поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 

Саба

← Бөтен районнар

Исем:
Кайсы авылдан:
Текст:
 
№11255 / 13.08.2010 09:55:02

Бәрәкалла!!! Рамазан аеның йогынтысы сизелә монда: кешеләр мәңгелек, яшәүнең мәгънәсе турында уйлана, хыяллана башлаганнар....

№11252 / 12.08.2010 17:54:52

"Тик дөнья үзгәрде... Мин үзгәрдем. "

Миңа калса, хыялый, сез үзгәрмәгәнсез.Дөнья да әллә ни үзгәрмәде. Кайсыдыр бер яшькә җиткәч, гомернең чикле икәнен аңлый башлыйсың.... миңа шулай тоела. Тормышыңның узган өлешенә борылып карыйсың да:"Балачак хыялларымда мин шулай яшәячәк идемме?" - дип уйлый башлыйсың...Ул яктан миңа җайлырак булды. Ничә яшь булгандыр үземә максат итеп куйганда;"Мин бу каһәр суккан авылдан котылачакмын, 30 яшькә беркемнән бәйсез булмас өчен фатирлы булырга тиешмен." Һәм мин шуны үтәдем. Менә 30дан соң ниндидер планнар, максатлар куймадым. Үз рәхәтем өчен яшәргә тиешле кебек иде. Әйтергә кирәк анысы да 70-80 процентка тормышка ашты. Гомеремнең өченче таймын исә, гомумән нигә багышларга икәнен белми интегәм))))))

Бик матур язгансыз, хыялый. Үзем менеп төшкән кебек булдым тауларыгызга. Бездә биек булмаган яссы таулыклар.10ар кмга сузылган елгалар. Казанга килгән беренче елларда елга дигәч:"Сездә шундый зур сулы елгалар бармыни?" -дияләр иде. Алар тигезләнгән элеккеге тау араларыдырмы, әллә мең еллар элек аннан елгалар аккандырмы, аларның ярлары биек, без шуларны елга, ә ярларын тау дибез. Яр аралары да хәйран гына киң. Ярларның текә, кыялы җирләре дә бар, сөзәкләнеп яшелләнгәннәре дә күп. Андый җирдә җир җиләкләре күп була иде соңгы елларда. Ә төптән бик нечкә тасма булып чишмәләр тибә, яисә инде инеш булып җыелып агалар. Менә шул текә ярга менгәч, күзгә тип-тигез яшел киңлекләр ачыла. Күз күреме унлап км, ул горизонтта күксел рәшә белән чикләнә. Мин нәни чакта шул рәшәләргә чабып барып җитәсем, анда тагын ниләр барын күрәсем килә килә иде. Бер Фәридә Кудашева шушы ук сүзләрне әйткән иде. Безнең авыл каршында тауның (ярның) текәи җире, аны артышлар, чыршылар каплаган,кояш шуның артыннан күтәрелеп, кып-кызыл нурларын өй каршындагы агачлыклар аша суза.

№11247 / 12.08.2010 01:49:39

//Тау башында ялгыз үсеп утырган каенны кочаклап ела.//
Ялгышлык киткән.
Каен тау башында түгел, тау битендә (биектәрәк) ялгыз үсә. Ә тау башындагысы урман инде аның:)))
Гафу.

№11246 / 12.08.2010 01:34:07

Мин үзем дә 3.00 торып Казанга килеп киттем...
Тиз йөрергә яратам. Тизлек 180 гә җиткәндә, күңел машинага ияреп оча башлый, моны көннең башка вакытында безнең юлларда эшләп булмый:)))
Саба якларында таулар бардырмы - белмим, булганым юк. Ә менә бездә тауларның, чынлап та, биек-биекләре. Бездәге таулар кешегә хәер-хаклы: аларның башында кар ятмый, шулай да Кавказ тауларыннан мең мәртәбә илаһирак алар. Безнең өчен. Тау башына менсәң, тип-тигез, әйтерсең, футбол кыры, капкалар куй да, түгәрәкләр сызып, уйна да уйна. Тик шул кырның кырыена килеп чыксаң, әлеге тигез булып күренгән чиксезлек кинәт кенә өзелә дә китә... Кырт киселә. Менә инде син тау кыясында, аска карап торасың. Канатларың булса, очып китәрсең кебек. Көндез, гадәттә, баш әйләнә, ирексездән артка чигенеп куясың. Төнлә булса, бу караңгы упкын күзгә күренми диярлек. Бер адым атласаң, егылып төшәсеңне көт тә тор... Кайчакта кыядан мәңгелек исәпләнгән ташлар куба башлый, алар, бигрәк тә көчле явымнардан соң, кинәт кенә актарылып, аска тәгәриләр. Без кечкенә чакта бер кызчыкны таш басып үтергән иде. Олылар безне һәрвакыт кисәтәләр иде: сак булыгыз, таулар шаярганны яратмый! Ә без шул ташлар астындагы төлке өннәрен актарып йөри идек... Без тауларга гашыйк җаннар идек. Хәзер дә шулай. Тик хәзер тау башына учак яксак та, авылыбыз элеккечә җемелдәп күренми инде. Утлары сүнгән. Дөм-караңгы. Элек тау башында таң каршылау бар иде. Хәзер дә җәй көне таңны тауда каршыламый калганым юк. Кояшның беренче нурлары ерактагы таулар артыннан балкып килеп чыга. Андый кояш җир йөзендә берәү генә. 6 млрд кеше яшәгән җир шарының башка урынында андый кояш күренми.Тик дөнья үзгәрде... Мин үзгәрдем. Таулар, ташлар - барысы да минем җанымны тынычландыра торган балачак хатирәләре. Әгәр сине авыр кайгы баскан икән, әгәр күзеңә ак-кара күренмәсә, ә күрергә кирәк булса - йөгереп тауга мен. Йөгереп төш. Тагы мен, тагы төш... Тау башында ялгыз үсеп утырган каенны кочаклап ела. Беркем күрмәс, беркем ишетмәс. Күңелең сафланып, кайгы-хәсрәт артка чигенер. Таулар каен яфраклары аша колагыңа йомшак кына пышылдар: тормыш бит әле дәвам итә... Тауларның тавышы бар, аларны тау күкрәгенә ятып, тыңлый һәм ишетә белергә генә кирәк...

