поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
05.03.2018 Редакция баганасы

«Матбугат.ру» liveinternet статистикасы буенча иң популяр татар сайты дип табылды

2018 елның феврале дәвамында «Матбугат.ру» сайтына 64523 уникаль кулланучы кергән. Бөтен татар сайтлары арасында бу иң зур күрсәткеч. Тәүлек дәвамында сайтка уртача 6671 мең кеше кергән. Бу да татар сайтлары арасында рекорд. Дөресен генә әйткәндә, «Матбугат.ру» инде дистә елга якын иң популяр татар сайты, иң күп укылучы татар ресурсы булып килде. Бу турыда мактанып яңалык итеп язганыбыз гына булмады. Бу юлы язарга булдык әле менә.

Хәер, эш сайтка айлык күпме кеше керүдә мени. Әйтик, сайтыгызга көн дә күпләп яңа кешеләр кергәләп торса, сезнең сайт ай дәвамында бик күп уникаль караучы җыячак. Ә көн дә бер үк кешеләр керсә, айлык уникальләр әз саналачак. Шуңа күрә дә саннарга алданырга ярамый. Безгә кереп чыгучылар түгел, ә даими укучылар кызык. Аллага шөкер, «Матбугат.ру»ның төп байлыгы – даими укучылары. Һәм алар күп.
 
Сайтның уңышында партнерларыбызның да өлеше зур. Беләсез, «Матбугат.ру» дайджест буларак барлыкка килгән ресурс. Бүген инде үз язмаларыбыз, үз мәгълүматларыбыз күбрәк тә. Барлык партнерларыбызга (коммерциялеләренә дә, коммерцияле булмаганнарына да) зур рәхмәтебезне җиткерәбез. «Матбугат.ру»га быел 10 ел тула. Дистә ел буе бюджеттан бер тиен дә алмый көн күрәбез, салым түләүчеләр хисабына яшәмибез. Административ ресурсыбыз да юк, безнең белән хезмәттәшлек итәргә мәҗбүр итә алмыйбыз. Әмма без чын күңелдән һәм укучыларыбыз өчен эшлибез. 
 
Шунысы да бар, бүген “сайтыбызны фәлән кеше укый” дип мактанып утыра торган заман түгел. Бөтен татар сайтлары да трафикны социаль челтәрләрдән “суыра”. Шуңа күрә без сайтка гына ябышып ятмыйчы бар мөмкинлекне кулланабыз. Бүген «Матбугат.ру» ул сайт кына түгел, ә күп интернет-ресурсларны, аккаунтларны, төркемнәрне берләштерүче кечкенә генә бер холдинг. Барысын бергә кушсаң, социаль челтәрләрдә 120 меңнән артык укучыбыз (подписчикларыбыз) бар. Безнең инстаграмга 32 мең кеше язылган һәм көн саен йөзләп кеше өстәлеп бара. 
 
Әмма, югарыда язганча, без сан артыннан кумыйбыз. Саннарның ничек ясалганын да беләбез. Безгә иң мөһиме – үз укучыбыз. Һәр укучыбызга чын күңелдән рәхмәт!)
 
Матбугатрулылар

---
Матбугат.ру
№ --- | 05.03.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»