поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
23.03.2015 Җәмгыять

“Колхозник” тамгасы шәһәр кешесенә дә тагыла

Зәвыксыз, ямьсез киенгән кешегә гадәттә “колхозник” тамгасы сугыла, авыл кешесенә генә түгел, киенә белмәүче шәһәрнекенә дә тагыла бу кушамат...

Беркөнне Беренче каналдагы “Голос. Дети” тапшыруы карап, балаларның сәләтләренә сокланып утырам. Шунда миллионлаган тамашачылар каршында күлмәктән һәм ...кроссовкидан җырлаган кыз баланы күреп, җыр тыңлау гамем җуелды. Ни дип аңларга моны? Зәвык дигән нәрсә кайда? Бу бит зур проект, шоу-программа! Клубта эшләгәндә авыл сәхнәсенә кроссовки киеп чыккан кыз бала күрмәдем мин. Колхозда эшләп, тере акча күрмәгән ата-ана, бурычка булса да акча табып, баласының өс киеменә туры килгән аяк киеме алып кигезә иде. Әллә җырлау гына сәнгатьме, матур киенә белү дә үзенә бер сәнгать ләбаса! Юккамыни, зәвык белән киенүне илкүләм хәл итү дәрәҗәсенә күтәреп, “Модный приговор” ише телетапшырулар әзерлиләр. Ә шул ук вакытта, зур сәхнә тирәсендә, сәнгать үзәгендә кайнаучылар, гади генә нәрсәләрне аңламыйчамы, әллә аңлапмы – үтәмиләр. Спорт мәйданчыгы белән сәхнәне бутамасыннар инде, кем әйткәндәй, колхозник булмаган башлары белән! Ун минутлык чыгышка яратып кигән кроссовкидан аерылып торып буладыр бит?!

Зәвыкны бернигә санамаган кеше кызганыч та соң! Әллә ни тырышлык та таләп ителми югыйсә, бары тирә-яктагыларны һәм үзеңне хөрмәт итеп, урынына күрә киемен сайлый белергә генә кирәк. Артык чыгым тотмыйча, гади киемнәр киеп тә зәвык сакларга мөмкин ләбаса.
 
Авыл җирендә дә үтә нечкә зәвык белән киенүчеләр була, әмма алар, ни кызганыч, “ак карга” кебек күренәләр. Пончо дигән кием модага кергән елларда минем дә бик тә киясем килгән иде шуны, ләкин “ак карга” булудан тайчындым. Хәер, миңа килешмәс тә иде. Раушания Шәяхмәтова язгандай, минем кебек “кырыклы такталар”га пончо атлаган саен, уңга-сулга бәргәләнеп, килбәтсез кыяфәт ясар иде. Үз гәүдәң төзелешенә туры килгән киемнәр генә матур, ыспай күренә шул. Тик барыбер авыл кешеләре, шәһәрнекеләрдән аермалы буларак, киясе килгән киемнәрен кия алмыйлар. Бервакыт ике яктан пампушкалары асылынып торган соңгы модалы чәшке бүрек алып кидем. Кибеттә чират торган арада да өлкән яшьтәге апалар минем пампушкаларымны әллә ничә кат: “Бу нәрсә? Үзең тактыңмы?” – дип тоткаладылар. Өч көн пампушкалар тоттыртып “ләззәтләндергәч”, дүртенче көндә эчкә тыгып кидем. Аннан: “Кая теге матур йомры нәрсәләре, кисеп алдыңмыни?” – дип аптыраттылар. Шуннан соң, чынлап та, кисеп алдым – бүтәнчә мөмкин түгел иде...
 
