|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. АЛЕШКОВ НИКОЛАЙНиколай Петрович Алешков 1945 елның 26 июнендә Татарстанның Чаллы (хәзерге Тукай) районы Орловка авылында тимерче гаиләсендә туа. Әдәбиятка мәхәббәте бала чактан уяна. Журналист булу хыялы белән 1962 елда Чаллы шәһәренең 1 нче номерлы мәктәбен тәмамлый. Ул чакта югары белем алу өчен хезмәт стажы кирәк булганга, Чаллы районы элемтә бүлегенә монтер булып эшкә урнаша. Бер елдан «Знамя коммунизма» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. 1964 елда армия сафларына китә һәм Мәскәү өлкәсендә рядовой булып хезмәт итә. |
Иң күп укылган
|