поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
06.11.2017 Язмыш

"Якын дустымның хатынына кул сузуым өчен җаным әрни"

“Мин Әлмәттән”, – дип сүз башлады юлдашым вокзалда поезд көтеп утырганда. Шулай танышып, бер-беребез турында шактый мәгълүмат белгәч, ул тәмам ачылып китте һәм син мине белмисең, мин сине беренче күрәм, эчемне тырнап торган серемне сиңа чишим әле дип, түбәндәгы кыйссаны сөйләде.

– Без Әлмәттә яшибез, ә шәһәр читендә бакчабыз бар. Бер елны безнең бакчага килә торган су торбасы җиргә күмелгән урыныннан тишелгән дә, без сусыз калдык. Бакча рәисе Габдулла абый больницага кергән иде. Минем нефтьчеләргә су ташый торган машинада эшләгән чак. Төнге сменада да эшлибез. Нефтьчеләрдән бик зур су савыты алып кайтып куйдым. Краны гына юк, суны урындыкка басып өстән саласы. Үзебезнең савытларны, күршеләрнекен дә су белән тутырып кына тордым.

Беркөнне кичке җиделәр тирәсендә бакчага су алып килеп, шланглар сузып маташканда: “Коткарыгыз”, – дигән тавыш ишеттем. Арттагы күршебез Настя, су алып маташканда, безнең зур чанга төшеп киткән һәм көндезге өчтән бирле шунда утырган икән. Аны тартып чыгаргач, гөнаһка керүемне сизми дә калдым. Күршем үзе дә карышмады. Шуннан хатын күзенә ничек күренермен, Настяның иренә ничек карармын дип, бөтен тынычлыгым бетте. Настяның ире – иң якын дустым, армиядә өч ел бергә хезмәт иттек, аннан кайткач та күп еллар бергә эшләдек. Ул бик ярдәмчел, юмарт, дуслыкның кадерен белә, төн уртасында ярдәмгә чакырсаң да килеп җитә торган кеше. Аның белән очрашсак, сөйләшеп туя алмыйбыз, армия хәлләрен искә төшерәбез. Инде ул хатыны белән хыянәт итүебезне сизсә, минем битемә төкерер дип үземне эчтән кимердем.

Хатынның күзенә карарга кыймый йөрдем. Боегып калуымны сизеп, хатын: “Әллә чирлисеңме?” – дип сорап куйды. Бер атна шулай миңгерәүләнеп йөрдем. Чираттагы тапкыр бакчага баргач, Настя мине үзләренә чакырып кертте, табын корды. Шуннан без аның белән җае килгән саен очраша башладык. Настяны күрәсе килү теләге намусымны таптап алга чыкты, гел очрашасы гына килеп тора үзе белән. Кайбер ирләр гаиләләрен менә шулай аңнары томаланганга ташлап китә икән.
 
Бу гөнаһлы мавыгу нәрсә белән беткән булыр иде, белмим, Настяларның уллары Казанга укырга кергәч, алар шунда күченеп киттеләр. Бик озак юксынып йөрдем үзен, көчкә оныта алдым. Минем урында дустым Николай булса, алай оятсызланмас иде дип уйлыйм. Шайтан коткысына бирелеп, вакытлыча ләззәткә алданып, аның хатынына кул сузуым өчен җаным әрни. Сиңа сөйләгәч, җиңелрәк булып китте. Үзеңне-үзең гафу итеп булмый икән...

Әзһәр ЗӘЙНИ, Әлмәт
Татарстан яшьләре
№ --- | 03.11.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»