поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ИХСАНОВА ЛӘБИБӘ

Балалар язучысы Ләбибә Фәез кызы Ихсанова 1923 елның 23 августында хәзерге Киров өлкәсе Вятские Поляны районы Түбән Шөн авылында укытучы гаиләсендә туган. 1941 елда Татарстанның Кукмара район үзәгендә татар урта мәктәбен тәмамлагач, туган авылының җидееллык мәктәбендә ике ел өлкән вожатый һәм, «бер үк вакытта, колхоз кырчылык бригадасында бригадир ярдәмчесе булып эшли. 1943 елда Казанга килеп, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге дәүләт университетының география факультетына укырга керә. Студент елларында каләм тибрәтә башлый — шигырьләр яза, университетта яңа ачылган татар теле һәм әдәбияты бүлеге студентлары белән якыннан аралашып, аларның әдәбият түгәрәкләренә йөри, язучылар белән таныша. Университетның соңгы курсларында ул үзен «өметле язучы итеп таныткан беренче проза әсәрен — «Көмеш елга» исемле повестен иҗат итә. Туган табигать, аның байлыклары һәм шул байлыкларны «өйрәнүче геологларга ияреп сәяхәткә чыккан үсмер малайның мавыктыргыч маҗаралары турында сөйләгән бу повесть нәшриятта басылып чыгу белән (1948) балаларның яраткан китабына әйләнә.

1945 елда Л. Ихсанова КПСС сафына кабул ителә.

1948 елда университетны тәмамлагач, Л. Ихсанова үзен тулысынча әдәби иҗат эшенә һәм журналистикага багышлый. 1948—1950 елларда ул Татарстан радиокомитетында балалар өчен тапшырулар редакторы, 1955—1960 елларда республика балалар журналы «Пионер»да (хәзерге «Ялкын») — баш редактор, 1960—1967 еллар арасында Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә редактор булып эшли. Шушы чорда аның иҗаты да күзгә күренеп активлаша, беренче повесте артыннан «Җир астында Җиде көн», «Якты уйлар», «Нияз», «Нияз мәктәптә», «Тал бөгелә», «Робинзоннар лагеренда», «Саралан малайлары» исемле яңа повестьлары, «Сөйләнмәгән сер», «Тау чәчәге» кебек хикәя җыентыклары басылып чыга. Бу әсәрләрнең һәммәсе дә яшь буынга багышланган булып, автор аларда кызыклы сюжет һәм маҗаралы ситуацияләр аша балаларның уй-хыялларын, романтик омтылышларын сурәтли, укучылар күңеленә тәэсир итәрдәй үзенчәлекле, тормышчан характерлар иҗат итә.

1967—1978 елларда Ләбибә Ихсанова «Казан утлары» журналы редакциясендә җаваплы секретарь булып эшли. Алтмышынчы еллар ахыры һәм Җитмешенче еллар дәвамында язган әсәрләре арасында авторның «Очкын» (1969) һәм «Гөлләр кояшка карый» (1972) исемле повестьлары аеруча игътибарга лаеклы. Вакыйгалары һәм төп геройлары белән үзара шактый тыгыз бәйләнгән бу ике повестьта язучы тарихка мөрәҗәгать итә — Казандагы Октябрь революциясе көннәрен һәм революциядән соңгы көрәш елларын тасвирлый. Л. Ихсанованың аерым әсәрләре рус, украин, эстон, чуваш, башкорт телләренә тәрҗемә ителгән. Ул үзе дә иҗат юлының беренче чорларында тәрҗемә эше белән актив шөгыльләнә. Мәсәлән, рус язучысы Л. Кассильнең «Улица младшего сына» («Кече улның урамы», 1953), чуваш язучысы А. Талвирның «На Буинском тракте» («Буа юлында», 1958) исемле повестьларын татар балалары Л. Ихсанова тәрҗемәсендә укыйлар.

Л. Ихсанова көндәлек матбугатта даими катнаша: тормышның төрле темаларына аның дистәләрчә очерклары, әдәби китапларга рецензияләре һәм балалар әдәбияты проблемаларына кагылышлы күп санлы тәнкыйть мәкаләләре басылып чыга.

Ләбибә Ихсанова ике тапкыр (1965 һәм 1973 елларда) халык депутатларының Казан шәһәр Советына депутат итеп сайланды, 1959—1974 елларда Татарстан Язучылар союзының идарә члены, 1967—1968 һәм 1972—1974 елларда башлангыч партия оешмасы секретаре булып эшләде; берничә тапкыр РСФСР һәм СССР язучылары съездында делегат булып катнашты.

Татар балалар әдәбиятын үстерүдәге һәм журналистика өлкәсендәге хезмәтләре өчен Л. Ихсановага 1972 елда Татарстан АССРның һәм 1983 елда РСФСРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исемнәр бирелде.

