поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
26.10.2014 Мәдәният

«Минем исемем Кызыл»га музыканы илкүләм танылган композитор Сергей Жуков язган

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының “Минем исемем Кызыл” премьерасына музыканы Россиянең танылган композиторы Сергей Жуков иҗат итте. Искәртеп үтәбез, “Нобель премиясе” лауреаты, төрек авторы Орхан Памукның легендар романы буенча спектакльнең премьерасы 7 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә театрның зур сәхнәсендә була.

Сергей Жуков – Мәскәүдә яшәп иҗат итүче композитор, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең композиторлар берлеге әгъзасы – режиссер  Максим Кальсин белән берлектә беренче мәртәбә эшли. Композитор бу спектакль өчен махсус 12 музыкаль тема иҗат итте. 

«Башта без күрешеп бик озаклап сөйләштек. Сергей Викторович романны укып чыкты. Бу әсәр аңа нык тәэсир иткән. Җәй көне мин аның янына Мәскәүгә янәдән бардым һәм озак әзерлектән соң гына ул спектакльгә музыка язарга кереште. Ул иҗат иткән әлеге музыка искиткеч.  Һәр персонажның үз лейтмотивы, үз музыкаль темасы», - дип сөйли Максим Кальсин.
 
Сергей Жуковның яздырылган музыкаль әсәрләреннән кала, спектакльдә тере музыка да яңгыраячак. Композитор сайлап алган профессиональ музыкантлар милли уен коралларында уйнаячак: саз, кеманча, бәрмә кораллар.  
 
«Сәхнәдә музыкантлар Жуков музыкасын һәм, шулай ук, импровизация ясап та уйнаячаклар. Спектакльдә милли уен кораллары арасында көнчыгыш музыкасы рухына якын торган гобой уен коралының яңгыравы, миңа калса, аеруча да кызыклы», - ди спектакльнең режиссеры.
 
Искәртеп үтәбез, “Минем исемем Кызыл” спектакленең премьерасы 7 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының зур сәхнәсендә. Бу - күренекле заман язучысы Орхан Памук романының Россиядә, ә бәлки, бөтен дөньяда спектакль буларак беренче мәртәбә куелышы. Спектакльнең режиссеры – Магнитогорск драма театрының баш режиссеры, легендар режиссер Кама Гинкасның укучысы Максим Кальсин. Спектакльдә труппаның әйдәп баручы артистлары катнаша: Илдус Габдрахманов, Радик Бариев, Әзһәр Шакиров, Алсу Гайнуллина, Айдар Хафизов, Нәфисә Хәйруллина һ.б. 
 
Белешмә:
Сергей Жуков 1951 елны туа. Житомир  музыкаль училищесын тәмамлый. 1978 елда Мәскәү Дәүләт консерваториясенең композиция классын, ә 1980 елны – ассистентура-стажировкасын тәмамлый. 
 
Композитор иҗатының үзенчәлеге –барлык жанрларда да эшли алуында. Аның сәнгать багажында балетлар, симфонияләр, концертлар, кантаталар, оратория, мюзикл, камера музыкасы, вокал музыкасы, хор өчен язылган әсәрләр, театр һәм кино өчен иҗат ителгән музыка, мультимедия проектлар, балалар өчен музыка. 
 
СССР Композиторлар берлеге әгъзасы (1980), РФнең Атказанган сәнгать эшлеклесе (2007).
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»