поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
04.07.2015 Догалар

Яңа кием кигәч укыла торган дога

Әссәләмүгаләйкүм, кадерле туганнар, мөхтәрәм дин кардәшләрем. Бу дөньяда Адәм балаларына савап алу, Ходай рәхмәтенә ирешү өчен бик күп мөмкинлекләр бирелгән: зикер-тәсбих кылу, гыйлем алу һәм тарату, җәмгыятькә, гаиләгә файда китерү, мохтаҗларга ярдәмче булу, сәдакалар бирү һәм башка бик күп төрле изге эшләр. Ни гаҗәп, шулар арасында матур һәм шәригатьчә киенү дә гыйбәдәт була ала икән. Беренче карашка гади генә гадәт, тик ислам белгечләре  киемне тәннең гаурәт җирләрен каплау ысулы гына түгел, ә Ходайның бер нигъмәте дип кабул итә. Ислам белгече, даими киңәшчебез, “Әниләр” мәчете имам-хатыйбы Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров бу хакта ниләр уйлый икән?
 
- Шәүкәт хәзрәт, әссәләмүгаләйкүм! Ничек инде матур киенү гыйбәдәт була ала? Моңа аңлатма бирегезче.
 
- Вәгаләйкүм сәлам. Әйе, чыннан да бу шулай. Моның турында Аллаһның илчесе Мөхәммәд тә с.г.в. бер хәдисендә “Әй, кардәшләрем, әгәр дә берәрегез яңа кием кигән вакытта, моның Аллаһу Сөбеханәһү вә Тәгаләнең бер нигъмәте икәнлеген аңлап, рәхмәт әйтү нияте белән авызын ачса, аның бу фикере өчен савабы инде язылган булыр”, - дип әйтеп калдырган. Пәйгамбәрнең с.г.в. тагын бер хәдисендә: “Аллаһы Тәгалә үзе биргән нигъмәтләрен кеше өстендә күрергә ярата” дигән сүзләр дә бар. Димәк, аңлаганыбызча, матур киенү һәм шул вакытта Аллаһу Раббыбызны мактау – чып-чын гыйбәдәт булып тора.
 
- Безгә барлык нәрсәдә үрнәк булучы Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в. бик тәкъва кеше буларак үзе дә матур киенгәнме?
 
- Нәкъ шулай, кайбер риваятьләрдә бу хакта бер сәхабә: “Мин аны шундый матур, күркәм, яхшы киемдә күрдем ки, хәтта аңарчы андый матур кешене күргәнем дә булмады!”, - дип сөйләп калдырган. Бү сүзләрдән Расүлебезнең нинди зәвыклы кеше икәнлеге аңлашыла. Ул матур киенергә бик яраткан һәм өммәтенә дә киемгә карата игътибарлы булырга киңәш иткән. Мөселманнарның җомга көннәрендә Аллаһы йорты саналган мәчетләргә яңа, матур киемнәр киеп баруы аеруча хуплана. Тик Расүлебез с.г.в. яңа киемнәрне еш алып акчасын исраф итмәгән, ә булган киемен пөхтә тоткан. Киемен генә түгел, үзен дә Пәйгамбәребез карап йөрткән, һәрдаим хушбуйлар сибенгән.
 
-  Яңа киемнәр алып кияргә мөмкинчелек биргәне өчен мөэмин-мөселманнар  Аллаһка рәхмәт әйтеп дога кылса, бик күркәм булыр иде.
 
- Һичшиксез. Алай гына да түгел әле - яңа кием кигәндә кеше махсус дога кылса, ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан сакланыр. Әлеге дога бик озын түгел: ӘЛХӘМДҮЛИЛЛӘҺИ ЛӘЗИ КӘСӘӘНИ ҺӘЗӘ ВӘ РАЗӘКАНИҺИ МИН ГАЙРИ ҺАУЛИН МИННИ ВӘ ЛӘ КУӘ. Мәгънәсенә килгәндә әлеге дога “Мине шушы киемгә киендергән Аллаһу Раббыма сәналәр булсын. Мин бернинди көч куймаган әлеге нигъмәте өчен Ходайга рәхмәтләремне белдерәм. Әлхәмдүллилләһи, Аллага шөкер!”, - дигәнне аңлата.
 
Остазыбыз сүзләренчә, яңа кием кигән вакытта әлеге доганы укыйбыз икән, Раббыбыз безнең моңа кадәр булган гөнаһларыбызны да, шул киемне кигәннән соң  кылганнарын да кичерәчәк икән. Бу сүзләргә “Амин” дияргә кала. Тик саубуллашыр алдыннан Пәйгамбәребез Мөхәммәднең с.г.в. тагын бер хәдисен исебезгә төшерик әле: “Бер адәм халык арасында мактаныр өчен кием киеп йөрсә, Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә ул кешедән йөз чөерер, йә ул киемен салганчыга кадәр аны түбәнәйтер”. Кадерле укучылар, Ходайның биргәннәренә рәхмәтле булып, сөенеп яшик. Әссәләмүгаләйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү.   
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 04.07.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»