поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
10.02.2017 Шоу-бизнес

Сөмбел Билалова, иреннән аерылып, Казанга кайткан (ФОТО)

Яраткан җырчыбыз Сөмбел Билалова — Казан кызы. Биш-алты ел элек Мәскәүгә китте. Анда тормыш корды, иҗатта да уңышлы кайнады. Китсә дә, Татарстан тамашачысын онытмады, гел кайтып йөрде, чыгышлары да еш булды. Әмма Яңа ел алдыннан Сөмбел, Мәскәүне, гаиләсен калдырып, бөтенләйгә яңадан Казанга кайтты. Сәбәпләрен үзеннән сорашыйк.

Тулы исеме: Сөмбел Наил кызы Билалова
Туган урыны: Казан
Туган елы: 13 июль, 1985 ел
Белеме: Казан дәүләт мәдәният институты, КФУның юридик факультеты
Иң популяр җырлары: “Сайра, былбыл”, “Мәхәббәткә юк ара” һ.б.


“КАЗАНЫМА КАЙТТЫМ”
— Сөмбел, кайтуың белән, дияр идек. Әмма бу очракта бик үк килешеп бетмәс кебек...
— Үземне, бик теләп кайттым, дип әйтә алам. Ләкин Мәскәүдән китсәм дә, барыбер ике арада йөриячәкмен. Анда да иҗатта үз урынымны таптым, яңа дуслар барлыкка килде. Алып баручы эшен дә киң җәелдердем. Шуңа гел чакырып торалар.
— Тәмам күченеп беттеңме инде?
— Казаннан китәргә беркайчан теләгем юк иде. Туган шәһәремне бик яратам. Студент вакытта Мәскәүдә ел ярым тордым. Ул чакта әти-әнине сагыну тагын да көчлерәк булгангадыр, монда башка беркайчан килмим, дип киткән идем. Мин — гаиләгә, туганнарга нык бәйләнгән ке¬ше. Кайберәүләр якыннарын күрмичә еллар буе яши ала. Ә мин андый түгел. Әмма язмыштыр инде, тормышым тагын Мәскәү белән бәйләнде. Мәскәү егетенә кияүгә чыктым. Биш ел анда яшәгәч, бөтенләйгә кайтырга карар кылдым. Яңа ел алды иде ул. Әле әйберләрем дә күчереп бетерелмәгән. Бәлки, калырмын да, дидем, бер көн эчендә генә кылына торган карар түгел бит. Әмма монда кайту теләге барыбер җиңде.

