поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

СҮНЧӘЛӘЙ СӘГЫЙТЬ

(1889–1937)

Татар поэзиясе үсеше тарихында үзенчәлекле эз калдырган шагыйрь һәм тәрҗемәче Сәгыйть Сүнчәләй (Сәгыйть Хәмидулла улы Сүнчәләев) 1889 елның 14 (иске стиль белән – 2) августында элекке Саратов губернасының Хвалын өязе Иске Мастак авылында ярлы крәстиян гаиләсендә туа. 1891 ачлык елында аның әтисе, гаиләсен алып, Әстерхан шәһәренә күчеп китә һәм 1910 елга кадәр шунда яши. Алты яшеннән унбиш яшенә чаклы Сәгыйть Әстерхандагы «Ваһабия» мәдрәсәсендә укый һәм яшьтән үк революцион-демократик хәрәкәткә тартыла. 1905–1906 елларның җәй айларында ул Казандагы Учительская школада укучы агасы Шәрифҗан белән бергә, татар теленә тәрҗемә итеп, гектографта ишәйтелгән революцион эчтәлекле прокламацияләр һәм сул фикерле брошюралар таратыша. Шул ук вакытларда Әстерханда татар телендә чыга торган «Борһане тәрәкъкый» газетасы битләрендә үзенең кечкенә-кечкенә мәкаләләре һәм хәбәрләре белән дә катнаша башлый.

1906 елның көзендә яшүсмер егет Казанга килә һәм бер ел Шакирҗан Хәмиди мәдрәсәсендә укуын дәвам иттерә, аннары янә бер ел Учительская школада укый. 1908 елның кышында экстерн тәртибендә укытучылыкка имтихан тотканнан соң, С.Сүнчәләй 1915 елга кадәр Пермь губернасының Гәйнә башкортлары яшәгән Сараш һәм Солтанай авылларындагы земство мәктәпләрендә рус теленнән балалар укыта. Шунда эшләгәндә әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. 1908 елда аның Казанда «Күл – күз яше» дигән башкорт легендасы һәм «Кавказ әсире», «Ильяс» (Л.Толстой) исемле беренче тәрҗемә китаплары басылып чыга. 1909 елдан башлап Казан, Оренбург, Әстерхан көндәлек матбугатында яшь шагыйрьнең күп кенә оригиналь шигырьләре дә дөнья күрә. 1911 елда Г.Тукай белән танышу һәм үзара якын дуслык мөнәсәбәтләре урнашу С.Сүнчәләйнең шагыйрь буларак үсүенә шулай ук уңай йогынты ясый. Алар берничә ел бер-берсе белән хатлар алышып яшиләр, Г.Тукай аңа дусларча киңәшләрен бирә тора, ә 1911 елда С.Сүнчәләйнең Байроннан алып тәрҗемә иткән «Шильон мәхбүсе» поэмасы басмасына кереш сүз яза. Шушы ук елларда яшь шагыйрьнең Г.Тукай шигърияте рухында халыкка хезмәт итү, изелгәннәргә ирек теләү хисләре белән сугарылган «Төрле шигырьләр» (1912), «Сәгыйть Сүнчәләй шигырьләре» (1913) дигән мөстәкыйль җыентыклары һәм янә бер күләмле тәрҗемәсе – Г.Гейненың «Альмансор» («Әл-Мансур», 1913) поэмасы басыла.

1915 елда С.Сүнчәләй, укытучылык хезмәтен ташлап, Уфага күчеп килә һәм 1917 елга кадәр шәһәр китапханәсендә үзе оештырган татар китаплары бүлеге мөдире булып эшли. Шигырь язудан тыш ул бу чорда драматургиядә дә көчен сынап карый: «Төш», «Мансур» исемле бер пәрдәлек пьесаларын яза. Ә 1917 елгы Февраль һәм Октябрь вакыйгаларын мәшһүр «Марсельеза» җыры тәрҗемәсе һәм «Хөррият җырлары» исемле шигъри җыентыгы белән каршылый.

1917–1918 елларда С.Сүнчәләй Уфада чыккан «Авыл халкы» һәм «Көрәш» исемле газеталарда эшли. 1918 елның ахырында ул Казанга күчеп килә һәм берара «Кызыл Армия» газетасы редакциясендә хезмәт итә. 1919 елда аны РКП(б) сафларына әгъза итеп алалар. Шул ук елда, халыкара пролетариат гимны «Интернационал»ны татарчага тәрҗемә итү буенча оештырылган конкурста катнашып, ул беренче урынга лаек була.

