поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
09.12.2017 Җәмгыять

Бала аракы эчә аламы?

Соңгы вакытларда Мәскәүнең үзәк телевидение каналларында машина бәреп үтергән 6 яшьлек малайның канында 22 промель алкоголь булуы турында зур гауга кубып алды. Андый яшьтә бала аракы эчә алмый, экспертиза дөрес эшләнмәгән дип, канны тикшергән экспертны гаепләделәр. Мин дә шулай уйлыйм.

Бала 100 грамм гына аракы эчсә дә, урамга чыгып йөгереп йөри алмый. Ул шул эчкән урында ук аңын югалтып егылган булыр иде. Моны мин кечкенә чакта үзем белән булган бер вакыйгадан чыгып әйтә алам.


...1942 елның июнь аенда, миңа 5,5 яшь вакытта, мин әни белән җәяү, җиңелчә генә киенеп, яланаяк, әнинең әнисе Мәфтүха әбиләргә – безнең авылдан 12 чакрым ераклыктагы Тубылгы авылына киттек. 63 яшьтәге Мәфтүха әби 32 яшьлек олы улы Хаби әзи гаиләсендә, килене Хәтимә апа һәм оныклары белән яши иде. Ул авылда әнинең тагын ике энесе Хәмит әзи белән Камил әзинең гаиләләре дә яшәделәр. Без килгән вакытта алар икесе дә сугышта иделәр. Хаби әзи күзләре начар күргәнлектән, сугышка алынмаган. Ул Талкыш авылында авыл советы рәисе булган.

Без барган көн бик матур, кояшлы, җылы иде. Элек мондый ерак юлга беркайчан да чыкканым булмаганга, миңа барысы да – юл кырыенда үскән төрле төстәге матур чәчәкләр дә, һавада бер урында канатларын кагып сайраучы тургайлар да бик кызык булды. Өч чакрым узгач “Ачылык” дип аталучы урман аланында бераз ял итеп алдык. Аннан соң, Чистайдан Аксубай, Биләр ягына бара торган олы юлны аркылы чыккач, Кызыл Болгар авылын сул якта калдырып, Талкыш авылына барып җиттек. Әни миңа Талкыш авылында элек үзләре яшәгән өй урынын күрсәтте. 1921 елда Талкыш авылында зур янгын чыга. Шунда аларның өе дә яна. Өйсез калгач, ачлык елы да булганлыктан, алар гаиләләре белән Себер якларына китәләр. Анда ике-өч ел яшәп, кире үз авылларына кайталар.

Талкыштан соң Тубылгыга кадәр тагын 4 чакрым ара уздык. Тубылгы авылына кергән урында, казылган күлдә чыр-чу килеп балалар су коеналар. Урман кебек агачлары үскән, койма белән әйләндереп алынган, зур булмаган зират яныннан уздык. Аннан соң, биек манаралы, калай түбәле, авылга ямь биреп торучы мәчетне карап киттек. Авыл миңа бик ошады. Ике урамлы авыл, өйләре төзек, урамнарында чирәм үскән.

Әбиләрнең өенә тар гына тыкрык буйлап бардык. Өйләре янына килеп җиткәч, безне каршыларга әбинең киленнәре Хәтимә апа белән Мәрьям апа йөгереп чыктылар. Әни белән кочаклашып күрештеләр. Мине дә аркамнан сөеп, битемнән үптеләр. Андый чын күңелдән шатланып, елмаеп күрешүләрне минем беркайчан да күргәнем юк иде. Ул күренеш гомерлеккә исемдә калды. Әби өйдә иде. Ул да безне күрүгә бик сөенде. Балалар күлгә коенырга киткәннәр. Әби үзе дә, киленнәре дә мәрхәмәтле, яхшы күңелле, әдәпле кешеләр иде. Аларның йөзендә беркайчан да усаллык, явызлык күрмәдем. Барлык оныклары да шундый туган җанлы, мәрхәмәтле, акыллы, тырыш һәм хезмәт сөючән булдылар.

Без ашап-эчеп алгач, бераздан, көн урталарында Хаби әзи кайтты. Безнең белән күрешеп, хәлләрне белешкәч, ул кулларын юып өстәл артына килеп утырды. Аңа тәлинкә белән аш китерделәр. Ул өстәлгә стакан белән графин алып куйды. Графиннан стаканга су салды да, аны эчеп җибәрде. Ашын ашап бетергәч, графиннан стаканга салып, тагын эчеп куйды. Мин аның янында кызыксынып карап торганга, ул миннән “эчеп карыйсың киләме?” дип сорады. Ризалыгымны белдергәч, стаканның яртысыннан күбрәк итеп графиннан стаканга салды да, миңа сузды. Ул бәлки мине эчәр дип уйламагандыр. Ә мин стаканны алдым да, тиз генә эчеп тә бетердем. Аннан соң, ул бүлмәнең икенче башына барып, ишек бусагасына утырды да, мине кулы белән ишарәләп үзе янына килергә чакырды. Минем аз гына башым әйләнә башлаган иде, шуңа күрә бераз як-якка чайкалып бардым. Аның янына барып җиткәч, ул бүлмәнең икенче башындагы сәкегә барып утырды һәм мине тагын үзе янына килергә чакырды. Мин аның янына барып җитә алмыйча, бүлмәнең уртасында аңымны югалтып егылганмын. Аннан соң нәрсәләр булганын мин белмәдем, сөйләүче дә булмады. Мин сәкедә уянып киткәндә бер җирем дә авыртмый иде. Еллар узгач кына мин ул вакытта графинда су түгел, ә су кушылган аракы булгандыр дип уйладым. Бала чакта мин аракының нәрсә икәнен дә белми идем. Тик эчкән вакытта аның әчесен ничек тоймаганлыгыма исем китә.

Хаби әзигәмин беркайчан да ачу тотмадым. Ул киң күңелле, туган җанлы кеше иде. Ул күп еллар, пенсиягә чыкканчы, төрле җитәкче урыннарда эшләде.

Баланың үлеме белән тәмамланган вакыйгага кире әйләнеп кайтсак, мин телевидениенең зур залларында, меңәрләгән кеше җыеп, гаепле кешеләрне эзләүне дөрес эш дип санамыйм. Ә экспертизаның гаебе бармы-юкмы, аны залда җыелган халык түгел, ә суд хәл итәргә тиеш.
Балаңны югалту һәр кеше өчен бик зур кайгы. Аны булдырмау өчен, балаларын һәм оныкларын уйнарга алып чыккан әти-әниләр, әби-бабайлар кечкенә балаларга нәрсә эшләргә ярамаганны аңлатсыннар, һәрвакыт күз-колак булсыннар. Машина юлы аркылы чыкканда кечкенә балаларны кулларыннан тотарга кирәк.

Равил ӘМИНОВ, Түбән Кама
Татарстан яшьләре
№ --- | 08.12.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»