“ДУСЛАР БУЛЫП АЕРЫЛДЫК”
— Рафаэль белән ничегрәк таныштыгыз?
— Без студент вакытта, ел ярымга Мәскәүгә киткән чорда ук таныштык. Аннан Казанга кайттым. Аралашуны дәвам иттек. Кияүгә чыккач, Мәскәүгә киттем. Башта авыр булды. Иҗадый эшчәнлектә дә шулай. Татарстаныбызда азмы-күпме таныла башлаган идем инде. Ә анда барысына да яңабаштан керешергә. Кемдер белә, кемдер юк, дигәндәй. Шулай да андагы татар җәмгыятенә җайлы кереп киттем. Хәзер дә кайберәүләр: “Күченеп кайтуның төп сәбәбе аерылышумы? Нишләп эшеңне анда дәвам итмәдең?” — дип кызыксына. Аерылышу аркасында да күченеп кайттым дияргә буладыр. Анда барып эшләп кайтырга, дуслар белән очрашырга мөмкин. Ләкин яшәү өчен Мәскәү минем шәџәр түгел. Казанда миңа тыныч, рәхәт.
— Ни өчен мөнәсәбәтләр аерылышуга барып җитте?
— Рафаэль — бик тыныч, акыллы, төпле, сабыр кеше. Аңа карата бер начар сүзем юк. Эше сәнгатьтән ерак. Лә¬кин иҗатымны ярата, тыңлый, хөрмәт итә. Әти-әниләре чыгышы белән Түбән Новгород өлкәсеннән, Мәскәүдә яшиләр. Рафаэль белән яхшы тордык, азапланып яшәмәдем. Әмма холыкларыбыз туры килмәде. Ул башта ук беленми, яши-яши ачыла. Баштарак, бәлки, бер-беребезне күреп, белеп тә бетермәгәнбездер. Мин дә фәрештә түгел. Кайбер нәр¬сәләрдән риза түгелбез икән, түзеп тору кирәкмидер. Безнең арада ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәт, мәхәббәт хисе юкка чыкты. Без дусларга әверелдек. Мә¬хәббәт озак еллар буе булырга тиеш дип саныйм. Миңа нәкъ менә шул җитми. Тормыш барышында күп карашлар уртак булмады. Аның өчен дә, минем өчен дә бүтән кеше кирәк кебек. Болай икебезнең дә вакытны алабыз бит. Ә гомер тиз уза.
— Ике арада мөнәсәбәтләр ничегрәк калды?
— Аерылышу җиңел түгел. Аңа да кыендыр. Талашып аерылышмадык, яхшы мөнәсәбәттә калдык. Хәлләрне белешеп торабыз. Дө¬¬ресен әйтәм, биш ел яшәп, ирем белән талашканны хәтерләмим. “Шундый яхшы бит ул. Түзәргә кирәк. Ике арада проблема бөтен кешедә дә була инде. Җайлана ул”, — ди якыннарым да. Беләм, әмма џәркем бәхетле булырга тырышырга тиеш. Әгәр ул кеше белән андый хис кичерә алмаячагыңны төгәл беләсең икән, аны да, үзеңне дә газаплау дөрес түгел. Бу аңа карата да гаделсезлек булыр иде. Чын күңелемнән аның да, үземнең дә бәхетле булуыбызны телим. Киләчәктә дә дуслар булып калачакбыз. Нинди генә хәлдә дә бер-беребезгә ярдәм итәргә әзербез. 
— Йөрәк яралары төзәлдеме әле?
— Аерылышуыбызга бик аз вакыт үтте. Аллаһы Тәгаләдән шуны сорыйм: мине бәхетле итүче кеше мине үзе очратсын иде. Ышанам: барысы да әйбәт булыр. Аерылышуыбыз әти-әниләр өчен дә күңелле хәл түгел, аларга аеруча кыен булгандыр. Гаиләбездә аерылышулар юк та иде.
— Хәзер әти-әтиең белән яшисеңме?
— Әйе, бергә торабыз.

“АЛЬБОМЫМ ЧЫКТЫ”
— Сөмбел, күптән түгел бик матур кичә үткәрдең...
— “Мәхәббәткә юк ара” исемле альбомым чыкты. Бу — өченче альбом. Анда 25 җыр керде.  “Туган авылым” ресторан комплексында шу¬ның презентациясен үткәрдем. Бик ошады. Соңгы елларда матур клиплар да төшердек. Үткән ел иҗат буенча алганда, минем өчен бик уңышлы булды. Медальләргә, рәхмәт хатларына лаек булдым, ун ел сәхнәдә кайнаганнан соң, беренче тапкыр “Татар җыры” фестивалендә катнашып, “Алтын барс” алдым.
— Сөмбел, Наил абый җырчы булуыңны теләмәгән иде. Инде моңа күндеме?
— Әйе, башта аның мине артистлык юлына кертәсе килмәде. Җитдирәк һөнәр сайлавымны теләде. Хәзер күнде, кая барсын (көлә)?! Әмма әти гел: “Бу эшне сайлагансың икән, тагын да тырышырга, эзләнергә, башны эшләтергә, бер урында гына таптанмаска кирәк”, — дип тора.
— Әти-әниең әле дә эшлиме?
— Әйе. Башта икесе дә Республика клиник хастаханәсендә иде. Әни шунда калды. Әти башка оешмага күчте. Пенсия яшендә булсалар да, эшлиләр. Аларны өйдә утыртасым да килми. Өйдә көннәр буе нишләргә кирәк?! Өлгерерләр.
Гаиләдә без икәү генә. Бертуган апам Гөлшат — балалар табибы, кияүдә. Ул — ике бала әнисе, бер кыз, бер ул үстерәләр. Алар минем өчен үлеп тора, үзем дә аларны бик яратам.
— Син юрист белгечлеген дә үзләштергән идең. Ул дипломны эшкә җиккәнең булдымы?
— Әлегә кадәр бу белгечлек буенча эшләгәнем юк. Минем өчен кызык түгел ул. Бәлки, дөрес яшәмимдер (көлә). Кызык итеп яшисем килә. Үземне, кирәк дип кенә, нәрсәгәдер мәҗбүр итәргә теләмим. Әлегә миңа болай җайлы. Ашыкмыйм, чапмыйм, бар да үз чираты белән бара.


Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 10.02.2017
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»