поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГАЗИЗОВ МӘХМҮТ

Мәхмүт Мөхәммәт улы Газизов 1940 елның 8 февралендә Татарстанның Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Туктар Урдаласы авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1958 елда Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлагач, Казанга килеп педагогия институтының тарих-филология факультетында укый. 1963–1969 елларда туган төбәге мәктәпләрендә тарих, җәмгыять белеме фәннәре укыта, мәктәптә укыту бүлеге мөдире, директор булып эшли. Татарстанда КамАЗ төзелеше башлангач, 1970 елда М.Газизов, гаиләсе белән Чаллыга күчеп килеп, шоферлар тулай торагында тәрбияче, төзелеш мәйданнарында геодезист, мастер, тимерчелек заводында гади эшче һәм башка хезмәт вазифаларын башкара. Тырыш хезмәт уңышлары өчен М.Газизов «КамАЗ төзелеше ударнигы» дигән мактаулы билге белән бүләкләнә.

Мәхмүт Газизовның «Такташ безнең белән» дигән беренче шигыре матбугатта 1956 елда район газетасында басылып чыга. Шуннан бирле газета-журнал битләрендә, күмәк җыентыкларда, әдәби альманахларда аның исеме даими күренә килә, 1969 елда исә яшь шагыйрьнең «Миләш сиртмә» исемле мөстәкыйль җыентыгы дөнья күрә. Җыентык матбугатта уңай бәя ала, Зәки Нури аны «шагыйрьлек»кә беренче «уңышлы имтихан» дип атый.

Шагыйрьнең Чаллы чоры шигъри иҗаты, Хәсән Туфан сүзләре белән әйткәндә, «индустриаль яңгырашы» белән үзенчәлекле. Эш-хезмәт, төзелеш темасы аның 1976 һәм 1990 елларда басылып чыккан «Тәгәри китте йомгагым», «Мәйдан» исемле җыентыкларының төп эчтәлеген тәшкил итә.

Мәхмүт Газизов, төп белгечлеге буенча укытучы-тәрбияче буларак, бигрәк тә соңгы елларда балалар шигъриятендә дә актив эшләүче шагыйрьләрдән. Аның балаларга атап язган шигырьләре «Бер, ике, өч...» (1972), «Гаҗәеп көн» (1995), «Ике куян койрыгы» (2001) дип аталган җыентыкларында, «Аргамак» журналының 1996 елның 7 нче санында «Журнал эчендә китап» сериясендә басылган «Серле иҗек» һәм «Көмеш кыңгырау» газетасы китапханәсе сериясендә дөнья күргән «Кыска буйлы әкиятләр» (1998) исемле кушымта-китапларында урын ала.

М.Газизов – 1978 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Миләш сиртмә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 62 б. – 3500 д.
Бер, ике, өч...: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 16 б. – 15000 д.
Тәгәри китте йомгагым: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 111 б. – 3000 д.
Мәйдан: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 75 б. – 2200 д.
Гаҗәеп көн: шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 1995. – 65 б. – 4500 д.
Ике куян койрыгы: шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 2001. – 16 б. – 1000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Рәхимов Җ. Олы хисләр, яңа җырлар // Ильич васыятьләре. – 1967. – 24 окт.
Нури З. Уңышлы имтихан // Соц. Татарстан. – 1970. – 26 февр.
Туфан Х. Индустрия яңгырашлары // Соц. Татарстан. – 1972. – 27 февр.
Шәфигуллин Ф. Болынга бетон җәйгәндә // Соц. Татарстан. – 1974. – 13 гыйнв.
Галиев Ш. Яшь шагыйрьнең таяну ноктасы // Соц. Татарстан. – 1977. – 11 дек.
Игәнәй Я. Гаҗәеп күчтәнәч // Аргамак. – 1995. – № 12. – 94–95 б.
Бәшәр Р. Иҗат итәр чак // Көмеш кыңгырау. – 2000. – 3 февр.
Имамова А. Китап кибетен урап үтәлмәдем: Мәхмүт Газизовка 60 яшь тулу уңаеннан // Шәһри Чаллы. – 2000. – 14 март.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»