поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
28.12.2015 Мәгариф

Үзебез чиләнгән дә җиткән (“Эш кушмагыз минем балага!“ дигән язмага кайтаваз)

“Ватаным Татарстан“да басылган “Эш кушмагыз минем балага!“ дигән язма турында бик озак уйланып йөрдем. Элек, совет чорында, шундый миф бар иде: балаларны (авыл балаларын) никадәр күбрәк авыр эшкә җиксәң, шулкадәр яхшырак хезмәт тәрбиясе бирәсең. Мин үзем шундый “тәрбия“ алып авыл мәктәбендә укып үстем.

Бу “тәрбия” студент чакларда да дәвам итте, соңыннан 26 ел укытучы буларак балалар белән басуда эшләргә, моннан тыш, юл кырыен чабарга, басуда колхоз печәнен җыярга, вагоннан ашлама бушатырга туры килде. Нык үскән социализм җәмгыятенең соңгы елларында инде халыкка ит җиткереп булмый башлагач, “хезмәт тәрбиясе“ киңәйде: мәк­тәпләрдә дуңгыз-сарык асрата башладылар. Болар барысы да, билгеле, җитәкчелекнең эш рәте белмәвеннән, бөтен дөнья техник прогресска таянып алга барганда, унтугызынчы гасырда калуы аркасында иде. Авыр кул хезмәтен алыштырырлык иң гади технологияләрне дә файдаланырга өйрәтелмәгән кысыр тү­рәләр армиясе арзанлы эш көче буларак авыл балаларын рә­хим­сез рәвештә эксплуата­ция­ләде, аларның җелеген суырды. Эшлә­гән эшкә йә бөтенләй тү­ләнми, түләнсә, тиеннәр генә иде. 

Моны, билгеле, эксплуатация дип дөрес термин белән атарга ярамый, чөнки эксплуатация капиталистик илләрдә генә була ала, бездә исә балага “хезмәт тәрбиясе“ бирелә иде. Бу тәр­биянең нәтиҗәсе шул булды: балалар сәламәтлеген иртә югалтты, кайберләре гомерлек чир алды. Чөнки буыны ныгымаган балага ул күтәрергә тиеш булмаган күләмдә йөк күтәртелде, сабыйлар кырыс табигать шартларында, Кукмара районының Ядегәр мәктәбе директоры сүзләре бе­лән әйтсәк, “кар яуганчыга ка­дәр“ физик һәм рухи яктан изелә иде. Әйдәгез, хәзерге СанПиН нормаларында балага күп­ме йөк күтәрергә рөхсәт ителүен карап үтик. Укучы мәктәпкә көндәлек күтәреп йөри торган дәреслек һәм язу әсбапларының авырлыгы 5-6 сыйныфлар өчен – 2,5 килограмм, 7-8 сыйныфлар өчен – 3,5 килограмм, 9-11 сыйныфлар өчен 4 килограммнан артмаска тиеш.
 
Бу нормалар күктән төш­мәгән, бала организмы өчен шун­нан артыгы зыянлы булганнан алынган. Хәзер инде басуда, тузан һәм яңгыр астында, эсседә һәм салкында бәрәңге тутырган чиләк күтәреп көне буе йөгергән, капчык өстерәгән үсмер баланы күз алдына китерик. Болар физик яктан гарипләнә, күндәм булырга, протест белдермәскә өйрә­телә. Баланы кызганган, аны сак­ларга тырышкан педагоглар җитәкчелеккә китерелми, директор итеп ни кушсаң шуны үтәргә әзер торган, бала язмышына тө­кереп карарга өйрәтелгән укытучылар гына куела. Болар колхоз рәисе кушса да, бригадир таләп итсә дә дәресләрне өзәләр дә баланы эшкә куалар. Бервакыт мәктәп директоры 7-8 сыйныф балаларын ашлама складына ашлама төяргә җибәргән иде. Мондый эштә балалар түгел, олылар да озак чыдамый. Дирек­торның вәхшилеге барып чыкмады ул чакта, эшкә баручы балаларны күреп, санэпидемстанция фельд­шеры аларны мәк­тәпкә куып кайтарды. Югыйсә ул югары белемле педагог та түгел, директорныкы шикелле мактаулы исем­нәре дә юк, әмма иң гади ка­гыйдәләрне белә һәм иң гаҗәбе... үти булып чыкты. 
 
