поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ТУКАЙ ГАБДУЛЛА

(1886–1913)

Татар халык шагыйре, бөек классигыбыз, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына нигез салучы Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев) 1886 елның 26 апрелендә элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте (хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы) Кушлавыч авылында дөньяга килә. Кечкенәдән ятим калган Габдулла, кулдан-кулга йөреп, балачагын Сасна, Өчиле, Кырлай авылларында уздыра. Башлангыч белемне Кырлай авылы мәдрәсәсендә ала.

1895 ел башыннан булачак шагыйрь Җаек (хәзерге Уральск) шәһәрендә яшәүче туганнары гаиләсендә тәрбияләнә. Биредә ул «Мотыйгия» мәдрәсәсендә укый. Татар халык иҗатын һәм язма әдәбиятын җентекләп өйрәнә. Гарәп, фарсы, төрек, рус һ.б. халыкларның әдәбиятлары белән таныша. Рус теле аркылы Көнбатыш классик әдәбияты казанышларын үзләштерә. Үзе дә беренче шигырьләрен иҗат итә. Типографиядә, газета-журнал редакцияләрендә эшли. Җаектагы әдәби-мәдәни хәрәкәт Тукай тормышында хәлиткеч роль уйный. 1905 елгы революция дулкыны белән әдәбиятка килеп кергән әдип монда җәмәгать эшлеклесе, журналист, тәрҗемәче һәм шагыйрь буларак формалаша.

1907 елның көзендә Тукай Казанга кайта. «Яшен», «Ялт-йолт» журналларын чыгаруда катнаша. Киеренке, җанлы иҗади-рухи тормыш эчендә кайнау бөек талант һәм олы шәхес иясе булган шагыйрьгә татар халкы тормышын бөтен тулылыгында гәүдәләндерү мөмкинлеге бирә, шигърияте XX йөз башы татар поэзиясен моңарчы күрелмәгән тизлек һәм сәнгати камиллек белән яңа юнәлештә үстереп җибәрә. Реалистик һәм романтик рухтагы киң сулышлы шигырьләрендә Тукай шагыйрьнең җәмгыятьтәге ролен бик югары бәяли («И, каләм!», 1906; «Мөхәрриргә», 1907), туган телгә, туган җиргә мәдхия укый («Шүрәле», 1907; «Пар ат», 1907; «Туган тел, 1909 һ.б.), хатын-кызларның хокукларын яклап чыга («Татар кызларына», 1906; «Хатыннар хөррияте», 1909), социаль һәм милли изелүдән азат булган җәмгыять турындагы фикерләрен белдерә («Хөррият хакында», 1905; «Китмибез!», 1907). Шагыйрь «Сорыкортларга» (1906), «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр» (1907), «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» (1908) кебек сатирик әсәрләрендә һәм публицистикасында самодержавиене, феодаль-патриархаль яшәешне, яшәештәге һәртөрле искелек калдыкларын, иске тип мәдрәсәләрне һәм кадимчеләрне, әхлаксызлык күренешләрен тәнкыйтьли; «Сайфия» (1911), «Әхлаксызлык» (1912) шигырьләрендә байлык һәм хәерчелек арасындагы социаль каршылыкларны күрсәтә. Тукай татар реалистик тәнкыйтенә нигез сала («Тәнкыйть кирәкле шәйдер», 1907). И.Крылов мәсәлләрен, Байрон, Гете, Гейне, Шиллер, А.Пушкин, М.Лермонтов шигырьләрен ирекле тәрҗемә итә һәм назыйрәләр яза. Ул шулай ук татар балалар әдәбиятына нигез салучыларның берсе. Тукай татар һәм төрки телле халыклар әдәбиятларында Европа тибындагы реализм һәм романтизм ысулларын үзләштерүгә үзеннән зур өлеш кертә. Әдип татар халкының сөекле шагыйренә әверелә. Тормышы һәм иҗаты бөтен татар әдәбияты үсешенә бүген дә үзенең шифалы йогынтысын ясап тора.

Октябрь инкыйлабына кадәр үк инде әсәрләре аерым китап булып татар телендә барлыгы илле биш тапкыр (шулардан утыз өч исемдәгесе шагыйрьнең үзе исән чагында) 110000 нөсхә тираж белән басылалар. Алар рус һ.б. дистәләрчә дөнья телләренә тәрҗемә ителә.

Тукайның тормышы һәм иҗаты турындагы әдәбиятны 1907 елдан башлап бу көнгә кадәр чыккан матбугатта бик күп очратырга мөмкин: аерым китап-җыентыкларда, газета-журнал битләрендә меңләп мәкалә һәм истәлекләр басыла. Татар телендә генә дә Тукайга багышланган берничә йөз шигырь, поэма, роман һәм пьеса языла.

Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә Казанда үпкә авыруыннан вафат була, Яңа бистә зиратында җирләнә.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кызыклы шәкерт: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 12 б. – 30000 д.
Су анасы: әкият-поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 10 б. – 42000 д.
Шигырьләр. Әкиятләр. Поэмалар / төз. Р.Башкуров. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 511 б. – 30000 д.
Әсәрләр: 4 томда / төз., искәрмә, аңлатмалар авт. Р.Гайнанов; кереш сүз авт. С.Хәким. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975–1976. – 11000 д.
1 т.: шигырьләр, поэмалар (1904–1908). – 1975. – 431 б.
2 т.: шигырьләр, поэмалар (1909–1913). – 1976. – 400 б.
3 т.: мәкаләләр, хикәяләр, мәсәлләр. – 1976. – 447 б.
4 т.: мәкаләләр, очерклар, фельетоннар, хатлар (1902–1913). – 1976. – 431 б.
Әсәрләр: 5 томда / төз., искәрмә, аңлатмалар авт. Р.Гайнанов; кереш сүз авт. Г.Халит. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985–1986.
1 т.: шигырьләр, поэмалар (1901–1908). – 1985. – 408 б. – 20000 д.
2 т.: шигырьләр, поэмалар (1909–1913). – 1985. – 400 б. – 20000 д.
3 т.: мәкаләләр (1904–1906). – 1985. – 392 б. – 15000 д.
4 т.: проза, публицистика (1907–1913). – 1985. – 352 б. – 15000 д.
5 т.: истәлекләр, юлъязмалар, хатлар, мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – 1986. – 368 б. – 12000 д.
Эш беткәч, уйнарга ярый: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 22 б. – 18000 д.
Шигырьләр, әкиятләр, поэмалар: сайланма әсәрләр / төз. Р.Даутов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 255 б. – 30000 д.
Сайланма әсәрләр: 2 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 3000 д.
1 т.: шигырьләр, поэмалар / төз. Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – 271 б.
2 т.: мәкаләләр, истәлекләр, хатлар / төз. Э.Галимҗанова, З.Шәйхелисламов, З.Рәмиев. – 383 б.
Шүрәле: әкият-поэма / төз. Ф.Әхмәтова-Урманче, Р.Корбан. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 100 б. – 5000 д.
Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш: поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 31 б. – 3000 д.
* * *
Сагыныр вакытлар = Незабываемое время: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 2006. – 207 б. – 3000 д. (На татарском и русском языках.)

* * *
Стихи и поэмы / пер. с татар. – М.: Гослитиздат, 1946. – 375 с. – 25000 экз.
Стихи, поэмы и сказки / под ред. М.Львова, Р.Башкурова; пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1958. – 275 с. – 10000 экз.
Избранное: стихи, поэмы, сказки / сост. М.Садри; пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1969. – 420 с. – 50000 экз.
Стихотворения и поэмы: автобиографическая проза / пер. с татар. В.Думаевой-Валиевой. – М.: Инсан, 2003. – 159 с. – 3000 экз.
Избранное: стихи, поэмы / сост. Г.Хасанова, С.Малышев; пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2006. – 192 с. – 3000 экз.
Габдулла Тукай: избранное / пер. с татар. В.Думаевой-Валиевой. – Казань: Магариф, 2008. – 223 с. – 3000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Тукай турында замандашлары / төз. С.Исәнбай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 256 б.
Хәким С. Г.Тукай: шагыйрьгә 90 яшь тулу уңае белән. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 13 б.
Тукай турында хатирәләр / төз. И.Нуруллин, Р.Якупов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 192 б.
Нуруллин И. Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 304 б.
Рәсүлева З. Тукай эзләреннән. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 141 б.
Тукай турында истәлекләр / төз. И.Нуруллин, Р.Якупов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 256 б.
Әгъзамов Ф. Тукай – журналист. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 271 б.
Коллектив. Мин Тукайга киләм: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 192 б.
Габдулла Тукай: тормыш һәм иҗат елъязмасы / төз. Ә.Алиева, Ф.Ибраһимова, Н.Юзиев – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 269 б.
Тукай...: Дөнья халыклары Тукай турында / төз. Р.Акъегет. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 222 б.

* * *
Слово о Тукае: писатели и ученые о татарском народном поэте / сост. комментарии Ф.Зулькарнаева. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. – 431 с.
Нафигов Р. Тукай и его окружение. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. – 208 с.
Габдулла Тукай: фотоальбом / сост. З.Баширов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2006. – 303 б. (На татарском и русском языках.)

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»