поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ГЫЙЛАЕВ ӨЛФӘТ

Өлфәт Сәрвәр улы Гыйлаев 1941 елда Актаныш районының Такталачык авылында туа. Казан дәүләт университетын тәмамлый. Бүгенге көндә «Вести КАМАЗа» газетасында тәрҗемәче булып эшли. Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Гали Акыш исемендәге бүләк иясе. Хезмәт ветераны.


"Мәйдан" № 3, 2007.


Ак чегән
(хикәя)

Акча алмашыну турындагы өр-яңа хәбәр Илдар Бикбулдичны аэропортта куып җитте. Узган ел "Волга"сын сатып (дөресрәге - шоферыннан саттырып), акчасын банкка салдырган иде. Радиодан акча турында сүз чыккдч, әллә шул соңгы юанычына кизәнәләрме, дип коты качкан иде, банктагыларына кагылмыйлар икән. Кулдагы илле мең белән йөз меңлекләрне генә алыштыралар. Коттеджында бүген онытылып калган йөзлекләр белән генә нишләргә соң? Подъезд төбеннән кузгалып киткәч тә исенә төшкән иде, югыйсә. Кире борылып кереп, китабы-ние белән киштәдән алып кына дипломатка ташлыйсы да бит, юлдан кире борылса, мишәр буламы соң!

Ә секретарь кыз барысын да инструкция буенча эшләгән. Илдар Бикбулдичны командировкага әзерләгән саен "энциклопедия"дән нәкъ илле данә йөзлекне юлга тыгып җибәрә ул. Икесе дә уртак куллана торган акча тулы шкатулканы сейфта саклыйлар алар. Шкатулканы да "энциклопедия" дип атыйлар. Светасы шулай ярата.

Бердәнбер малаен Ташкентта ("әбисе тәрбиясендә!") үстерүче яшь ханым яңа нәчәлнигенә фатирының алмаш ачкычын биреп озаткан төнне Юлдаров та йомшады - сейфның икенче ачкычын аңа тапшырган иде.

Самолеттан төшкәндә әле кискен карары юк иде Юддаровның. Тик ни гаҗәп: таксига кереп утыру белән якындагы почтаны сорады. Эшенә берничә шалтыратып та секретарен урыңда тота алмагач, Светасына телеграмма сукты: "Энциклопедию забыл дома Бальзак".

Телеграмманы кабул итүче Чаллы кызлары, Бальзакңы текстның эченәме, әллә тышына куяргамы, дип баш ватсалар да, секретарь текстны тиз "тәрҗемә" итте. Ростовтан килгән олы кунакларны озатып йөргәндә шефның өендә булды ич ул былтыр! Булу гынамы әле, читтән торып укыйм, дип хатынын "кәкре каенга да сөяп" киткән иде. Тотарга да шалтыратырга!

- Ало, Гөлйөзем Нәгыймовна, Сезме бу? Хуҗа өйдә юкта эштә дә әз-мәз укыштырып була дигәндәй, китапханәдә кирәклесе гел кулда булучан, Илдар Бикбулич архивыннан берничә китап алып торырга булмасмы икән?..

Барысы да Света уйлаганча килеп чыкты. Хуҗа хатын сыбызгы-чәйнеген сүндерергә чыккан арада йөзлекләрдән бүселгән "Бальзак" кунак сумкасына шуды. Гөлйөзем Нәгыймовна аны-моны абайламады, Юлдаров эшенә икенче көнне дә шалтыратты, өченче көнне дә. Секретарь юк та юк. Акча тапшыруның соңгы, өченче көнеңдә кунакханә ятагына кайтып аугач кына уйлап куйды - әгәр Светасы телеграмманы алмаган булса? Хатынына шалтыратканда бер әмәлен табып әйтергә кирәк бүген. Биш миллион гына булса да акча бит, төнге уникегә кадәр тагын алты сәгать вакыт бар!

Сөйләшү пунктында озак көттермәделәр:

- Чаллы. Юлдарова. 13 нче кабина!

Хәл-әхвәл сорашкач та хатыны, ярый, үзе сүз кузгатты:

- Кара әле, Илдар, безнең книжкаларга ул-бу булмастыр бит?

- Юк, юк, Гөлйөзем, аларга кагылмый бу Указ. Тукта әле... онытып торам икән. Кичә безнең этажда чегәннәр йөргән иде. Кызык өчен без дә кәрт ачтырдык. Бер олы яшьтәгесе миңа әйтә: "Үзеңә бик якын таш йортта сине байлык көтә, ләкин ул каплаулы", - ди. Залдагы стенканы караштырып чыгасыңмы әллә... Альбомнар яки китаплар арасында берәр олы әйбер алырга дип аеры куйган акча-фәлән онытылмады микән?..

Гөлйөземнең иң күрә алмаган кешесе чегән иде. Чегән сүзен ищетүгә бу юлы да бала йоннары кабарды. Кичә килгән сап-сары Света белән ачылып сөйләшергә дә аның шул чегәндәй күзләре комачауламады микән әле.

Чү, тукта! Нәрсә соң бу? Әллә кайдан, ерак төпкелдән күтәрелеп килгән ачы таш тын юлын яндыра түгелме? Үте, урыныннан кубып, авызга килгән сыман. Ул да түгел, кичә секретарь кызның үзен бик сәер тотуы, сүз арасында гына, Илдар Бикбулдич шалтыратмадымы әле, дип сорап куюы, юк-кж та телефон аппаратына күз салып алуы ир хатынының бөтен шигең берьюлы тузгытты.

Ана сөте белән җенестән җенескә генә бирелә торган һәм фәкать хатын-кызларга гына хас эчке сиземләү сискәндереп җибәрде аны. Гөлйөземдә көнчелек уянды. Уянды да, акылга юл биреп тормастан, тотып тыя алмас зәһәрлеккә төренеп аваз салды:

- Кара чегән әкиятен әбиеңә сөйләрсең. Ак чегәнеңә нәрсә калган минем өемдә? Кичә килеп, үзенә кирәк китапларыңны җыеп китте әнә!..
...Бигеш аэропортыннан, такси тотып эшенә кайтып туктаса, баш инженер тресттагы бар яңалыкны ике сүздә тезеп салды:

- Светаң тү-тү, Илдар Бикбулдич, Ташкенттан ире кайтып алды. Ике көндә фатирын да саттылар...

Бүлмәсендә, кабаланып, сейфны ачса, "энциклопедия" эче тап-такыр. Акчалардан гына түгел, шкатулка төбендәге "Волга" кенәгәсе белән бергә, сөяркәсе исеменә яздырган ышаныч кәгазеннән дә җилләр искән!

Өенә кайтып, бикле ишеген ачып керсә, Юлдаровның яраткан кәнәфиендә Гөлйөзем кулы белән язылган өч җөмлә ята: "Волга" акчасы белән фатир үзеңә кала. Калгаң ике кенәгәне дә, мине дә эзләмә. Ак чегәнең белән бәхетле бул! 1 апрель".

Ышаныргамы, ышанмаскамы?..

**

"Аргамак" журналы № 8, 1996. Ф.— Казан утлары, 1982, № 2, 165 б.
Акчарлагым — асыл кошым: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр, 1983.—72 б. 4000.

АНЫҢ ТУРЫНДА

Туфан X. Шигърият офыгы киңәя.—Соң. Татарстан, 1973, 4 март. Баянов Ә. Флера Гыйззәтуллина.—Казан утлары, 1981, № 10, 184 6. Баян Ә. Флера Гыйззәтуллина шигырьләре.—Соң. Татарстан, 1981, 15 окт,


©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)

 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»