“Мәгариф турындагы“ яңа закон менә шушы вәхшилеккә бер­никадәр чик куйды: баланы дә­рестән эшкә алырга ярамый була башлады. Димәк, басуга чыгарып, бер чирек буена бәрәңге чүп­ләтәсең икән, җавап бирергә туры киләчәк. Законнарны үтәр­гә өйрә­телмәгән түрәләр һәм директорлар бу кагый­дәләрне рә­хәтләнеп боза, билгеле, әмма кайвакыт тавыш чыга һәм җәза би­релү очрак­лары да булгалый. Шуңа күрә “хезмәт тәрбиясе“н сагынып елаулар башланды, үткән­нәрне җирсү-сыктау хисе туды.
 
Балага хезмәт тәрбиясе бирү кирәк, әлбәттә. Бу – аксиома. Моны һәр укытучы һәр дәрестә баш­кара. Белем алу шул ук хез­мәт бит инде ул. Ә инде һөнәргә өйрәтүгә килсәк, мәктәп программасында анысы да каралган. Минем кызым өлкән сыйныфка җиткәндә, үзе кисеп үзенә кием тегеп кия белә, бәйли, тәмле итеп ашарга пешерә иде. “Татфондбанк“ның авыл укучыларына түләгән стипендиясен ул тегү машинасы алырга тотты да, дәресләрдән туй­ган чакта, тегеп ял итәргә өйрәнде. Ул чактагы Ташкичү урта мәктәбендә үз эшенең осталары булган хатын-кыз һәм ир технология укытучылары эшли иде: балалар эшкә өйрәнә, тех­нологиядән район һәм республика олимпиадаларында җиңү­ләр яулап шаккатыра иде. Хәзер инде элекке уңышлар сагынып сөйләргә генә калды.
 
Улыма “хезмәт тәрбиясе“н мин үземчәрәк бирдем: азрак буыны ныгыгач, аннан бер җәй ферма көтүе көттердем, икен­чесендә “КИР-1,5“ чапкычы бе­лән печән чабып терлекләргә кайтаручы трактор арбасында йөрде. Бу бик авыр һәм куркыныч хезмәт иде. Улым әле егерме яшьтән узгач кына миңа ничек итеп башы белән арбадан аска таба асылынып баруын, әйләнгән көпчәк астына баш белән килеп төшүдән аны ниндидер көч кенә тартып өскә күтәрүен сөйләде. Ай буе тузанда интеккәннән соң биш мең сум (!) хезмәт хакы алгач, мин үсмер егеткә әйттем: “Улым, тырышып укымасаң, менә шушы кол хезмәте белән шө­гыльләнеп ач яшәргә туры ки­ләчәк“, – дидем һәм бригадир ялынуга карамастан, аны бүтән эшкә чыгармадым. Мин инде максатыма ирешкән, балага ничек яшәмәскә кирәк икәнен натурада аңлаткан идем. Моның “хезмәт тәрбиясе“ белән бернинди уртаклыгы да юк.
 
Мондый  тәрбия  авылны бү­ген дә бөлгенлектә тота: тех­нологияләр куллану юк, җитеш­тергәнне үзебез сата белмибез, шунлыктан күпме таласалар да протест белдерүче күренми. Менә боларны сагынган директорларны мин фермага мөдир итеп куяр, көтү көтәргә чыгарыр, йөкче итеп кулланыр идем. Әгәр бездә совет чорында чын хезмәт тәрбиясе булса, басуларда үткән гасыр уртасында проектланган “КИР-1,5“ чапкычлары йөрмәс иде. Чын тәрбия алган инженерлар әллә нинди техникалар корыр, белемле авыл менеджерлары аларны рәхәтләнеп кулланыр иде. Мәктәп тәмамлаган балалар “хезмәт тәрбиясе“ннән туеп, шәһәрләргә чапмас иде.   

Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 197 | 25.12.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»