поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
10.05.2015 Җәмгыять

Фәкыйрьләрне кем санады икән?

Ел башында матбугатта хәзерге тормышыбыз өчен сөенерлек статистика мәгълүматлары күренеп киткән иде. Ничек сөенмисең ди инде, фәлән ел саен кабатланып торган кризиска карамастан, соңгы 11 ел эчендә илебездәге ярлылар саны өч тапкырга кимегән ләбаса. Республикабыз башкаласы Казан өчен аерата сөенерлек: Русиядәге иң бай тормышлы биш шәһәр исемлегенә керткәннәр аны.

Безнең Чаллы шәһәренә тыйнаграк бәя биргәннәр-бирүен, нибары 21нче урын гына тәтегән. Шулай да канәгатьләнерлек, чөнки берничә йөз шәһәр арасында мондый урын биләү теләсә-кайсы шәһәргә тәтеми.

Әлеге статистика мәгълүматларын укуы кызык булса да, баш миен бер уй тинтерәтә башлый – илдәге фәкыйрьләрне кем, ничек санады икән? Әйтик, мин яшәгән подъездда 15 фатир, ә мин шуларның кайсы ярлы да, кайсы бай икәнен һич кенә дә әйтеп бирә алмаячакмын. Ә монда бөтен илдәге фәкыйрьләрне санап чыгарга кирәк, әле бер генә тапкыр да түгел бит, исәп-хисапны 11 ел буе алып барганнар.

Баш ватып утыра торгач, үзебезнең мәхәллә буенча гына фикерли башлыйм. Узган ел мәхәлләбез тирәсендә бик нык фәкыйрьләр исемлегенә кертердәй биш кеше йөргән иде. Аларның икесе сукбай, иртән-иртүк подъездлар каршындагы чүп-чар бакларында актарынып чыгалар. Өчесенең исә яшәр урыннары бар, күрәсең, алары бераз соңрак пәйда була. Өчнең берсе – хатын-кыз. Бу өчлек сукбайлар шикелле чүп-чар багында казынмый, ә үткән-сүткән кешедән, кулын сузып, акча өмет итә. Дөресрәге, күбрәк өчлекнең хатын-кызы теләнә. Тамаклары ачтыр дип әйтерлек түгел, чөнки кулларына җитәрлек сумма керүгә үк, алар якындагы кибеткә баш төзәтергә китәләр. Беркайда да эшләмәгәч болар барыбер дә хәлле кешеләр исемлегенә керә алмый инде, кесәсендә акчасы юк кеше фәкыйрь булмый кем булсын?
 
Илдә ярлылар кими икән, әлеге төркемдәгеләрнең саны быел бераз кимергә тиеш кебек югыйсә, ләкин безнең мәхәлләнең хәер сорашучылар төркеме, моны инкарь итеп, киресенчә, арту ягына гына авышты. Болай да күз көеге булып йөргән төркемгә быел тагын берничә кеше өстәлде. Шуларның икесе әле былтыр гына да эшләп йөри иде. Икенең берсе – ике метрга якын гәүдәле ирнең кулы эш белми дип әйтеп булмый, берничә ел элек су торбаларын алыштырып эшләп йөрде. Быел инде аның эшләгәне күренми, вакытын иртәдән кичкә кадәрле кибет тирәләрендә киләп-сарып уздыра. Моңарчы ничә еллар ишегалды себерүче булып эшләп йөргән ханым да эшсез ахры хәзер, ул да, әнә, шул мәхәлләдәге кибетләр тирәсендә әйләнгәләп йөрүчеләр төркемендә күренгәли башлады. Билгеле инде, кибет тирәсендә киләп-сарып йөргән өчен генә акча түләмиләр, очраклы керемгә, таныш-белештән соранып алган вак-төяк сумнарга өмет итәләр алар. Болар да тормыш төбенә, фәкыйрьлеккә төшеп баручылар.
 
Атнаның берничә көнендә шәһәрнең бүтән мәхәлләләреннән килгән “гастролерлар” да күренгәләп ала. Бала рәсеме тотып кибет төбенә килеп басучы ханым байтак еллар инде кулын сузып акча теләнә. Мин аны шәһәрнең башка мәхәлләләрендә дә очратканым бар. Гаеп итеп булмый, бәлки әлеге ханымның, чыннан да, матди ягы бик начардыр. Бер әби дә ияләште мәхәлләбезгә. Күзлегенең бер пыяласы ягына һәрвакыт кулъяулыгы кыстырылган була аның. Сүз белән сорамый ул, кулын гына суза. Кулына вак акчалар салып китүчеләр булгалап тора. Халык йөри торган сукмак буенда, график буенча диярсең, хәер сорашучы әллә кемнәр күренгәләп китү дә гадәти күренеш хәзер.
 
Мин боларны халыкның тормышы яхшыруы турындагы статистика мәгълүматлары белән килешеп бетмәгәнгә күрә язам. Әнә, азык-төлек кибетләренә кадәр бушап калды хәзер, эшләп йөргән кеше дә анда керергә бик атлыгып тормый, чөнки әйбер бәяләре нык күтәрелде, ә хезмәт хакы бер урында таптанса бер хәл, әле кимү ягына авыша бара. Халык бай яши башлады дип, нигә кешеләрнең күзенә төтен җибәрергә?
 
Шулай да фәкыйрьлек нәрсә соң ул? Социологик сорашулар барышында халыкның 85 проценты бик тә начар туклану – фәкыйрьлекнең бер билгесе, дип белдергән. Шулай ук торак шартларының хәл ителмәве, эшсезлек, кыйммәтле дарулар сатып алып булмау, яхшы табиб ярдәмен ала алмау, сыйфатлы өс һәм аяк киеме сатып алу мөмкинлеге булмау, балаларны тиешле шартлар тудырып үстерүгә, тәрбияләүгә, белемле итүгә акча җиткерә алмау кебек шартлар да фәкыйрьлек билгесе икән. Балалары саны өч һәм аннан артыграк гаиләләрнең яртысы ярлылар категориясенә күчә дип фикер йөртүчеләр дә җитәрлек. Гаиләдә даими рәвештә дәвалауга мохтаҗ авырулар булу да, даруларга, дәваларга, махсус туклануга зур чыгымнар таләп ителү сәбәпле, фәкыйрьлек чиген атлап чыгарга ирек бирмәвен һәркем аңлап тора.
 
Шулай да фәкыйрьлек турында төгәл генә әйтеп булмыйдыр, кем ничек уйлый бит. Илдәге ярлылар санын да беркем дә, беркайчан да төгәл генә санап чыга алмаячак. Кеше тормышы өчен иң мөһим факторлар – баш өстеңдә түбә булу, тормыш алып барырлык хезмәт хакы түләнә торган эшкә йөрү, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ашарыңа аш, киенергә киемең булу. Ходай шулардан аермасын. Ә фәкыйрьлек терминына килгәндә, ярлы үзен – бай итеп, бай исә ярлы итеп тә тоярга мөмкин. Монысы һәркемнең үз тормышы турында ничек фикер йөртүенә бәйле. 

Җәүдәт ХАРИСОВ
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»