Л. Ихсанова—1958 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Көмеш елга: Повесть.— Казан: Татгосиздат, 1948.—36 б. 10 000.
Шул ук.— Казан: Таткитнәшр., 1969.—39 б., ил.— (Мәкт. к-ханәсе). 14000.
Җир астында җиде көн: Хикәя.— Казан: Татгосиздат, 1949.—47 б. 5000.
Якты уйлар: Дуслык турында хикәя.— Казан: Татгосиздат, 1952.—75 б. 7065.
Нияз: Повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1959.—79 б. 7000. Рец.: Әхмәдуллин Ш. Тормыш сулышы.— Сов. әдәбияты, 1960, № 11, 131 — 134 б.
Нияз мәктәптә: Повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1961.—68 б., ил. 8000.— (Мәкт. к-ханәсе).
Сөйләнмәгән сер: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1962.—80 б. 9000. Рец.: Шакир С—Сов. әдәбияты, 1963, № 6, 145—147 б.
Космонавтлар урамы: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1963.—102 б., ил. 11 000.
Тал бөгелә: Повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1964.—76 б. 10 000. Рец.: Ибраһимова Ф. Яшь укучы образы.— Казан утлары, 1965, № 8, 152—154 б.; Рябков Г. Кыю үсмерләр.—Соц. Татарстан, 1965, 18 июнь.
Робинзоннар лагеренда: Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1965.—115 б., ил. 6000.
Саралан малайлары: Повесть.— Төз. 2-басма.— Казан: Таткитнәшр., 1966.—152 б., ил. 15 000.
Тау чәчәге: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1967.—153 б. 14 000.
Ана көндәлеге: Повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1968.— 112 б., ил. 7000. Рец.: Рябков Г. Рөстәм һәм башкалар.—Соң. Татарстан, 1969, 27 апр.
Очкын. Повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1969.—104 б., ил. 13 000. Рец.: Әхмәдуллин Ш. Очкыннан ялкын кабына.— Соң. Татарстан, 1970, 31 март.
Гөлләр кояшка карый: Повесть.—Казан: Таткитнәшр., 1972—100 б. 12 000.
Тынгысызлар: Повестьлар.—Казан: Таткитнәшр., 1973.—398 б. 11000.
Авылдашлар: Повесть һәм хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1976.-—160 б. 10 000. ре:ц.: Гыйззәтуллин Р.— Татарстан яшьләре, 1977, 5 февр.; Әхмәдуллин Ш. Тормышчан образлар.—Соц. Татарстан, 1978, 2 март.
Космонавтлар урамы: Повестьлар.— Казан: Таткитнәшр., 1978.— 280 б. 15 000.
Наил һәм Фаил: Повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1980.— 79 б., ил. 15 000. Рец.: Я н о в X. Чишмәләр кайдан башлана? — Казан утлары, 1981, № 3, 169—170 б.
Наил, Фаил һәм башкалар: Повестьлар.— Казан: Таткитнәшр., 1983.— 416 б., портр. 15 000.
На реке Серебрянке: Рассказы /Пер. с татар. Ш. Сунчелея.— М.— Л.: Детгиз, 1953.—63 с. 30 000.
Рассказы о дружбе /Пер. с татар. С. Шарифа.— Казань: Таткнигоиздат, 1953.—90 с, 10 000.
Рассказы /Пер. с татар. Ш. Сунчелея.— 2-изд.— Казань: Таткнигоиздат, 1957.-95 с, ил. 15 000.
Ребята из Сары Алан: Повесть /Пер. с татар. А. Соколовского. Рис. Г. Юмагузина.—М.: Дет. лит., 1963.—160 с. 32 000.
Тоже.—М.: Дет. лит., 1970.—160 с, ил. 100 000.
Искорка: Повести и рассказы.— Казань: Таткнигоиздат, 1971.—238 с, №. 100 000. Рец.: Ш и г а п о в Ш. Вечное чувство юности.— Сов. Татария, 1972, 18 февр.
Цветы тянутся к солнцу: Повесть /Пер. А. Некрасова. Худож. Р. Има-шев.—М.: Дет. лит., 1976.—192 с. 100 000. Рец.: Жикин В.—Лит. в школе, 1978, № 1, с. 80—81.
В лагере робинзонов: Повсти /Пер. А. Некрасова.— Казань: Таткнигоиздат, 1977.—128 с. 200 000.
Река Серебрянка: Рассказ /Пер. с рус. Н. Ф. Евстафьева. Ил. Л. Бурамов.— Чебоксары: Чуваш. кн. изд-во, 1964.—107 с, ил. 3000.— На чуваш. яз.
Мальчишки из Сары Алан: Повесть /Пер. X Кузяева. Ил. Е. Семенов.— Киев: Веселка, 1965.—143 с, ил. 18 000.— На укр. яз.
Ребята из Сары Алан: Повесть /Пер. X. Кукк.— Таллин: Ээсги Раамат, 1973.—142 с, ил. 15 000.—На эстон. яз.

Аның турында

Ихсанова Л. Әдәбият җиңде.— Кит.: Идел. Яшьләрнең әдәби альманахы, 7. Казан, 1976, 63—64 б. Әхмәдуллин Ш. Иҗат портретына сызыклар...— Кит.: Әхмәдуллин Ш. Киләчәкне уйлап. Казан, 1979, 96—109 б. Бакир Г. Балалар аның дөньясы.— Татарстан яшьләре, 1973, 23 авг. ; X и с а м о в Н. Көмеш елганың тирән җирендә: Л. Ихсановага 50 яшь.— Соц. Татарстан, 1973, 26 авг. Балаларның якын дусты.— Сов. мәктәбе, 1973, № 11, 20 б. Кукушкин Р. Балалар дөньясы тылсымчысы.— Соц. Татарстан, 1983, 21 авг. Ш ә р ә ф и Г. Ихласлылык: Л. Ихсановага 60 яшь.— Казан утлары, 1983, № 8, 137—141 б. ЗаконовВ. В гостях у земляков: К 50-летию Л. Ихсановой.— Сов. Татария, 1973, 23 сент. Ахмадуллин Ш. Лябибя Ихсанова.—Дет. лит., 1976, № 4, с. 12—15. Гинкова К. Твоя книжная полка.— Пион. правда, 1976, 17 сент.

"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»