1919–1922 елларда С.Сүнчәләй Россия Милләтләр Халык комиссариатының Кырымдагы вәкиле, 1923–1926 елларда Башкортстан Мәгариф комиссариатында коллегия әгъзасы һәм сәнгать бүлеге мөдире, аннары Уфа сәнгать музее мөдире булып эшли. 1926 елның ахырында аны Мәскәүгә чакыртып алалар һәм Россия Тышкы эшләр комиссариатының Төркиядәге Измир шәһәре генераль консуллыгына тәрҗемәче итеп җибәрәләр. Анда бер ел эшләгәннән соң, ул янә Уфага кайта һәм 1929 елга кадәр Башкортстан театр-сәнгать техникумында мөдир булып хезмәт итә. Бу елларда әдипнең «Ихтилал шигырьләре» (1918), «Революцион шигырьләр» (1919) исемле шигъри җыентыклары, «Тәхетләргә ләгънәт» дигән драмасы (1924) басылып чыга.

С.Сүнчәләй – татар язучылары арасында совет режимы оештырган беренче сәяси корбаннарның берсе. Аны беренче тапкыр әле 1927 елда ук солтангалиевчелектә гаепләп кулга алалар. Ике атнадан гаебен исбатлый алмыйча иреккә чыгарсалар да, шул вакыттан башлап ул даими күзәтү астында яшәргә мәҗбүр була. Озак та үтми, 1929 елның 28 февралендә, ул яңадан кулга алына. Гаепләү шул ук – солтангалиевчелек, милләтчелек. 1930 елның 28 июлендә СССР Югары судының ОГПУ коллегиясе солтангалиевчелектә гаепләнгән җитмеш җиде кешенең егерме берен, шул җөмләдән С.Сүнчәләйне, атарга хөкем итә. Соңыннан, 1931 елның 13 гыйнвар карары белән, атарга хөкем ителгәннәрне ун еллык концлагерь җәзасына алыштыралар. С.Сүнчәләй шул карар нигезендә Соловкига озатыла. Анда ул алты ел буена совет концлагереның бөтен авырлыкларын башыннан кичерә. Әмма «эш» моның белән генә бетми: дәүләт террорының иң кызган чорында Ленинград өлкәсе УНКВДсының 1937 ел 9 октябрендә Соловкида узган күчмә утырышы С.Сүнчәләйне атарга дигән хөкем карары чыгара. Карар шул елның 27 октябрендә Соловки концлагеры территориясендә гамәлгә ашырыла.

Сәгыйть Сүнчәләйнең исеме һәм әдәби мирасы дистә еллар дәвамында халыктан яшерелеп килә. Бары Сталинның шәхес культы фаш ителгәч кенә, 1956 елда, исеме өлешчә акланып, әдәби мирасыннан берникадәре 1961 елда «Сайланма әсәрләр» исеме белән Татарстан китап нәшриятында басылып чыга. Соңгы елларда әдипнең иҗатына игътибар тагы да арта төшә, аның әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлеге турында тәфсилле тикшеренүләр басыла, диссертацияләр языла.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ


Ихтилал шигырьләре. – Уфа: Шәрекъ, 1918. – 16 б.
Революцион шигырьләр (1915–1919). – Казан: Мәркәз Мөселман Хәрби һәйәтенең сәяси бүлеге нәшере, 1919. – 24 б.
Сәгыйть Сүнчәләй шигырьләре (1910–1927). – Казан: Яңалиф, 1929. – 36 б. – 3000 д.
Сайланма әсәрләр: шигырьләр, пьесалар, истәлекләр / кереш сүз авт. Г.Халит. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 112 б. – 6000 д.
Әсәрләр һәм хатлар / төз. З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 367 б. – 1000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА


Ибраһимов Г. Яңа әсәрләр, яңа имзалар вә яшь куәтләр // Г.Ибраһимов. Әдәбият мәсьәләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 86–95 б.
Мәһдиев М. Тукайның садә дусты // Казан утлары. – 1979. – № 8. – 177–178 б.
Мәрданов Р. Тапшырылмаган ядкәрләр // Соц. Татарстан. – 1991. – 31 май.
Мусабәкова Р. ...Мин догада // Казан утлары. – 1999. – № 8. – 171–175 б.
Рәмиев З. Тукай чордашы // Шәһри Казан. – 1999. – 13 авг.
Нурмөхәммәтов Т. Кичке шәһәр моңы // Шәһри Казан. – 1999. – 3 сент.
Мусабәкова Р. Сәгыйть Сүнчәләй иҗатында дини мотивлар чагылышы // Фән һәм мәктәп. – 1999. – № 9–10. – 91–94 б.
Мусабәкова Р. Сүнчәләйнең шигъри «Баб»ы // Идел. – 2005. – № 10. – 44–45 б.
Нәгыймов Н. Тәрҗемәдә беренче тәҗрибәләр // Казан утлары. – 2005. – № 12. – 173–175 б.

* * *
Сафин М. Расчета дыханьем восторжен // Аргамак. – 1999. – № 8. – С. 90–91.
Мусабекова Р. Сагит Сунчелей: судьба и творчество. – Казань: Изд-во Казанского ун-та, 2001. – 292 с.
Нагимов Н. Переводы Сагита Сунчелея из западноевропейской литературы. – Казань, 2006. – 24 с.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»