|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ИЛЯЛОВ РӘМЗИРәмзи Ибраһим улы Илялов 1923 елның 13 декабрендә Башкортстанның Баймак районы Темәс бистәсендә хезмәткәр гаиләсендә туа. 1940 елның декабрендә Яңавыл урта мәктәбен тәмамлагач, Ташкент укчы-бомбардировщик авиамәктәбенә укырга китә һәм 1942 елның 22 апрелендә авиазвено составында самолет штурманы итеп Көнбатыш фронтка җибәрелә. 18 хәрби очыш ясаганнан соң, төнге бомбардировка вакытында Смоленск өлкәсендә бәреп төшерелә. Контузия алганнан соң, ул авиациядән мотоукчылар бригадасына күчерелә. 1942 елда автоматчылар төркеме составында һөҗүм вакытында дошман уты астына эләгә һәм каты яралана. Егерме кешедән өч кенә кеше исән кала. |
Иң күп укылган
|