поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
04.07.2015 Догалар

Базар догасы

Әссәләмүгаләйкүм, хөрмәтле укучыларыбыз, мөхтәрәм дин кардәшләр. Дини китапларда еш кына мөселманнарны иң бәхетле кешеләр дип атыйлар. Уйлап карасаң, бу сүзләрнең дөреслегенә инанасың, чөнки мөэмин-мөселман бәндә һәр эшен бөек Аллаһы Тәгалә исеме белән башлый һәм Аңа тапшыра. Ә белгәнебезчә, Ходай Тәгалә Изге Китапта “Әй, бәндәләр, “Бисмилла” әйтеп башлаган һәм миңа тапшырган эшегезнең нәтиҗәсен сез көткәннән дә унашлырак һәм хәерлерәк итәрмен”, - дигән. Шуны истә тотып, мөселманнар эшләре яхшы барса да, көтелгәнчә үк уңышлы килеп чыкмаса да, уфтанмый, ә киресенчә, “Ходайның биргәненә шөкер! Аллаһы безгә нәрсәнең хәерле икәнен яхшырак белүче”, дип күңелләрен тынычландыра. Тормышның күпчелек очракларында шундый халәттә кала белгән кешеләрне бәхетсез дип атап буламы? Юк, әлбәттә. Чыннан да, сәламәтлек, бәрәкәт яисә башка нәрсә сораганда, иманлы кеше фәкать Раббысы Аллаһка гына таяна. Шуңа да догаларны кешеләрнең гомерлек юлдашы дияргә була. Тормышның төрле очракларында искә алынырга киңәш ителгән догалар турында бәян итүче  әлеге сәхифәбезнең узган чыгарылышларында без рухи кыйммәтләр турында гына түгел, ә матди әйберләр хакында да сүз алып бардык: бурычлардан котылу, баю хакында сөйләштек. Күпчелек укучыларыбыз дин белгечләренең киңәшләренә колак салып, якын арада әлеге догалар ярдәмендә матди хәлләрен яхшырта алыр дигән өметтә көн дә кирәкле тагын бер дога тәкъдим итәргә булдык. Аны гади генә “Базар догасы” дип атарга мөмкин.  Бу сорау буенча белемнәребезне арттырырга безгә “Әниләр” мәчете имам-хатыйбы Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров ярдәм итәр. 
 
- Шәүкәт хәзрәт, базар мәсьәләсе кебек матди әйберләр турында сөйләшкәндә Аллаһы Тәгаләнең бөек исемен телгә алу дөресме икән?
 
- Әлбәттә, бу дөрес һәм бик кирәкле гамәл. Ни өчен кеше базарга барганда дога кылырга тиеш дигән сорау туганда Аллаһының Расүле Мөхәммәднең с.г.в. хәдисләрен искә төшерергә кирәк. Шуларның берсендә “Аллаһы Тәгаләгә иң якын урыннар ул мәчетләр - анда адәм баласы сәҗдә кыла. Ә инде Аллаһыга иң ерак урыннар дип базарлар санала, чөнки алар шайтанга якын урыннар”, - диелгән.
 
- Базар һәм кибетләр, аңлавымча, акча, мал, бәхәс урыннары булганлыктан шайтан йортлары дип саналадыр? 
 
- Әйе, дөрес. Нәкъ менә шушы урыннарда кешенең шайтан вәсвәсәсенә бирелүе бик мөмкин. Мисал өчен, һәммәбез дә көндәлек кибеткә йөри. Киштәләрдә әйберләрне шулкадәр матур итеп тезеп куялар ки, хәтта кайчак үзебез дә сизмәстән тормыш итәргә кирәк-яракны алырга барган очракта да кирәгеннән артык акча сарыф итеп куябыз. Шул рәвешле акча исраф булырга мөмкин, ә бу гамәл, белгәнебезчә, гөнаһ санала. 
 
- Шундый күңелсез очраклардан саклану өчен махсус доганы укып Ходайга тапшырсак, һичшиксез, яхшырак булыр. Пәйгамбәребез нинди доганы укый торган булган?
 
- Базарга килгән вакытта Расүлебез с.г.в. һәрвакыт бер доганы укыган: Ләә иләәһә илләллаһу вәхдәһү ләә шәрикәләһ. Ләһүль мульку вә ләһүль хәмде йухйи вә йүмит вә һувә хәйүн ләә йәмут бийә диһиль хаир вә һувә галә кулли шәйин кадир. Аның мәгънәсен зикер дип тә әйтсәк була: “Аллаһы Тәгаләдән башка иләһ юк. Ул Үзе генә һәм барлык патшалык Аңарда. Барлык мактауларыбыз, сәналәребез Аңа гына булсын. Ул безгә тормыш бирүче, үлем дә Аннан. Ә Үзе Ул тере заттыр, Ул беркайчан да үлмәс. Аның кулында барлык изгелек һәм яхшылык. Аллаһы Тәгаләнең барлык нәрсәгә көче һәм кодрәте җитә. Әй, Раббым, мин синең ярдәмеңә мохтаҗмын, мине хаталардан Үзең саклачы”. Базарга яисә башка сәүдә нокталарына якынлашканда күңелебездән шул доганы әйтсәк, Ходай Тәгаләнең рәхмәт канаты астында булырбыз, иншалла.  
 
Шәүкәт хәзрәтнең сүзләренә “Амин” дияргә кала, газиз дин кардәшләрем. Догаларыбыз кабул булсын өчен, Пәйгамбәребезнең сөннәте буенча иң элек тәһарәт алып, 2 рәкагәть һәҗәт (нәфел) намазы укырга киңәш ителә. Тик шулай да бу фарыз түгел ягъни үтәмәсәң, гөнаһ саналмый. Доганы гарәпчә түгел, ә ихластан татарча кылсак та кабул булыр, иншалла. Һәр эшегездә догалар юлдаш булсын, дусларым, дога – гыйбәдәтнең асылы. Шул теләктә мин сезнең белән саубуллашам. Әссәләмүгаләйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 04.07.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»