йомры сүз” дигән махсус рубрикасы эшләп килә. Менә “Мәдәни җомга” атналыгы бастырган афоризмнар: “Белем безгә акылны бигүк көчәндермичә яшәргә мөмкинлек бирә. Алберт Эдуард Уиггам, Америка язучысы”. “Китап тәрҗемә итүнең күп ысуллары бар. Ә аның иң яхшысы – бу эшне тәрҗемәчегә йөкләү. Карел Чапек”;  “Ирек юкка чыкканда, ил әле яши, ә Ватан инде гаип була. Франсуа Рене де Шатобриан, француз язучысы”; “Безгә законнарны арттырып үтәргә беркем дә комачауламый. (Виктор Черномырдин).
 
Күмәк тәэсир чарасы буларак  афоризм җырда аеруча әһәмиятле, үзенчәлекле. Күңелгә тия торган, аһәңле, шигьрият үрнәге булырдай, үзе җырның үзәгенә торырлык, сурәт үрнәкләре саналырлык гыйбарәләр – шулар: Сөйгән сөйгәнен аладыр; безнең сөйгәннәр каладыр (Нижгар хатыны җырлый); Сөюдән китмәгез, көтегез; Кеше бәхетен тартып ала күрмә / бәхетсезлек шуннан башлана; Дөньялар кала ул синнән дә, миннән дә / бу тормыш кыйммәтле кадерен белгәндә; Башка берни дә кирәкми / дусларымның тойсаң җылы карашын (С.Хәким); Мәңге сүнмәс рухым һаман көчле, дәрья суы ташып аккандай; Ходай сабырлык бирмәсә, саргаеп кибәр идем; Иркә гөлләрдәй әнкәй безне дә иркәли, сөя иде; Бу ханымнар меңне каратыр / берне генә ләкин яратыр; Бәхетле булу серенә кеше яши-яши төшенә; Яраткан җырчыбызның (Георгий Ибушев) безгә төбәп “Нинди җыр тыңлаганыңны белеп тыңла”, дигән афоризмын да истән чыгармыйк.
 
Телбизәкне куллануның  төрле сыналган алым, рәвешләре, кызыклы күзәтүләр үзегездә дә  бардыр, дип ышанып, уртаклашуыгызны теләп калабыз.
 

Илдар НИЗАМОВ, филология фәннәре докторы
Матбугат.ру
№ --- | 30.08.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»