поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
11.10.2009 Киңәш-табыш

ИСKЕ ДИВАННЫ ЯҢА ИТӘБЕЗ

Еш кына карават аягы сынса яки аның поролоны начарланса – гаражга, сарайга, урындык җимерелсә – утынга озатабыз, кәнәфи тукымалары сүтелсә, тегеп тормыйча, кеше күзеннән ераграк урынга яшерәбез. Аларны икенчегә, яңаракка алыштыру ягын карыйбыз. Ә Буа районы Югары Наратбаш авылында гомер итүче Ирма һәм Фиргать Замановлар гаиләсен юктан барны ясый дияргә мөмкин. Алар әле генә төзелеп беткән сарайларында мини-цех булдырганнар.

Шул цехта иске, җимерек хәлдәге диван-карават, кәнәфи, урындыкларны өр-яңа итеп ясыйлар. Төрле зурлыктагы поролон, пружиналар, төрле төстәге тукыма, инструментлар, циркуляр, эретеп ябыштыру җайланмасы һәм башка кирәк-ярак шунда урнашкан. Китерелгән җиһазлар арасында бөтенләй эштән чыкканнары да бар. Аларны яңартып була дип уйламассың да.

 

– Егерме елдан артык шушы авылда комбайнчы-механизатор вазыйфасын башкардым. Армиядән соң шул эшкә ябышкан идем. Кырдан өйгә кайтып та кермәдем. Колхозлар таралып, җирләргә инвесторлар хуҗа булгач, урыннар кыскартылды, кешеләргә эш җитми башлады. Күпләр үз кәсебен булдырып көн күрү ягын карады.

 

Мин исә Буада яшәүче, йорт җиһазларын төзәтү-ясау белән шөгыльләнүче дустым янына барып, аннан эш сорадым. Ул үзенә чакырды. Анда җиһазларны ремонтлау серләренә төшендем, тәҗрибә тупладым. Аннары әкренләп үзем эш башладым. Киявебез, кайбер авылдашлар җиһаз сатып йөри, алар клиентлар тапты. Шуннан башланып китте. 2007 елдан эшебезне рәсмиләштердек.

 

Иске дигәннәрен яңабаштан ремонтлыйбыз, тышлыйбыз. Гади йомшак мебель диванына бер кәнәфи ялгап, йомшак “уголок” ясый алабыз. Җәелмәгән кәнәфине җәелә торган итәбез. Буш вакытта, андый очрак, билгеле, бик сирәк тәти, сораган кешегә капка, күршеләргә дә, үземә дә гөлләр өчен өстәлләр ясыйм, – ди Фиргать абый.

 

Алар әле үткән ел гына яңа өйгә күчкәннәр. Зур агач йорт әллә кайдан балкып тора. Өйнең һәр почмагында хуҗа кулы белән эшләнгән җиһазлар урын алган. Кибетнекеннән матуррак та. Залда урнашкан әллә ничә бүлемнән торган компьютер өстәлен дә Фиргать абый ясаган. Җиһазлар гына түгел, өйдәге мендәрләргә хәтле үз куллары белән эшләнгән. Анысын кызлары тегә икән.

 

– Без күршедә генә урнашкан Кайбыч авылында 16 ел яшәдек. Аннары андагы өйне сатып, монда – туган авылыбыз Югары Наратбашка кайтып төпләнергә булдык. Бу яңа йортыбызга нигезне үткән елның 11 маенда сала башлап, ай ярымда өлгерттек. Шул ук елның августында инде бирегә яшәргә күчендек. Дуслар, туганнар ярдәме белән бик тиз башкардык.

 

Нарат өйнең һавасы рәхәт, исе бик тәмле бит. Таш йортта яшәдек инде, ни икәнен беләбез. Хәзер агачтан салынганында гомер итәсе килә. Тышкы ягын таштан тышларбыз дип торабыз. Җылы булсын өчен, – ди Фиргать абый.

 

Заказлары хәзер бик күп. Апас, Буа, Тәтеш, Чүпрәле һәм башка районнардан гына түгел, Чувашстаннан да мөрәҗәгать итүчеләр шактый икән.

 

– Берәүләр икенчеләренә әйтә, шулай итеп клиентлар артканнан-арта. Шул рәвешле үзебезгә вакыт аз кала, – дип елмаеп, зарланышып та алды әле хуҗалар.

 

Сарайларын төзеп кенә бетергәннәр. Койманы да Фиргать абый үзе койган, капканы да тиз арада ясаган.

 

Мин килгәндә оста кияүләре белән бергә үзләреннән 2-3 йорт аркылы гына торган күрше әбигә капка ясый иде.

