поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
09.04.2016 Мәгариф

Укытмасаң, акчасын кайтарасың


Мәктәп эшенә укытучылык сәләте тумыштан булганнарны гына алачаклар. Һәрхәлдә, мәгариф түрәләре шулай дип хыяллана һәм бу эшкә тотынганнар да инде. Булачак укытучыларны алар әле укучы чагында сайлап алачаклар, ә аннары стипендия түләп белем бирәчәкләр. Тик моның әҗе­рен дә кайтарырга туры киләчәк.

Алуы рәхәт...

Ай саен 15 мең сум стипендия! Аларны менә шундый зур акча белән кызыктырмакчылар. Тулай торакта яшәү дә бушлай! Дөрес, аңа кадәр укучы үзенең укытучы булырга лаек икәнлеген һәм белемен дәлилләп күрсә­тергә тиеш. Сүз республикада укытучы булырга теләгән яшь­ләрне вузларда максатчан юнә­лештә, ягъни абитуриент белән район җитәкчелеге килешүе нигезендә әзерләү турында бара. Килешүдә диплом алган бел­гечнең кайсы мәктәптә эшләя­чәге билгеләнә.

Максатчан кабул итү системасын кертү яңалык түгел анысы. Ләкин моңа кадәргесендә сыйфат, эш тәртибе дигән нәрсә аксады. Яшь белгечләрнең туган төбәк­ләренә кайту-кайтмавын берәү дә тикшермәде. Ә хәзер тикше­рә­чәкләр. Кем шушы юнәлештә укырга кергән, югарыда әйтелгән стипендияне алган – андыйлар туган төбәге мәк­тәбендә биш ел эшләргә тиеш. Ә инде килешү кагыйдәләрен үтәмәгән­нәргә акчаны кире кайтарырга туры киләчәк. Бу исә бер елга – 180, ә дүрт елга 720 мең сум дигән сүз. Күз йомып калу дигән нәрсә булмаячак. Мисаллары да бар. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев белдер­гәнчә, “Алгарыш” грантын алып та, таләпләрне үтәмәүче­ләрдән суд аша шактый гына акчаны кире кайтартканнар.

Җиңел юл бетте!

Мәгариф җитәк­челәре вузларга кабул итү системасын үзгәртергә булган. Әгәр син укытучы эшен, балаларны яра­тасың икән, вузда сине көтәләр. Юк икән, сау бул, башка һөнәр сайла! Хәлләр хәзер әнә шундыйрак.

Тимерхан Алишев белдер­гән­чә, бүген республика мәктәп­ләрендә укытучы булырга теләгән укучыларны барлау эше бара. Белгечләр алар белән күзгә-күз очрашып, теләк, белем сыйфатын бәяли. Тест, аралашу, БДИ нәти­җә­ләре... Менә шулардан чыгып, алар­ның язмышы хәл ителә. Әлегә дәгъва кылучылар саны – 400 кеше. Шулар арасыннан 200 баланы сайлап алачаклар. 50 укучы исем­лектән төшеп калган инде. Алишев әйтүенчә, алар җиңел генә укытучы булырга хыялланган. Әмма хә­зер теләсә кем мөгаллим була алмаячак, диләр. Карап карар­быз. Хәер, барысына да БДИ иләге аша узасы.

Пенсионерлар 14 процентка җитә


Кыскасы, ел саен шуның кадәр студентны иләк аша уздырып, укытучылыкка әзер­ләя­­чәкләр. Бүген яшь укытучылар җитмәү сәбәпле, кайбер пенсия яшендәге педагог­лар белем бирүен дәвам итә. Алар 14 процент тирәсе тәшкил итә. Биш ел эчендә яше 35тән артмаган мөгаллимнәр саны 25 процентка җиткән. Ә ел саен 800-900 яңа кеше кирәк. Бүген математика, физика, химия, биология, информатика, башлангыч сыйныф укытучылары җитми.

Гадәттә, югары уку йортларында педагог белгечлеген үз­ләш­терүчеләр саны районнарда булган ихтыяҗдан күбрәк тә була. Әмма укып бетергәч аларның каядыр югала торган гадәте бар. Авыл­га кайтырга теләмиләр, калада да башка эш эзлиләр. Әле мәктәпкә барганна­рының да белеме үзләренә бүген үк балалар ышанып тапшырырлык дигән сүз түгел.

“Без­нең яңа укытучы” грантын отучыларга исә, нинди фәннән белем бирүенә карап, ай саен 10 мең сумга кадәр өстәмә акча түләнә. Бу очракта ул үз урынында өч ел эшләргә тиеш.


Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.04.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»