Шәһәр урамнарында, мода артыннан куам дип, киресенчә, зәвык югалтучылар да, иң кадерле нәрсә – сәламәтлекләрен аямаучылар да күп. Зәһәр салкын беркөнне районга баргач, шофер егет белән машинада кызның эштән чыкканын көтәбез. Тәрәзәдән үткән-сүткәнне карап утырам. Ерактан килүче соңгы модалы киенгән бер кызга игътибар итми мөмкин түгел: әйтерсең, җилкенеп яшьлек үзе килә! Күңелне куаныч биләде! Якынлаша торгач, кызның нечкә үкчәле нәфис итекләреннән өстәрәк, капрон колготки аша, йомры тез башлары, кыска итәктән матур бот тарафлары, кендек турыннан курткасы, ялан баш булуы яхшы шәйләнде. Ул якынлашкан саен күңел кителә барды: “И-и, чибәркәй, дистә елдан җылы көндә дә мамык шәлгә төренеп йөрүче чирләшкә буласың бит болай”, – дигән уй басты. Шоферымның да күзе шунда икәнен чамалап, өйләнмәгән егет янында яшьләрчә сүз әйтергә кирәк таптым: “Чибәр кыз!” – дидем күз кысып, янәсе, әллә кая карап йөрмә. Егет күз кырые белән тагын бер кат карап алды да: “Без мозга!” – диде...
 
Шулай шул, зәвык белән, мода белән киенү өчен урынын һәм вакытын исәпкә алырга кирәк. Аннан без, урта яшьләрдәге хатыннар да, яшәрәсе килепме, яшьләрчә киенәбез кайчак. Яшьне дә исәпкә алып киенергә кирәк шул. Урта яшьтәге шактый юан хатыннарның шорты кигәненә, сыланып торган джинсы-футболкалары аша май катламнарын санарга мөмкинлек бирүләренә сәерсенеп карыйм. Матурлык белән зәвык икесе бергә туры килгәндә генә чын мәгънәсендәге гүзәллек туа шул. Шунысын да язмый мөмкин түгел: кайчак киноларда күз явын алырлык чибәр артистлар тискәре роль уйныйлар һәм шуның белән киемнәренең дә, үзләренең дә матурлыклары күренми үк башлый. Шуннан әйтеп кара тышкы матурлыкка эчке матурлыкның бер катнашы юк дип. Һәр нәрсәдә гармония бар шул.
 
Чәшке туннардан, биек үкчәле итек-туфлиләрдән кәс-кәс атлап шәһәр хатыннары, шул хатыннар янында тел-теш тидермәслек киемдә ирләр ялларда авылга кайтып төшәләр. Ыгы-зыгылы таш каладан арынганга сөенепме, әллә купшылыктан туепмы, ата-бабадан калган иң иске, ямаулы киемнәрне киеп (каян табалар диген!) урамга чыгалар. Кышын кар көрәгән булып, җәй көне капка төбе себергәндәй итеп, әллә кайчан күрмәгән таныш-белешләрен очратып, бөтен кеше үтеп-сүтеп йөри торган урам уртасында, бакча карачкысына кигезәрдәй шул киемнәре белән “урам күрке” булып, әллә ни вакыт басып торалар. Без, авыл кешеләре, гомерлек “колхозник” тамгасы сугылса да, кибеткә чыкканда да кадергә кия торган киемнәребезне киябез. Бу тәртипкә әби-бабайларның да күпчелеге буйсына. Берничә ел элек шәһәрдән күченеп кайткан хатынның һәр ишек төбендә диярлек була торган тапталган дежур башмак белән ел әйләнәсендә кибет, почта ише җирләргә килүен һич аңлый алмыйм. Әллә соң “ярамаган тагын авылда” диюме бу?!
 
Зәвык сүзенә сүзлектә нинди аңлатма бирелгән икән дип карадым. “Зәвык – матурлыкны, гүзәллекне тоя белү, әйберләргә эстетик бәя бирә белү сәләте; ләззәт, рухи рәхәтлек, кәеф, хозур” диелгән. Әйе, “Голос. Дети” тапшыруындагы балаларның киенү рәвешен дә дөрес тәнкыйтьлим икән. Чынлап та, музыка дигән бөек сәнгатьне тоемлаган кеше ничек зәвыкны тоя белми икән ул? Ә бит шуны күргәч, рухи рәхәтлек җуела. Әллә соң мин искечә – авылча уйлыйммы? Заманча тамашачылар зәвыгы шулай булып, әллә талант ияләре шуңа яраклашалармы? 

Гүзәл ГАЛЛӘМОВА
Татарстан яшьләре
№ 9 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»