 

– Үз эшебездән тыш сезонга 4-5 капка, гөлләр өчен өстәлләр ясыйбыз. Ә заказларга килгәндә, зуррак эшләрне ике атнада төгәлләргә тырышабыз. Бер көнебез Ульян шәһәренә тукыма артыннан барып уза. Аларны рулон белән алып кайтабыз. Башта клиент җиһазын тышлатыр өчен тукыма сайлый. Бездә исә бик күп вариант бар.  Ясар өчен ике-өч көн вакыт кирәк. Кешеләрнең өйләренә илтеп тә бирәбез. Моның өчен бортлы “УАЗ”ыбыз бар. Анда 6-7 диван сыйдырган чаклар да булды. 1994 елда алган идек аны. Ә Ульянга тукымага, тизрәк барыр өчен һәм вакытны күп сарыф итмәскә дип, “ВАЗ-2109” лы белән йөрибез. Күпләп сатып алып кайтканда җиңел машина өстенә “багажник” та куябыз, – ди Фиргать абый.

 

Аның әйтүенчә, мондый яңарту-төзәтүләрне базар шартларында эшләтсәң, ике тапкыр артыграк түләргә туры килә икән. Ә гади, иң арзан диван сатып алам дисәң, 5-6 мең сумны кесәдән чыгарып салырга кирәк. Фиргать абый исә искедән яңаны якынча 1700-2000 сумга ясап бирә. Клиент төсен, фасонын, тукымасын үзе сайлый. Әйтик, иске диванының сыйфатын яхшырту, рәтләтү белән бергә, аңа яңалык та кертәсе килә икән, формасын бөтенләй икенче төрле итеп эшләтә ала. Нәтиҗәдә, аз булса да, акчаны янга калдыру мөмкинлеге бар. Бу бүген, кризис, эшсезлек чорында күпчелек өчен бик мөһим. Аннары өй шартларында тырышып эшләгән җиһазның сыйфаты да югарырак була кебек. Тегү эшләрен исә тулысынча Ирма апа башкара.

 

Барысы да гөрләп барсын өчен, Фиргать абыйның әйбәт цех булдырасы килә. Тик акча ягы такыр икән әле. Кредитлар рәсмиләштерә алмыйлар. Хатынының беркайда да эшләмәвен исәпкә алгач, гаиләдә җан башына тигән сумма аз чыга икән. Кредит рәсмиләштерерлек түгел. Ә болай планнары зурдан. Югары Наратбаштагы иске мәктәп бинасын рәсмиләштерергә җирле үзидарәдән рөхсәт алганнар инде. Әгәр шуның очына чыксалар, эшчеләр дә алырга исәпләре бар.

 

Нинди генә эш башкарсак та, калган кисәкләрне ташлау ягын карыйбыз. Ә Фиргать абыйның олы кызы моңа юл куймый. Тәтештә музыкаль белем алган Наилә күрше авылда – Кайбыч мәктәбендә җыр дәресләре бирә. Аннан кайткач, өйдә әтисе эшләгәннән калган тукымалардан төрле зурлыктагы мендәрләр тегә. Эченә исә поролонны ваклап тутыра. Мондый мендәр сораучылар саны көн саен артып тора икән. Бигрәк тә буе кечерәк булган хатын-кыз шоферлар  кызыксына, ди. Дуслары арасында да заказ бирүчеләр шактый. Наилә дә руль артында йөри. Үз машинасына да шундый мендәрләр куйган.

 

– Кайбер мендәрләр күңелгә ятмый. Арада мамыгыннан тәмсез ис килгәннәре дә очрый. Безнең балалар хәзер Наилә теккән поролонлы мендәрдә йоклый. Аннары Кайбыч авылындагы бер әби каз мамыгына аллергия белән интегә иде. Аның соравы буенча, кызым поролоннан мендәрләр тегеп бирде. Хәзер ул әби иркенләп йоклый. Аннары калдык-постык та әрәмгә китми. Поролонны исә ул сарык йоны кырка торган кайчы белән ваклый. Күңелен биреп эшли. Нәтиҗәдә кызыма бераз өстәмә акча, үзенә күрә бер шөгыль булып тора.

 

Балаларыбыз эшсөяр булып үсә. Аллага шөкер, 10 нчы сыйныфта укучы Фәнилебез әтисенә авыр әйберләрне күчерү, клиентларга илтеп биргәндә җиһазларны күтәрү-төшерүдә, йорт эшләрендә булышса, икенчедә укучы Энҗебез дә кул арасына кереп бара, – ди Ирма апа.

 

Капка төзү эшләреннән бүлдердем дип борчылган идем. Зыян юк икән. Минем белән сөйләшкән арада Фиргать абый циркуляр ярдәмендә караватның бер аягын ясап та куйды. Эше бик күп булып, вакыт җитмәве турында әйтте. Ярый әле адәм баласына ял итәр өчен төн бар дип, тагын бер кат сөенеп куйдым. Югыйсә шундый уңган, оста, тиктормас куллар алны-ялны белми тәүлек буе хезмәт итәр иде. Ял да итәргә кирәк бит!

 

P.S. Җиһазын яңартырга теләүчеләр өчен Фиргать абыйның телефоны: 8-9063-29-03-96.


Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ 14 | 2.10.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»