поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
16.02.2016 Милләт

“Аңгышабыз, сүлә татарца!” - Мәскәүчә бәби туен карап кайттым

Мәскәүдә яшәүче дусларым – Сергач татарлары бәби туена чакырдылар. Бик теләп юлга кузгалдым. Һәр авылның үз әттәхияте диләр, кызык бит: Мәскәүдә ничегрәк уза икән бәби туе? Хуҗабикә Адлия Харис кызы алдан ук әйтеп-аңлатып куйды: “Бездә гадәт шундый: һәр гаилә бала туу белән, мулладан азан әйттереп, исем куштыра.

Озын-озакка сузмыйча, ир баланы биләүдә чакта ук сөннәткә бирә. Бу – әби-бабайлардан килгән гадәт. Һәм аны беркем үзгәртми. Яшь гаилә бераз хәл алгач, бөтен нәсел-ыру бәби туена чакырыла. Бәби тәпие юу түгел, ә сабыйның тәүге туе – хәмерсез һәм мулла чакырып, Коръән укып, аның догасы, хәер-фатихасы белән уза”.

...Туганнарны очраштыруның, бүгенге мәҗлестә шатлык-сөенеч уртаклашуның сәбәпчесе булган 5 айлык Данир әле әтисе, әле әнисе кулында юмарт елмая. Гөнаһсыз сабый карашы дөнья мәшәкатьләрен оныттыра. Яшь әни күп халык арасында күз тимәсен дип, улының маңгаена кара сызык сызгалаган. Үз алдыма елмаеп та, куанып та куйдым: әби-бабайлардан килгән ырым инде бу. Мәскәү кызы, булачак табиб Эльвира да, искелек калдыгы дип йөз чөермәгән, алдан хәстәрен күргән. Баласына су бирәме, ризык каптырамы, яшь әни “бисмилла”сын кабатлый – каенанасы Адлия биргән тәрбия дәресләре нәтиҗәсе. Кунаклар сый-нигъмәттән сыгылып торган табынга кереп урнашуга, Ислам хәзрәт Вәлитов якташларына сорауны кабыргасы белән куйды: кайсы телдә аралашыйк? “Татарча аңгышасызмы?” – диде ул, табын тутырып утырган яшьләргә борылып.

“Аңгышабыз, сүлә татарца!” – дигән хуплауларын ишеткәч, хәтта көнләшеп тә куйдым. Димәк, боларга гаилә тәрбиясе, телне белү, гореф-гадәтләргә, нәсел тамырларына хөрмәт әйбәтләп сеңдерелгән.
Ашап-эчеп, хәл-әхвәл белешеп утыра торгач, бәби туеның иң күркәм өлеше башланды. Бу якларда баланы зур мендәргә салып, әтисе кунакларга күрсәтеп чыга. Аннан кунаклар бәби котлап алып килгән бүләкләрен яшь әнигә тапшырып, матур теләкләрен әйтеп, балдан авыз итәләр.
 
Без бәләкәчләребезне “бәгърем, җаным, аппагым, тәмлем” ише сүзләр белән сөйсәк, Сергач дуслар “канатым, йөрәк маем, балыгым” дип назлыйлар икән. Соклану, гаҗәпләнүләрен дә алар “яхшы, әйбәт, матур” дип түгел, ә “ямьле” дип белдерәләр.
– Бездә алай-болай “матур” сүзен куллансаң: “Казанца сүлисең, дамы?” – дип искәртергә күп сорамыйлар, – ди Адлия ханым, мишәрлеге белән горурланып.
 
Казан кадәр Казаннан кунак булып чакырылгач, мин дә сүз алдым. Хасяновлар нәселенең дәвамчысы булачак сабыйга үзебезчә матур исем кушуларына да, тәүге оныклары тууны бик күркәм төстә билгеләп үтүләренә соклануымны да яшермәдем.
 
Вәсилә РӘХИМОВА. Мәскәү-Казан. 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 16.02.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»