поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.06.2008

ТАТАР МАТБУГАТЫНЫҢ ИҢ “ТӘМЛЕСЕ”

Соңгы елларда татар телендә чыгучы газета-журналлар саны күзгә күренеп артты. Шәхси газеталар күбәйде. Араларында берничә саны гына чыгып калганнары да бар, әлбәттә. Аннан-моннан материал күчереп бастыру, күпсанлы “йолдызлар”, имеш-мимеш, аш-су һәм файдалы киңәшләр тирәсендә “әйләнү” белән мавыгучылары да күп. Шулай булса да татар матбугатының үсештә булуы шиксез. Исеме һәм абруе булган, дәүләт чыгара торган матбугат чараларында да бизәлеше һәм эчтәлекләре ягыннан үзгәрешләр күзгә чалына.

Газеталар чынлап та күп, аларның барысын да яздырып укып бару түгел, исемнәренә күнегергә дә өлгермисең. Хәзерге кызу заманда дөньядан калышмый мәгълүмат агышы артыннан ияреп барырга да кирәк. Үзем яңалыкларны Интернеттан карарга ияләндем. Кызганыч, моңа кадәр күпчелек татар газеталарының Бөтендөнья пәрәвезендә сәхифәләре йә бөтенләй юк, яисә алар вакытында тулыландырылмый иде. Баксаң, иң кәттә татар газеталары өчен бу эшне эшләүче кеше табылган икән. Укучыларга “Татарстан яшьләре”нең “Тамаша” сәхифәсен алып баручы, ә соңрак “Кәеф ничек?” газетасы мөхәррире буларак таныш журналист Данил Сәфәров. Күптән түгел ул татар матбугатында чыккан иң “тәмле” материалларны туплаган “Matbugat.ru” сайтын булдырды.

- Гадәттә газеталарда чыккан мәкаләләрнең бер-икесе генә аеруча игътибарга лаек, эксклюзив әйбер була. Газета мөхәррирләре белән сөйләштем тә, аларны Интернетка салырга булдым. Хәзер Matbugat.ru да егермегә якын басма матбугат чарасының иң шәп материалларын табарга була, - ди Данил.

Шунысын әйтергә кирәк, Данил үзе дә татар дөньясында ниләр булып ятканын белеп тора, сайтын беркемдә булмаган әңгәмәләр, яңалыклар белән һәрдаим баета. Иң кызыклы темалар астында су буе комментарийлар булыр – бусы инде сайтның популярлыгын аңлата. Бигрәк тә журналист халкы matbugat.ru ны үз итә. Кайбер күтәрелгән мәсьләләр кызу-кызу бәхәсләр уята. Интернетның тагын бер яхшы ягы – монда теләгән фикереңне язасың.

Татар матбугатының үсеше татар Интернеты тәрәккыяте белән үрелеп бара. Matbugat.ru сайты электрон татар газеталары арасында иң укыла торганы булып куяр бәлки.

 

Алия САБИРОВА
Татарские новости
№ --- | июнь-июль 2008

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»