поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
20.03.2017 Әдәбият

"Ни кирәк соң, зарланма син, Гөлнур! Сабырлык тап газиз җаныңа..."

Гөлнур Зариф кызы Васыйлова – Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында туып-үскән. Мәдәният хезмәткәре, дүрт китап авторы, Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты. Гөлнур ханымның шигырьләрен элгән идек. Бүген башкаларын эләбез.

 
Кем?
 
Кем кабызган  икән бу кояшны,
Туган авылымның күгендә?
Ямьле язлар җиткәч яралдыра
Якты, изге хисләр күңелдә?
 
Офыкларга, алсу шәфакъләргә
Өмет уты кем соң сирпегән?
Күк йөзенә көмеш капчыклардан
Йолдызларны кемнәр селкегән?
 
Кем соң минем авылыма күркәм,
Кабатланмас үзгә төс биргән?
Барысы өчен рәхмәтлемен сиңа –
Бер Раббыма – миңа көч биргән!
 
 
Бәхет ул...
 
Бар инде ул дөнья йөзләрендә,
Бәхетләрен  эзләп йөрүчеләр.
Туган оялардан читкә китеп,
Бәхет эзләп гомер итүчеләр.
 
Бар инде ул, бар бит, дөнья булгач,
“Шул бәхетме?” – диеп көлүчеләр.
Бар дөньясы җитеш була торып,
“Мин бәхетсез!” – диеп йөрүчеләр.
 
Бәхет бит ул, дуслар, туганнарың
Үз итсәләр сине кайда да.
Бәхет бит ул  –  үзең белән үзең
Килешенеп яшәү дөньяда.
 
 
Дәшмәү – алтын
 
Юләр үзен мактар,  диеп,
Халкыбыз белеп әйткән. 
Мактанчыклар тирәсендә
Йөрү дә кыен икән...
 
Үз дигәнчә яшәсеннәр
Алыш – биреш дөньяда.
Баш ияргә бер күнеккәч,
Түзәм инде  кайда да.
 
Акылсызлар дәгъвәләшә,
Сүзләре – көмеш, имеш.
Дәшми тору – алтынга тиң
Күңелең тыныч килеш.
 
 
Яшәү – бүләк
 
Без бәхетле,  әле җирдә яшәп
Ай – кояшны күзли алабыз.
Күрә алмый яшәүчеләр дә бар
Беләбез бит – якын арабыз.
 
Чишмә шавын, сайрар сандугачны
Күрә алмый күпме кешеләр?
“Эх, бер ишетсәм иде!” – диючеләр
Арабызда бик аз түгелләр...
 
Иман, акыл белән гомер итә,
Ата – ана кадерен белүче.
Шулай ук бар дорфа, үчле кеше,
Юк белән дә җанны телүче.
 
Бәхет бит ул: күрә, ишетә белү...
Аллаһ биргән бүләк – акыл да.
Шөкер итеп, матур эз калдырып,
Яши белү кирәк асылда.
 
 
Шифаханәдә
 
Тәрәз төбемдәге каеннарга
Зарланамын, сөйлим хәлләрем.
Каеннарның берсе башын иеп,
Моңсуланып әйтте сүзләрен:
“Җаннар саклап көрәшәләр монда,
Дучар була кеше үлемгә.
Синең зарың – бары чыпчык зары,
Шөкер итеп яшә бүгенгә.
Туган як җилләре битең сыйпый,
Халкың моңы ага каныңда.
Көн дә иртән табиб хәлең белә,
Кадерле дусларың яныңда.
Ни кирәк соң, зарланма син, Гөлнур!
Сабырлык тап газиз җаныңа...”
 
 
Үкенечсез булсын
 
Кышлар килә, ап –ак кышлар килә,
Уйнаклатып гомер чанасын.
Ашыкмыйча гына үтсен иде – 
Эх! Табарга шуның чарасын!
 
Чана юлы яшьлегемә илтми,
Күңел кушаяклап чапса да.
Үткән юллар урау булмый икән,
Сулар үргә кире акса да.
 
Сулар аккан, учак сүнгән инде,
Җылысы юк,салкын күмернең.
Үткән юллар үкенечсез булсын,
Кадерен белик калган гомернең.
 
 
Карыйм да уйланам
 
Картларга карыйм да шатланам,
Ярый ла мин әле карт түгел.
Яшь бара, чәчләр дә агара,
Гомергә яшь кала бу күңел.
 
Яшьләргә карыйм да сокланам,
Нигә соң бу яшьтә мин түгел?!
Тилелелек бетмәгән һаман да,
Һаман да җилбәзәк бу күңел!
 
Үземә карыйм да уйланам –
Күңел бит һаман да яшь  калган.
Яшьлегем үтсә дә - күңел яшь!
Ә йөрәк? Йөрәккә моң сарган...
 
 
Яратканнар...
 
Яратканнар дөнья ямен күрә,
Яратканнар таулар күчерә.
Яратканнар гына сабыр итә,
Гафу итә белә, кичерә.
 
Яратуны саклый белү кирәк,
Яратулар булсын дәвамлы.
Яратканда тормыш матур була,
Яратканнар була саваплы.
 
 
Нигә кирәк?
 
Нигә кирәк күңел, нигә кирәк
Ярсымаса, әгәр талпынып?
Сагышланган күңел бер еласын,
Очып китсен коштай талпынып.
 
Нигә кирәк йөрәк, нигә кирәк
Авыртулар тоеп янмагач?
Яналмаган йөрәк сүнгән кисәү,
Дөрләп торган утка салмагач.
 
Нигә кирәк гомер, нигә кирәк
Яшәмәсә, әгәр яртып.
Бәхет тоеп, сөеп, иркәләнеп,
Газапланып, янып, җан атып?...
 
Нигә кирәк?...
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 20.03.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»