поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
07.02.2016 Хәйрия

Әсгать Галимҗановның тормышы һәм игелекле эшләре ФОТОларда

Олы йөрәкле шәхес Әсгать Галимҗанов арабыздан мәңгелеккә китте. Туган авылы — Апас районы Болын Балыкчыда да аны сагынып искә алалар.

— Ул туган ягы белән элемтәне өзмәде. Күрешкән чакта: “Малай”, “Җаныкаем”, — дип, эчеңә үтеп, гади генә сөйләшә, “Волга”сы белән кайтып туктый да үз планнары белән уртаклаша иде. Табигать матурлыгына хозурланып, табигыйлекне яратып яшәде. Болын Балыкчыдагы кипкән күлне сулы итте. Үзе дә балык тотарга ярата иде. Авыл башыннан мәчеткә кадәр асфальт юл салдыру өчен акча түләвенең үзем шаһиты булдым. Бу бит сиксәнләп автобус бүләк итүдән, балалар, картлар йортларына, төрле афәтләрдән зыян күргән кешеләргә булышудан тыш. Ул гомере буе кеше өчен яшәде. Алны-ялны белми эшләде, терлек асрап көн күрде. Өстендә бер кат киеме булса, үзе канәгать иде. Бик кешелекле, җор сүзле, моңга гашыйк кеше иде, — диде Апас Туган якны өйрәнү музее директоры Рәмис абый Ногманов.

Галимҗановлар гаиләсендә алты бала үсә. Бүген аларның берсе генә — иң олылары Сария апа Әгълиуллина гына исән-сау. Ул Болын Балыкчыда яши, күптән түгел 90 яшьлеген билгеләп үткән. Бик яшьли авыр хезмәт арбасына җигелгән әбинең бүген сәламәтлеге нык какшаган, аяклары да тыңлар-тыңламас кына атлый, колаклары да начар ишетә. Нәкъ Әсгать абый кебек үк ул да яшьтән үк моңга гашыйк, матур җырлый торган булган. Бүген ул кызы Нурсия Хәсәнова тәрбиясендә яши. Нурсия апа инде үзе дә олы яшьтә.

— Гади генә өебездә әни белән икәү гомер итәбез. Әллә ни аралашып яшәмәсәк тә, Әсгать абыйның ашларын үткәрүне бурычым санадым. Ә кешеләргә эшләгән изгелекләренә бер сүзем юк. Димәк, күңеле шулай кушкан, хәленнән килгән, — диде Нурсия апа.
Әсгать абыйның Казандагы өр-яңа фатирын Казахстаннан күченеп килгән мохтаҗ гаиләгә бирүе дә мәгълүм.


.


Ләйлә ИСКӘНДӘРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 02.02.2016
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»