поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
04.02.2016 Мәгариф

Имтиханга түгел, тормышка әзерләргә кирәк

– Узган ел республика укытучылары өчен беренче тапкыр диагностик тест уздырылды. Нәти­җәләрне анализлау эше районнарның үзләренә йөкләнде. Кайбер төбәкләрдә күрсәткеч­ләрнең гадел булуы шик уята, – дип белдерде республиканың баш педагогы Энгель Фәттахов мәгариф хезмәткәр­лә­ренең коллегия утырышында.

Билгеле булганча, БДИ рәвешендәге тикше­ренү­ләрдә 15 меңнән артык педагог катнашты. Министрлык укытучыларның имтихан нәтиҗәләрен сер итеп сакларга вәгъдә биргән иде. Шулай булды да. Әмма министрны әле шикләндергән нәрсәләр дә юк түгел. Әйтик, Кукмара, Балтач, Арча, Мамадыш, Лениногорск районнарындагы педагоглар иң югары нәтиҗәләргә иреш­кән. Бер караганда, моңа сөенергә генә кирәк. Әмма шул ук вакытта уку­чыларының белем дәрәҗәсе моны аклап җиткерми. Быел Татарстан укытучылары  тәҗри­бәсенә илнең башка педа­гог­лары да таянырга җыена. Әлегә сынаулар рус теле һәм математика укытучылары өчен үткәреләчәк.
 
Бүгенге тормышны ни­гездә укытучы галиҗә­нап­лары үзгәртә алуын, ни­һаять, аңладылар. Димәк, белем­нең сыйфатын яхшыртырга тырышу да юктан түгел. Ка­занның 19 нчы гимназиясе директоры, республика мәк­­тәп директорлары оешмасы рәисе Нияз Гафиятуллин да моны фәнни тикшере­нү­ләргә бәйләп аң­латырга тырышты. “Белем бирү сыйфаты турыдан-туры укы­тучы­ның белеменә бәй­ле. Грантлар бирү мәк­тәпкә яхшы укытучыларны җәлеп итү эшен җиңеләйтте. Өч ел эчендә бу мөмкин­лектән 20 укытучы файдаланды.
 
Ләкин яшь укытучылар өчен грант бирү бары тик өч елга гына сузыла. Аларны яңа дәрә­җәгә чыгару өчен әлеге вакыт кына җитми. Укытучы­ларның белемен гел тиешле югарылыкта тотарга кирәк. Шушы максаттан, аларны катего­рияләрен күтәрергә җибә­рәбез, дәресләрне артыграк бирергә тырышабыз. Шулай да тизрәк республикада укытучының профессиональ үсеш системасын булдыруны көтәбез. Бу хакта директорлар советында сөй­ләшү булды. Укытучы­лар­ның “алтын фонды”н үзе­без дә туплый алабыз. Моны чыгарылыш укучыларын мәктәпкә җәлеп итеп, яхшы укытучылар арасыннан директор урынбасарлары әзерләп хәл итеп була”, –диде яшь директор.
 
Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов үз чыгышында кадрлар кытлыгына да тукталды. “Бүген физика, математика укыту­чы­ларының яртысының яше 50дән артып бара. Максатчан программа әлеге мәсь­ә­ләне уңай якка хәл итәргә булышыр дип өмет­ләнәбез. Без дә үз көчебездән кил­гәнне эш­ләргә тырышабыз. Районда 125 педагог торак шартларын яхшыртты”, – диде ул. Ул шулай ук районда белем сыйфатының тотрык­лы булуын, укучыларның имтиханнарны уңышлы тапшыруын әйтеп үтте. Тәрбия, хезмәткә өйрәтү мәсьә­лә­сенә дә игътибар бирәләр. Сыйныф сәгать­лә­рендә балаларны чиркәү, мә­четләргә алып баралар. Балалар ялгыз әби-бабай­ларга да теләп булыша. “Әтиләр клубы” тулы булмаган гаиләләрдә тәр­бия­лә­нүче балаларга үз юлларын табарга булыша. Укучы­ларның район эш­мәкәр­ләре бе­лән очрашулары уздырыла.
 
– Соңгы биш елда мә­гариф өлкәсендә зур эшләр башкарылды. Яңа объектлар төзелде, матди як ныгыды, укытучылар өчен яңа программалар гамәлгә ашырылды. Бу үзгәрешләрне нигезне үзгәртеп кору бишь­еллыгы дип әйтергә мөмкин, – дип белдерде Татарстан Пре­мьер-министры Илдар Халиков. – Республика уку­чы­ла­рының белем күрсәт­кечләре ил буенча уртача күрсәткеч­ләрдән 10-20 процентка югарырак. Ләкин алдынгы мәк­тәпләр белән бер­рәттән, артта калганнары да юк түгел. Һәр балага да бер үк дәрәҗәдә сыйфатлы белем биреп булмый. Шуңа күрә андый укучылары булган мәктәпләргә ярдәм итү системасы булдырырга кирәк.
 
Илдар Халиков мәктәп директорларын, урынбасарларны кәгазь боткасыннан арындырырга кирәкле­ген дә искәртте. Бу эшне узган елгы хисапларга таянып анализларга киңәш итте. Бүгенге мәктәпләрнең БДИ бирү белән мавыгуын да телгә алмыйча булдыра алмады. “Без балаларны имтиханга түгел, тормышка әзер­либез. Аларның сәла­мәт, милләтпәрвәр, уңышлы кеше булуы да мөһим. Мәк­тәп наркоманнар, үз-үзлә­ренә кул салучы, начар га­мәлләр кылган яшьләр булмавы белән дә горурланырга тиеш”, – диде ул.
 
Бакчаларда бәләкәчләр өчен урыннар булдырыла. Киләсе елларда яңа мәктәп­ләр төзеләчәк. Икенче сменадан котылу җаен да эзли­ләр. Техникум, вузлар да игътибардан читтә калмый. Кыскасы, шартлар яхшыруны һәркем сизәдер. Укучыларга, студентларга бары тырышып белем алырга гына кала.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.02.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»