поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

НУРИЕВ ВАКЫЙФ

Балалар язучысы һәм журналист Вакыйф Вәкил улы Нуриев 1958 елның 17 августында Татарстанның Арча районы Сеҗе авылында туа.

Ул авылда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1975 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Бишенче курста укыганда ук, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. Университетны тәмамлагач, «Яшь ленинчы» газетасы редакциясенә хәбәрче булып килә. Соңрак биредә җаваплы сәркәтип, баш мөхәррир урынбасары вазифаларын башкара. 1987–1990 елларда В.Нуриев – Татарстан китап нәшриятында сәяси-тарихи әдәбият редакциясе мөдире хезмәтендә.

1990 елда В.Нуриевны яңа оешып килгән «Шәһри Казан» газетасына эшкә чакырып алалар. Биредә ул әүвәл бүлек мөхәррире, аннары 1995 елдан 2000 елга кадәр газетаның баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 2000–2007 елларда Вакыйф Нуриев – «Салават күпере» һәм «Сәхнә» журналларының баш мөхәррир урынбасары хезмәтендә. 2007 елдан ул – Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары.

Журналист булу өстенә В.Нуриев матур әдәбият бабында да үзенең иҗади сәләтен күрсәткән каләм иясе. Ул – кече һәм урта яшьтәге балаларга атап язган дистәләрчә хикәяләр авторы. Узган гасырның сиксәненче елларыннан башлап аның хикәяләре көндәлек матбугат битләрендә, башлангыч мәктәпләр өчен чыгарылган уку китапларында, хрестоматияләрдә, күмәк җыентыкларда даими басыла килә. 1991 елда әдипнең Татарстан китап нәшриятында – «Бүре кадәр бүрек», 2003 елда «Салават күпере» китапханәсе сериясендә «Җәйгә кайда рәхәт?» исемле ике хикәяләр китабы нәшер ителә.

XXI гасыр башында Вакыйф Нуриев күләмлерәк әсәрләр иҗат итүдә дә көчен сынап карый. 2006 елда аның бер-бер артлы өч повесте: «Казан утлары» журналында – «Җиденче палата», «Идел»дә – «Карга карагы», «Сабантуй» газетасында «Әбиемә – әфлисун» повестьлары дөнья күрә. 2007 елда алар «Җиденче палата» исеме белән Татарстан китап нәшриятында басылып чыга һәм укучылар тарафыннан яратып кабул ителә.

Ул – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе.

В.Нуриев – 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Бүре кадәр бүрек: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 72 б. – 15000 д.
Җәйгә кайда рәхәт?: хикәяләр. – Казан: «Салават күпере» китапханәсе, 2003. – 15 б. – 12000 д.
Ана догасы: документаль повесть. – Казан: Татарстан Президенты эшләре идарәсе каршындагы мәгълүмат-нәшрият үзәге, 2005. – 72 б. – 100 д.
Җиденче палата: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 287 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Сафина Н. Бүре бүрекле дустым // Сабантуй. – 1991. – 1 июнь.
Сөләйманова С. Ашыгудан ни файда, яки Тишелмәгән кишер // Шәһри Казан. – 1991. – 3 авг.
Гыйльманов Г. «Бүре кадәр бүрек» // Г.Гыйльманов. Заман сүз сорый. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 208 б.
Вәли-Барҗылы М. Чеховны узды мәллә? // Шәһри Казан. – 2006. – 26 дек.
Фәизов Р. Җиденче палатада ил кайгысы // Мәдәни җомга. – 2007. – 15 июнь.
Садә Г. Ул бүген дә балачак илендә // Шәһри Казан. – 2008. – 19 авг.
Сәгъдәтшин К. Балачак илендә кала // Ватаным Татарстан. – 2008. – 28 нояб.
Шәрәфиев Р. Ак күңел һәммәбезгә кирәк // Казан утлары. – 2008. – № 12. – 150–153 б.
Гыйззәтуллин Р. Балачакны сагындырган китап // Сабантуй. – 2008. – 6 дек.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»