поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
21.03.2008 Дин

KИТАПЛАР ДА ИМАН НУРЫ ӨЛӘШӘ

Совет властен торгызу елларында дини китапларны юкка чыгару сәясәте мәчет манараларын кисеп ташлагач та дәвам итте. Шул сәбәпле, социализм чорында алар ачыктан-ачык басылмады диярлек. Мөселман халкы шактый вакыт дини китаплардан, гореф-гадәтләрдән читләшеп яшәргә мәҗбүр булды. Озын тәнәфестән соң, 90 нчы еллар башында, әхлаксызлык һәм төрле тәртипсезлекләр чәчәк ата башлагач, күпләр диннең кирәклеген искә төшерде. Ә аны кабат кайтаруны китаплардан башка күз алдына да китереп булмавы һәркемгә яхшы мәгълүм.

Чаллы каласындагы Тәүбә мә­чете имам-хатибы, бүгенге көндә дүрт дистәдән артык китап авторы Идрис Галә­ветдин нәкъ менә шушы елларда беренчеләрдән булып кулына каләм алган шәхес. Ватандашларына иман нуры, әхлаклылык орлыклары иңдерүдә, адәм балаларын гыйбадәтханәгә тартуда, на­мазга бастыруда аның өлеше бәхәссез. Тормышта күп нәр­сәне төптән аңлаган, үрнәк гаиләсендә 6 бала  тәрбияләгән хәзрәт үзенең хезмәтләрендә җитди дини-иҗтимагый, әхлакый, педагогик, психологик мәсьәләләрне күтәрә, аларның чишелешен Коръән сүрәләре, аятьләр аша дәлилләп аңлата. Аның китаплары әхлакый тәрбия би­рү идеяләре белән сугарылган. ТР Диния нәзарәте дин әһелләре һәм укучылардан ирешкән бихисап рәхмәт хатлары шул хакта сөйли.

Идрис хәзрәтнең кулында бүген дә каләм. Тәмәкенең зыяны турында “Сак бул, агу” дип аталган өр-яңа китабы табадан төшәргә тора. И.Галәветдин белән булган әңгәмәбез аның иҗаты хакында.

— Идрис хәзрәт, бүген Сез ничә китап авторы? Беренчесен кайчан бастырган идегез?

— Санаганым юк. 40-45 ләптер. Иң беренче “Явызлыкларның анасы” исеме астында чыккан китабым 1991 елда дөнья күргән иде. Тәүге басмам укучылар кулына бүләк буларак барып иреште. Вакыты шундый иде, халыкка иман иңдерүне китаптан башка күз алдына да китереп булмый.

— Китапларыгыз күпме тираж белән нәшер ителә һәм ничек тарала?

— Төрлечә. 2, 3, 5, 10 ар мең дә була. “Ислам против террора” исеме астында чыккан китабым  20 мең да­нәдә иде. Тагын шул ук кү­ләм­дә нәшер ителде. Ә “Намаз укырга вакытым юк” китабы укучылар соравы бе­лән ун тапкыр дөнья күрде.

Ә таратуга килгәндә, полиграф комбинатта бастырабыз. Кирәк кадәрен генә алабыз да, калганын укучыларга ирештерүне нәшир­ләр үзләре хәл итә. Басмаларны күбрәк Кавказ ягы халыклары, Мәскәү, Уфа, Тө­мән якларыннан сораталар. Төрмә кебек үгет-нә­си­хәт ки­рәк саналган урыннарга бушка таратабыз, укып иманга килсеннәр генә. Новосибирскига барып  иреш­кән басмаларым Себер ярминкәсе президенты Сергей Якушинда зур кызыксыну уяткан. Шул шәһәрдә нәшер ителүче “Похоронный дом” журналында китапларымны рәсемнәре һәм аңлатмалары белән бастырып чыгарганнар. Кабат соратып алдылар, үземне халыкка вә­газь сөйләргә чакырдылар, бардым. Якушин китапларымны йотлыгып укуын җит­кереп, аларны таратырга теләге булуын белдерде.

— Басылып чыкканчы язмаларыгыз “сират күпере” аша узадыр?

— Иң элек кулдан язам, аннан компьютер аша үтә, журналист Гөлсәрия апа карап чыга. Диния нәзарәтен­дә фикер алышулар да була. Сәяси хата, ялгышлар  китмәсен өчен кат-кат карыйбыз. Узган ел ахырында кайбер дини басмаларны тыю хакында карар чыгардылар. Экстремистик дип бәя­лән­гән 79 басма  ара­сында минем бер генә китабым да юк.

— Китапларыгызның тыш­лыгы торган саен зә­вык­лы­рак була бара. Бу хезмәт кемнең кулы?

— Сарман егете Муса Гайнетдиновның иҗат җи­меш­ләре алар. Ул Түбән Камада музыкант иде, хәзер  моңнарын рәсемгә төшерә, биш вакыт намазын калдырмый.

— Китап бастыру шактый күп чыгым сорый. Бу мәсьәлә ничек хәл ителә?

— Тәүге китабымны бастыру өчен 5 мең сум түләү­дән башлаган идем. Күбрәк бер басманы саткан акчага икенчесен нәшер итү тәртибендәрәк бара. Соңгы “Ислам против террора”, “Вера — как путь спасения наркомании” китапларын Чаллы шәһәре хакимияте дә җылы кабул итте, аларны бастыруда 100 әр мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтте.

— Сез үзегез яшәгән калада гына түгел, Түбән Камада да дин сабаклары бирәсез, биш вакыт намазыгызны калдырмыйсыз, төр­ле чараларда катнашасыз. Китап  язарга  кайчан өлгерәсез?

— Әтием агач эше белән мавыга иде. Бу шө­гыль мин­дә дә кызыксыну уяткач, станок алдым. Никтер әлегә барып чыкмады, күңел китап язарга тартылды. Халыкны иманлы итү саваплы эш. Мин кичләрен тынычлыкта эшләргә яратам, шул чакта илһам килә.

— Белүемчә, кассета, дисклар да яздырасыз. Сезнең шигырь юлларына иҗат ителгән җыр да бар. Солтан Шиһапов башкаруында Кол Шәриф мәчете турындагы җыр бик матур яңгырый.

— Кассеталар күп чыкты. Мөнәҗәтләрдән торган ике диск  тыңлаучыларга барып иреште.

Заманнан артта калырга ярамый. Тәрбия, гыйлемлелек һәр юнәлештә үсәргә  тиеш.


Рәшидә АХМИРОВА
Ирек мәйданы
№ 10 | 14.03.2008
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»