Лениногорск
шатлык, Авылга бабайга диеп язсаң килеп җитәр наверно
адресыңны яз, берничә күлләвекне салырбыз :)))
шатлык,сез шундый бәхетле, әзрәген безгәдә җибәрегез әле, кибегеп үләбез бит инде
Яңгыр ява!!!
Ур-ра!!!
Без синең арттан йөрибез...
сүзләреңә мөһер сугып:)))
Печмәнле линагурлар кая югалдыгыз??
Онытабыз... Хушлашабыз...
Бәхетле бул, Берәү!!!
ЛиЗа, эшләгән кешегә шәһәрдә дә эш күп инде ул. Кулы оста кеше тик ятмый. Ялкауланмаска гына кирәк... Авылда әй, кина карыйм әле, аннан эшләрмен дип ятып булмый, ә шәһәрдә менә шул бетерә инде безне. ашагач, барып ятасы гына килә )
Берәү үпкәләгән, үзе чыннап та Алкышка гашыйк булган инде әллә. Алдап йөрткәнне белгәч, ачуы килгәндер. чыннап та, оешмаларга йөри тырган кеше түгелдер.
Онытыгыз инде. Тимэгез!!! Зинhар!!!!!!
Менә сезгә Печмән патриоты...
Моя хата с краю, дисезмени?
Рәхмәт дәшүегезгә!
Гафу...
Ышанмыйча язу минем өчен һич тә мөмкин түгел,
Язган һәрбер сүзем өчен җавап тота күңел...
Шуның өчендер дә бәлки, Сезнең берлектә түгел...
Ышанганнар тарафына тарта мине күңел...
Уф-ф-ф! Авыл жирендэге эшне тавык та чуплэп бетерерлек тугел. Сезнен янга керергэ дэ вакыт калмый кайчак... Минем иркэмнен дэ эше кунтер инде- куренми эле нишлэптер.
Их егетләр, их кызлар...
Берәүнең Алкышка гашыйк булуына ышандыгызмы?
Алкышның Берәүне сагынып өзгәләнүенә дә ышандыгызмы?!
Менә шул инде ул әдәбият-сәнгать көче!
Менә шул инде ул образга керү, сүз-каләм көче!!!
***
Баш очында гына түгел,
Һәр күңелдә КОЯШ бар!
Тау артына яшеренгән
Әле күпме КОЯШЛАР...
========================================================
Берәү дускай, зинһар газапланмагыз, бу бит хыялый дөнья, уен-тамаша гына!
Инде серне ачыйк, сезне Лениногорскиныкы дип уйлап, үзебезнең арага - “Чишмә” берләшмәсенә тартмакчы идек. Сездәй талантлы, укымышлы ир-егетләр безгә бик тә кирәк!!! Ләкин сез Казанда яшисез бугай. (Бәлки безнең арада булып та, кемлегегезне яшерәсездер, андый шик тә бар...) Кем булсагыз да сезгә уңышлар телибез, каләмегезне ташламагыз.
Ә Х. ны үзебез дә бик яратабыз!!!
Бака боты булам инде, шулай да...
Шагыйрьнең үзенә түгел, шигырьләренә генә гашыйк булырга кирәктер.Ул очракта да гашыйк сүзе белән атау дөреслеккә туры килми кебек.әгәр шигырь ошый икән - минем өчен үземне ярату кебекрәк чыга, абау әстәгефирулла, ни сөйлим ?! Тик бу шулай. шагыйрь син әйтергә теләгән, әмма булдыра алмаган осталыкта әйтеп бирә. Жәлләп тә куям инде мин ул берәүне ул яктан караганда.Миңа калса, аңа бары бер теләк була ала, язсын!!!Ниндидер гаепләүләр -урынсыз, мәгънәсез дә дип әйтәсем килә, катырак яңгырый, гафу итегез.
Кызык тугел,
һич кайгырма!
Мин белгән кеше Берәү булып чыкмады :)
Берәү! Кем булсагыз да!
Ярамый алай!
Русча матур итеп "провокация" дип атала гамәлегез, ләкин татарча ямьсез яңгырый ул.
Башта ачу чыкты, аннан үземнән көлдем :))) Алай тиз ышана торган гадәтем юк иде. Сабак булды тагы бер кат.
Язмаларыгызны укып чыккач, шуны аңладым: район битенә шигъри җанлы якташларны тартасыгыз килә. Бик яратасыз районыбызны! Аңлыйм, хуплыйм, но мондый юл белән түгел бит инде! Реаль мәхәббәттән куркасыз, шуңа үзегезгә гашыйк булганны сизсәгез, табан ялтыратасыз икән... Димәк, сәбәпләре бар. Гыйшык сүзләре язмасагыз, гашыйк булмаслар! Ләкин инде язмыйча да яши алмыйсыз бугай :))) Ике шагыйрь кеше бер-берсенә гашыйк була алмый, диләр, беркөнге шигырегезнең мәгънәсен шунда гына дип күрәм. Әгәр шулай икән, языгыз да языгыз, без бик теләп укырбыз, гашыйк булмыйча гына җаваплар да язарбыз! Танылырга теләмисез икән, танылмагыз, тик матбугаттан югалмагыз!
Менә бит, үзеннән-үзе сүзләр рифмалаша башлады хәтта...
- << Первая
- < Артка
- 22
- 23
- 24
- 25
- 26
- 27
- 28
- 29
- 30
- 31
- 32
- 33
- 34
- 35
- 36
- 37
- 38
- 39
- 40
- 41
- 42
- 43
- 44
- 45
- 46
- 47
- 48
- 49
- 50
- 51
- 52
- 53
- 54
- 55
- 56
- 57
- 58
- 59
- 60
- 61
- 62
- 63
- 64
- 65
- 66
- 67
- 68
- 69
- 70
- 71
- 72
- 73
- 74
- 75
- 76
- 77
- 78
- 79
- 80
- 81
- 82
- 83
- 84
- 85
- 86
- 87
- 88
- 89
- 90
- 91
- 92
- 93
- 94
- 95
- 96
- 97
- 98
- 99
- 100
- 101
- 102
- 103
- 104
- 105
- 106
- 107
- 108
- 109
- 110
- 111
- 112
- 113
- 114
- 115
- 116
- 117
- 118
- 119
- 120
- 121
- Алга >
- Последняя >>