поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
10.06.2009 Җәмгыять

БАЛАЛАР БАЛА ТАБА!


Узган ел республикада унике-унҗиде яшьлек 893 кыз балага узган. Һәм аларның күбесе аборт ясаткан. “Бу бик куркыныч саннар. Киләчәктә әлеге кызларның бала табуы, дөресрәге сәламәт бала таба алуы шикле. Организм әле өлгереп җитмәгән, ә анда инде шундый зур үзгәрешләр башлана. Бу хатын-кыз сәламәтлеге өчен бик зыянлы. Яшь кызларга шуны төшендерәсе иде”, - диделәр башкаланың беренче номерлы балалар сырхауханәсендә.

Балалар сәламәтлеге турында чаң кагар вакыт җитте – мәктәп яшендәге балаларның алтмыш-җитмеш проценты хроник авырулы ди табиблар. Алдагы елларны Балаларны яклау көне дигәч, күбрәк ятим, гарип балалар күз алдына килә иде. Быел исә бу көн барлык балаларның сәламәтлеген кайгыртуга йөз тотты. “Туганда ук балаларның бик аз проценты гына сәламәт була. Андый көннәрне ай саен үткәрер идем мин”,- диде Казан дәүләт медицина академиясенең ректоры, медицина фәннәре докторы, Русиянең, Татарстанның атказанган табибы Камил әфәнде Зыятдинов. “Элек өч буын бергә яшәгән. Без шулай үстек. Яшәргә шартлар авыр булса да, халык нык, сәламәт иде. Ә хәзер шундый көнгә килеп җиттек – яралгы вакытында ук туачак сабыйны карап, тикшереп торырга тиешбез, шунсыз булмый.”

 

Табиблар яшь буынның сәламәт булмавын төрле факторга бәйли, беренче чиратта психологик киеренкелеккә. Хәзер мәгълүмат шулкадәр күп  бала, барысын да аңлап, эшләп өлгерми. Тәмәке, алкоголь, наркотик – яшь организмны шулай ук эштән чыгара. Сәламәтлеккә тискәре йогынты ясаучы тагын бер мөһим фактор – яшьтән үк җенси мөнәсәбәткә керү. “Шуларны исәпкә алып, мәктәпләрдә әңгәмәләр алып барачакбыз. Ата-аналарга, үсмерләргә махсус брошюралар таратачакбыз”,- диде табиблар. “Шулай да бездә башка төбәкләр белән чагыштырганда хәл күпкә уңайрак. Заманча яңа җиһазлар  кайтарылып тора . Безнең кафедра ел саен дистәләгән педиатрлар, балалар табиблары әзерли. Балалар сәламәтлеге өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез”, - диде Камил Зыятдинов.

 


Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»