поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
06.02.2015 Җәмгыять

70 ел элек булган аулак өй

ТНВдан “Аулак өй” тапшыруын караганда 70 ел элек булган аулак өй искә төште. Сугыш туктаган ел иде. Көз көне. Дус кызым Асиянең әнисе башка авылга кунакка киткән. 13 яшьлек Асия мине, 11 яшьлек кызны, әнидән сорап, үзләренә кунарга алып китте. Ул әнисе белән генә яши, әтисе сугышта үлеп калган. Үсмер кызлар аның әнисеннән аулак өй ясарга рөхсәт алып калганнар.

15-17 яшьлек шул кызлар кабакка арпа ярмасы кушып, бәлеш пешерделәр. Кич җиткәч, аулак өйгә аларның егетләре – яңа гына мыек чыга башлаган үсмерләр килде. Уен, җыр-бию, күңел ачу башланды. Без Асия белән сәке түренә менеп утырып, кызык карыйбыз. Мине дә уенга тарттылар, җырлаттылар, биеттеләр. Малай-егетләр арасында гармунчы да бар, билгеле (без яшь чакта гармун уйнарга өйрәнүче егетләр күп иде, хәзер генә ул гитара дип аталган, фанер кисәгенә кыллар тезелгән нәрсәне чиртәләр). Уеннан туктап, бәлеш ашарга утырдылар, ишек бикле. Ишегалдын, капка төбен малайлар сырып алган (ул чакта “оя” саен 6-7 бала бит), өйгә керергә телиләр, әмма аларга керергә рөхсәт юк, билгеле.

 
Бәлеш ашалып беткәч, урамда малайлар тавышы тынды һәм хуҗа кызы Асия, ни булды икән дип, ишегалдына чыгып китте. Аннан кычкырып елап килеп керде. Карасак, малайлар нәзегрәк бүрәнәләрдән тезеп ясалган өйалдын сүтеп, урам буйлап тезеп киткәннәр, түбәсе генә калган. Егетләр: “Елама, Асия, төзеп куябыз аны”, – дип, чыгып киттеләр. Кызларга чыкмаска куштылар. Бераздан өйалды үз урынына “килеп утырган” иде. Егетләр теге малайларны тотып, үзләреннән үк төзеттергәннәр һәм бүтән андый шуклык эшләмәскә ант иттергәннәр икән. Уен-көлке аннан соң да дәвам итте әле. Төнге унбердә таралдылар – “норма” шулай куелган иде.
 
Элекке аулак өйләр бик кызык, күңелле була, анда йөзек салыш, күзне бәйләп, кешене кулыннан тану, йолдыз санарга чыгу, төрле җыр-бию оештырыла иде. Яшьләр шул рәвешле күңел ачып, авыр тормышларын җиңеләйткәннәрдер инде. Кызларның да, егетләрнең дә аякларында чабата, күбесенең күлмәкләре ямаулы һәм моңа берсенең дә исе китми, чөнки барысы да бер чама иде...
 
Ул вакыттагы теге шук малайларга хәзер 80-85 яшьләр тирәсе инде. Кайберләре бәлки исәндер, хатым басылып чыкса, искә алып көләрләр. Аулак өйдәге бу хәл элекке Тәкәнеш районы, Алгай авылында булды. 

Әлфия ХӘБИБУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 1 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»