поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
21.11.2016 Мәдәният

Казанда Туймазы татар театры гастрольләре уза (ФОТО, ВИДЕО)

16-18 гыйнварда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Туймазы дәүләт драма театры (Башкортстан Республикасы) гастрольләре үтә. Гастрольләр афишасында 4 спектакль:

16 гыйнвар, 19.00, Зур сәхнә, Зөлфәт Хәким «Легионер». Җаны-тәне белән туган җирен, туган туфрагын сөйгән егет Бөек Ватан сугышында пленга эләгеп, легионер булырга мәҗбүр була. Беренче яуга күтәрелгәндә үк үзебезнекеләр ягына чыкса да, бер генә Совет солдатына атмаса да, Яббарга бу адым бик кыйммәткә төшә: «Сатлыкҗан» дигән кара ярлык тагыла. Җиде ел төрмә—лагерьларда михнәт күреп кайткач та ул, якташларының, туганнарының, нәфрәтләреннән ары берни күрми. Бары тик әнисе генә улына ышанычын югалтмый. Тормышының ахрынача уй-хыяллары бары тик изгелектә, яхшылыкта булган Яббар әйләнә-тирәдәгеләрнең мәрхәмәтен таба алмый. 16+

17 гыйнвар, 19.00, Зур сәхнә, Илгиз Зәйниев “Әрем исе”. Сәфәр атлы яшь егет, беркемгә һични әйтми, аңлатмый,  үзеннән бәби көткән кызны, якын туганнарын калдырып бәхет эзләп авылыннан чыгып китә. 35 ел вакыт узгач, берни булмагандай Сәфәр туган җиренә кайтып иске генә йортта яши башлый. Тик…кемгә кирәк соң ул бүген биредә?! 16+

18 гыйнвар, 19.00, Зур сәхнә, Александр Коровкин “Түтиләр”. Ерак бабаларыннан мирас булып калган шәһәр үзәгендәге борынгы, зиннәтле йортта апалы-сеңелле Розалия белән Гүзәлия яши. Алар икесе дә гомерләрен табип һөнәренә багышлаган, бүген инде лаеклы ялда. Тик, күпләр картларга үз йортларында тыныч кына яшәргә ирек бирми, алдау юлы белән тарихи истәлек булып торган йортны үзләштереп акча эшләргә тели. Шундый яман ният белән йөргән спектакльнең кайбер геройлары төрле мәзәк, көлкеле хәлләрдә кала.16+

17-18 гыйнвар, 15.00, Кече сәхнә, Роберт Миңнуллин “Каеннарым белән...” Әлеге спектакльдә күзләр камашырлык чагу асылташлардан сәйлән тезгәндәй, шагыйрьнең иҗат җимешләрен тезеп салып, аларны бар асылы белән берәмтекләп ачып, театр алымнары белән яңа бизәк ясап тамашачыга җиткерергә омтылдык. 12+

Спектакльләр рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән. Билетларны театр сайтыннан сатып алырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 293 03 74, 8937 318 24 80.

Туймазы дәүләт татар драма театры Башкортстан Министрлар Советының 1990 ел 6 апрель карары белән ачыла.

Театрның баш режиссеры итеп Гәрәев Ильяс Сәхибгәрәй улы билгеләнә. М.Фәйзинең “Ак калфак” пьесасы театрның беренче спектакле була (рәссамы И.Сәяпов, композиторы Р.Җиһаншин). Беренче артистлар — Р.Ключарева, Л.Сөләйманова, М.Сидорова, Т.Надыйршин, Д.Котдусов. Аннан соң театрга Уфа дәүләт сәнгать институтында махсус укытылган яшьләр килеп кушыла. Шулардан И.Әхметьянова, Ф.Габидуллин, Г.Гыйбатова, Д.Нуриханов бүген дә театрда эшлиләр.

Ике дистәгә якын ел иҗат дәверендә театр репертуарында татар-башкорт драматургиясе, рус һәм чит ил драматурглары әсәрләре дөнья күрде. Э.Золяның “Мирас көткәндә”, П.Кальдеронның “Күзгә күренмәс ханым”, А.Чеховның “Авыл күренешләре”, Д.Киноситаның “Торна каурыйлары”, А.Буракның “Юлия”, Р.Солнцевның “Безнең тузганак” әсәрләре буенча куелган спектакльләр тамашачы күңелендә урын алды. Хәзерге заман драматургиясеннән М.Кәримнең “Ай тотылган төндә”, А.Гыйләҗевнең “Өч аршын җир”, Н.Гаитбайның “Яучы Җиһан”, “Онытылмый беренче мәхәббәт”, Т.Миңнуллинның “Илгизәр + Вера”, “Без бит авыл малае”, Г.Каюмовның “Һинд кызы”, С.Латыйповның “Оль-ля-ля!”, Ф.Галиевнең “Әмирхан бәрәңгесе”, Д.Салиховның “Мөгезле Мәүлихан”, М.Мөсифуллинның “Бер гомергә тиң булган төн”, Н.Исәнбәтнең “Портфель”, Н.Гыйматдинованың “Сихерче” әсәрләре театр сәхнәсендә зур уңыш белән барды.

1998 елда Туймазы театры, Мәскәүдә үткән Рәсәй кече шәһәрләренең II фестивалендә Ф.Шиллерның  “Мәкер вә мәхәббәт” спектаклен күрсәтеп, лауреат булды.

1999 елда Казан шәһәрендә уздырылган V Тинчурин фестивалендә театр М.Кәримнең “Ай тотылган төндә” трагедиясе белән катнашты. Ул фестивальнең иң яхшы спектакле дип бәяләнде. Коллектив төп дүрт номинация буенча җиңүче булды.

Егерме беренче гасыр башын коллектив тагын да зуррак уңышлар белән башлап җибәрде. Театр Мәскәүдә үткән I Рәсәй-Төрек хәзерге заман драматургия һәм театр фестиваленә Н.Хикмәтнең “Онытылган адәм” драмасын алып барды. Спектакль зур яңгыраш алды. Фестивальдә 12 театр катнашкан иде (Ярославль, Казан, Пермь, Воронеж, Уфа, Самара, Рязань һ.б. шәһәр театрлары). Шулар арасыннан Туймазы театрын Төркиянең Мәдәният министрлыгы Н.Хикмәтнең тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән фестивальгә чакырды. 2002 елның апрель аенда театр Төркия башкаласы Әнкара шәһәрендә, Бөек театрда “Онытылган адәм” спектакле белән чыгыш ясады. Шулай итеп яшь театр, Башкортстанның гына түгел, ә Рәсәй чикләрен дә үтеп чыкты.

Театрның гастрольләр картасы киң һәм төрле: Башкортстан, Татарстанның Ютазы, Азнакай, Баулы, Актаныш, Әлмәт районнары, Пермь,Ульяновск, Оренбург, Чиләбе, Самара өлкәләренә дә гастрольләр оештырылган.

2007-2016 елларда театрның иҗади коллетивын Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ибраһимов Байрас Надим улы җитәкли. 2005 елдан театрның директоры - Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Габидуллин Фирзәт Фәрит улы.


---
Камал театры
№ --- | 21.11.2016
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»