поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
04.07.2015 Догалар

Яхшы ир сорау догасы

Бер-берсен яратучы, кайгыртучы, ярдәмләшүче ир белән хатын-кызның ихласлык һәм сабырлыкка нигезләнгән үзара тормыш итүе – гаилә дип атала. Уңышлы гаиләдә - җанга тынычлык, йөрәккә ял. Ләкин гаилә учагы җылы һәм уңайлы булсын өчен бик күп тырышырга  кирәк. Ир-ат үз бурычларын, хатын-кыз да үз вазифаларын үтәргә тиеш. Психологлар раславынча, гаилә бәхетенең 80 проценты хатын-кыздан тора. Тик дин белгечләре фикеренчә, тормыш итәр өчен ирне сайлау – тагын да әһәмиятлерәк гамәл. Бу фикер белән остазыбыз, “Әниләр” мәчете имам-хатыйбы Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров та килешә. 
 
- Тормыш итәр өчен хатын сайлау – бер әһәмият булса, ирне сайлау тагын да мөһимрәк. Чөнки Пәйгамбәребез дә с.г.в. “Нинди ирең – шундый синең җәннәтең”, - дип әйтеп калдырган. Риваятьләрдә дә “Җәннәттә никяхлашкан ирең белән булырсың”, - диелгән сүзләр бар. Кызларга ирне шуны күздә тотып сайларга киңәш итәр идем. 
 
Тормыш иптәше сайлау хакында күп хәдисләр бар – һәммәсендә дә төп фикер – ирне тәкъвалыгына карап сайлыйлар. Чөнки Аллаһтан курыкса, гаилә башлыгы саналган ир-ат үзенә йөкләнгән барлык вазифаларны да намуслы башкарачак. Ә моңа исә гаиләнең матди хәлен генә түгел, рухи сәламәтлеген тәэмин итү дә керә.
 
- Яхшы ирне гомерлеккә юлдаш итеп сайлау өч кешедә тора: беренчедән, кыз үзе сораса, икенчедән, әти-әнисенә йөкләнә. Ата-ана кызларыннан алдан ук бу хакта кайгыртып куярга тиеш. Кияүгә чыгарга ниятләгән кызның гаиләсендә яхшы тормыш иптәше насыйп булсынга Ходайдан ярдәм сорап дога белән ялваралар. Ул мәшһүр дога күпләргә таныш һәм болай яңгырый: Раббана әтинә фиддунья хәсәнәтәү вә фил ахирати хәсәнәтәү вә кыйннә газәбәннәр. Кайсебер риваятьләрдә дин белгечләре әлеге Коръән аятьләрен өйләнү аятьләре дип атый. Ни өчен? Чөнки мәгънәсен карап китсәк, әлеге доганың беренче өлешендә “Әй, Раббым! Бу дөньяда миңа барча изгелекләреңне бир!” дигән сүзләр бар икәнне күрербез. Ә дөньяда иң зур изгелек – ул яхшы хатын, яхшы ир. Шуңа күрә хатын-кызлар бу доганы ешрак укысалар яхшы булыр иде, чөнки дөньядагы бәхетләре, әлбәттә, шул ирләрендә. Ә инде доганың икенче өлеше – кыямәт көнендә дә миңа изгелек бир ягъни шул ирем белән бергә җәннәттә дә булырга насыйп ит дигәнне аңлата.  Әлеге доганың бер юнәлеше менә шул. Аны никах алдыннан уку – бик саваплы эш. 
 
Әлеге доганы кызлары  булган һәр ата-ана да кылса яхшы, чөнки Гайшә анабыз р.г. әйткәнчә, никях – ул кызыңны коллыкка тапшыру. Алай гына да түгел, киләчәктә кәләшнең туганнары белән элемтәне тоту-шулай ук ирдән торачак. 
 
Әйе, Аллаһ ир-атны туйдыручы, киендерүче һәм яшәү урыны хәзерләүче булганга күрә хатыны өстеннән хуҗа итте. Бу хакта изге Коръәндә, Хатыннар сурәсенең 34нче аятендә язылган. Тик хәдистә әйтелгәнчә, әгәр хуҗа буларак ир кеше булдыра алып та, үзенең вазифаларын үтәмәсә - Аллаһ каршында җавап бирәчәк. 
 
Гаилә кору – сөекле Пәйгамбәребезнең сөннәте. Һәрбарчабызга да бу савапка ирешергә һәм бәхетле гаилә тормышы корырга насыйп итсен. Ә киләсе атнада без изге хатынны сорау догасын карап китәрбез. Әссәләмүгаләйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү.

---
Матбугат.ру
№ --- | 04.07.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»