|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. КӘРИМОВА НӘЗИФӘЯзучы һәм журналист Нәзифә Харис кызы Кәримова (Кашапова) 1947 елның 22 маенда Татарстанның Мамадыш районы Арташ авылында туа. Урта мәктәпне Урта Кирмән авылында тәмамлагач, Алабуга шәһәрендә мәдәни-агарту училищесында (1990 елдан мәдәният училищесы) укый. Училищедан мәдәни-агарту эше белгече дигән диплом алып чыга һәм рәсми юллама белән Минзәлә районы Мәдәният йортына методист итеп җибәрелә, соңрак бу Мәдәният йортының директоры булып эшли. 1969 елдан Мәскәүдә Бөтенсоюз иҗади эстрада сәнгате остаханәсендә (ВТМЭИ) укый, 1972–1978 елларда Уфада Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала. |
Иң күп укылган
|