поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

МИРИХАНОВ НАЗИФ

ГЫЙБРӘТЛЕ ЯЗМЫШ

Бу истәлек язмалары кемгәдер аерым бер кешенең карьера биографиясе генә булып тоелырга мөмкин. Шулай караганда да оялырлык түгел үзе: карьера да шәп, биография, дә кызыклы гына. Ә инде бу берәүнең гомере татарның уткәнендә эз калдырган шәхесләрдән. XI гасырдан ук сузылган шәҗәрә җебенең дәвамы булуын уйласац, язманың мәгънәви кыйммәте нык арта. Назиф әфәнденең хезмәт биографиясен аңлау өчен дә аңа ошбу шәжәрә аша күз салырга кирәк икән. Яңа гына институт тәмамлаган япь-яшь егет катлаулы шартларда ничек итеп үзеннән күп өлкәннәрнең, тәҗрибәлерәкләрнең ихтирамын казана? Үсеш баскычлары аша ничек шулай йөгереп-атлап утә алган ул? Совет мәктәбе һәм совет вузы биргән белем-тәрбия тәэмин иткәнме моны? Нигә алайса шундый ук мәктәптә укып, автор белән бер ук институтны тәмамлаган кешеләрнең язмышлары башкачарак корыла?

Хикмәт, бәлки, тирән вә көчле тамырлардадыр. Буыннан-буынга. тапшырылган кан аша, нәсел узенчәлекләре аша Гираят бинең олпатлыгы, Хәсәннең үҗәт тырышлыгы, Нугайбикнең гаярлеге, Миргарифанның яңалык һәм хезмәт сөюе, Мөҗәһидәннең булдыклылыгы, еллар-гасырлар аша сузылып, аңа гел ярдәм күрсәтеп торадыр. Җитәкче кеше өчен һич тә артык булмаган күркәм йөз-чырай белән олпат гәүдә—монысы инде һичшиксез әби-бабалары бүләге.

Совет чорында безне шәҗәрә җебеннән кисеп калдырырга, хәтерне корытырга тырыштылар. Тамырларыннан өзелгән бер дуңгәләк—җил-улән сыман җил уңаена теләсә-кайсы тарафка тәгәрәргә әзер милләттәшләребез азмы безнең?

Назиф Мирихановның кечкенәдән ук шәҗәрәләренә ялгануы, соңрак аны мөмкин кадәр шәбрәк, фәнни кимәлдә өйрәнергә омтылуы, соңгы егерме елын Мәскәүдә яшәп тә, татар рухлы балалар үстерүе сокландыра.

Инде шунысын да әйтик: Назиф Мөҗәһидән улы Мириханов хәзер—татар язмышының алгы сызыгында. Ул—Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы хокуклы Вәкиле.

Биографик язмасын укучыларыбызга тәкъдим иткәндә, без аны авторның "Нәсел " дигән икенче бер хезмәтеннән өземтәләр белән "сипләргә " булдык.


Казан утлары №6, 2005 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»