поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МИНШИН МИДХӘТ

Шагыйрь, публицист Мидхәт Миншин (Миңнеәхәт Мөхәммәтша улы Миншин) 1936 елның 26 сентябрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Табигый ки, сугыш алды баласы буларак, ул ятимлек, ачлык-ялангачлыкның барысын башыннан кичереп үсә. Әмма яшьтән үк хезмәттә чыныгу, укуга омтылыш аңа тормыш юлында очраган авырлыкларны җиңәргә, яшәештә үз сукмагын табарга булыша. Җәйләрен колхозда эшләп, кышын укып, 1951 елда туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Студент елларында республика газета-журналларында, «Үсү юлы», «Яшь үрентеләр» кебек күмәк җыентыкларда шигырьләрен бастыра. 1959 елда университетны тәмамлап, Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Буа район газетасына эшкә китә, анда ярты ел чамасы эшләгәч, 1960 елның февралендә Татарстан радиосының Идел аръягы зонасындагы үзхәбәрчесе итеп билгеләнә. Инде шул вакытларда ук җир кешесе мәнфәгатьләрен кайгыртып әзерләгән радиотапшырулары белән ул үзенең исемен киң җәмәгатьчелеккә таныта. 1967 елда аны Казанга, республиканың үзәк радиосына эшкә чакыртып алалар. Казан радиосында М.Миншин берөзлексез утыз биш ел эшли.

1979 елда аның очерклары тупланган «Васыять» исемле китабы, 1982 елда Чүпрәле районының Шәйморза авылында утыз биш ел күмәк хуҗалыкны җитәкләгән сугыш ветераны, СССРның Социалистик Хезмәт Герое Әхмәтгәрәй Әбдриевнең тормыш юлы һәм хезмәт казанышларына багышланган «Башаклар җырлый» дигән документаль повесте (1982) аерым китап булып басылып чыга.

Татар халкының дәүләтчелеген ныгыту, татар теленең иҗтимагый тормыштагы дәрәҗәсен, статусын күтәрү өчен көрәш җәелгән туксанынчы елларда Мидхәт Миншин радиодан «Борчылулар һәм өметләр» дигән тапшырулар алып бара һәм кыюлыгы, еракка карап фикер йөртүе белән халыкның тирән ихтирамын казана. Татар халкының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында борчылулы уйланулары аның 1996 елда «Мәдәни җомга» газетасында басылып чыккан «Күпер» исемле поэмасында үзенең сәнгати чагылышын таба.

Гомумән, халык, ил-җир язмышы турында гамь Мидхәт Миншинның ике гасыр чигендә иҗат иткән әсәрләренең төп идея-эчтәлеген тәшкил итә. «Үлгәннәргә берни кирәкми» драмасы («Хокук һәм хәят» журналы, 1999), «Хуҗа Насретдинның Казанга кайтуы» сатирик шоу-тамашасы («Хокук һәм хәят», 1999), бер пәрдәле «Шайтан котырта» комедиясе («Хокук һәм хәят», 2001), «Картлык белән бәхәс» кыйссасы («Шәһри Казан», 2002), «Муенга асылган таш» повесте («Сөмбикә», 2003), «Каргыш» шигъри повесте («Матбугат йорты» нәшрияты, 2003) – шул идея-эстетик юнәлештәге әсәрләр җөмләсеннән.

М.Миншин юмористик-сатирик хикәяләр, шигырьләр, күренекле композиторлар тарафыннан көйгә салынган җыр текстлары, балаларга махсус атап язылган әсәрләр авторы буларак та билгеле.

Замандашлары, хезмәт кешеләре турында әзерләгән күпсанлы радиоочерклары өчен 1977 елда ул Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләгенә лаек була. Шул ук елны аңа «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
М.Миншин – 1996 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Васыять: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 152 б. – 2500 д.
Башаклар җырлый: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 94 б. – 2000 д.
Каргыш: шигъри повесть. – Казан: Матбугат йорты, 2003. – 87 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Галимова Л. Тормышның үзеннән! // Шәһри Казан. – 2004. – 11 июнь.
Зарипов Х. Хәтердә уелып кала, уйландыра // Мәдәни җомга. – 2004. – 10 сент.
Әхмәтҗанов М. Уйландырырлык әсәрләр // Татар иле. – 2004. – № 40 (окт.).
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»