Йолдыз яңгыры күренми әле бүген. Соңрак булмасмы...


№11245 / 12.08.2010 00:43:18

Ой, рәхмәт)))))! Казанда иртүк торылмаса да, атпускыда гел кояш чыкканчы торам, чынлап. Яшь чакта йоклыйсы килә, әни мәрхүм гел:"Озак йоклап табигатьнең матур чагын күрмисез," -дия торган иде. Чынлап та шулай.
Быел Сабада табигатьтә ике үзгәреш сиздем. Элек безнең яндагы агачлыкта каргалар оялый иде. Алар кичен безнең бөтен ишекаллды күген кап-кара итеп каплап, каркылдашып җыелышып ала торган иделәр. Күптән юк, күренмилзр иде. Бу юлысы карап торам: ишек алды күген каплап алдылар. Тик ничектер биегрәк кебек. Бик кара да түгелләр. Каркылдаганнары да ишетелми. Шуннан бер төркем аерылып, кыйгачлап инеш ягына очты. Кыр үрдәкләре икәнен шуннан гына аңладым. Күрелмәгән хәл. Бик күп икән алар быел. Гадәттә берничә оя очканы гына күренгәли иде.
Икенчесе китапта гына күргән кошларны күрдем. Кечкенә вакытта улыма көнбатышта чыккан "Мир живой природы" дигән китап алган идем. Шуның тышлыгында зәңгәр башлы, лимон төсле сары түшле кош төшерелгән, ул кошның соры башлылары да була дип язылган иде. Зур гына сап-сары түшле кош. Башы соры. Үзебезнең бакчадагы миләштә дә күрдем. Саба-Казан юлындагы каенлыкта да.Карлыгачтан ике тапкыр зурырак.

Ә бүген, иртәгә йолдызлар яңгыры икән... Казанда күреп булмас инде....

№11244 / 12.08.2010 00:38:02

/Аһ, наян шул безнең чибәр Иркә // - дип укырга :)))

№11242 / 12.08.2010 00:02:57

//Бер ара миңа каты бәйләнгән идегез шикелле....//
Булмас.
Булса да, яратып кына булгандыр.

Шигырь сөюегезне искә алып,
экспромт (монда язылган монда калса иде... - үтенеч:)))).
Кем ул, кем ул урман аланында
Каеннарны кочып тын калган?
Кышларында өзелеп җәйне көткән,
Җәйләр җитсә, кышны сагынган?
Кем ул, кем ул чаңгы таякларын
Энҗе карның кадап күзенә,
Юллар сыза Әзи урманында,
Төшә алмый һичкем эзенә...
Җәйге таңның тәүге саф нурларын,
Кем беренче күрә дисезме?
Шул инде ул, исемен Иркә дигән,
Үзе усал, үзе сөйкемле...
Интернетның чаткы-оеткысы,
Гел кайный ул, өскә омтыла,
Матбугатка керсә, борчу-мәшәкате
Онытылыр кебек тоела...
Кемдер сүгә аны, кемдер яклый,
Көч бирәләр Саба ягыннан:)
Аһ, наян безнең Иркә -
Кышларында өзелеп җәйне көтә,
Җәйләр җитсә, кышны сагына...

№11208 / 07.08.2010 17:26:33

Башка конкретрак тема нинди була соң ул?

№11202 / 07.08.2010 11:53:33

Не подкалывать! Киселгэн наратка ни язылганын белдегез инде.Эйдэгез башка конкретрак темага сойлэшик эле. Минем дэ яналыклар белэсем килэ.

№11172 / 05.08.2010 08:24:54

Зинһар, борчылмагыз, нәкъ шул ук кояш бездә, бөтен Рәсәйдәге кебек үк, төтен эчендә... Хотя, юк..., бүген яктырак күренә, әллә яңаны кайтарттылар микән??? БилләҺи яңа кояш бу!!! Президент бүләк иткәндер инде.

№11171 / 04.08.2010 22:03:58

Давайте жить дружно!!! :-)))

№11170 / 04.08.2010 18:35:13

сезләргә претензия булырга мөмкинме инде?!

№11169 / 04.08.2010 17:48:38

Саба шул!берэр претензиягез юктыр бит?Лунтик,сабалы булмасан буталып,кысылып йормэ яме....

№11167 / 03.08.2010 22:46:06

шулаерак ахры)))

№11165 / 03.08.2010 21:08:57

сездэ хэзер башка кояштыр инде. ни дисэн дэ Саба бит.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»