поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.06.2008

17 ЯШЬЛЕК ПРОГРАММИСТ

Интернетта Matbugat.ru дигән яңа сайт эшли башлады. Анда татар газета-журналларында чыккан иң кызыклы язмалар эленеп бара. Шул исәптән “Сабантуй” язмалары да. Һәркайсы астында интернет кулланучылар үз фикерләрен язып калдыра ала. Шулай итеп, язма авторы материалын иҗат итеп кенә калмый, ә укучылар белән әңгәмәгә дә керә. Яңа сайтның эшләнешен профессиональ программистлар да ошатты. Алар аны кем эшләгәнен белми, әгәр дә белсәләр, бик гаҗәпләнерләр иде...

Денис Булатов – Татар-төрек лицееның 11 сыйныфында укый. Яшь булуына карамастан, профессиональ дәрәҗәдә сайтлар ясау белән шөгыльләнә. Matbugat.ru – аның беренче генә эше түгел. Хәер, үзенә сүз бирик...

 

– Денис, бу эш белән син ничек шөгыльләнә башладың?

 

– Үзлегемнән. Башта гади сайтлар эшли идем, соңрак үз алдыма катлаулырак максатлар куя башладым. Элек бу хобби гына иде. Хәзер исә, укудан тыш бик күп вакытымны ала башлады, хобби гына дип әйтмәс идем.

 

– Укуыңа зыян килмиме соң?

 

– Юк, уку минем өчен беренче урында. Быел лицейны тәмамлап, югары уку йортына керәсем бар.

 

– Компьютерлар белән бәйле белгечлеккә барасыңмы?

 

– Әйе, үзем сайлаган өлкәдә үсәсем килә. Ә югары белем моны тагын да ныгытыр дип өметләнәм. Казан дәүләт университетының яки Казан дәүләт техник университетының ВМК факультетларын сайлармын, мөгаен. Икесенең берсен.

 

– “Матбугат.ру”дан башка тагын нинди проектлар белән мактана аласың?

 

– Мактанырга яратмыйм (көлә)...

 

– Шулай да?

 

– Бер музыкаль төркемгә рәсми сайт эшләдек, хәзер менә бер татар газетасына эшлибез, тиздән ачылачак. Аннан тыш рәсми булмаган сайтлар шактый.

 

– Ялгышмасам, “Рубин” футбол командасы фанатларының сайтын да син эшләгәнсең. Син әллә фанатмы?

 

– Әйе, футбол, җанатарлык тормышымда зур урын алып тора. Мин үземнең туган шәһәремне һәм аның  футбол командасын бик яратам. Бу мавыгу – яшәешемнең бер өлеше дип әйтер идем.

 

– Оста программистка нинди фәннәрне яхшы белү кирәк? Алгебра? Арифметика?

 

– Әлбәттә, аларсыз булмый. Әмма мин беренче урынга теләкне куяр идем. Барысы да теләктән башлана.

 

– Сайт эшләү күпме тора?

 

– Алар структурасы, ясау вакыты, катлаулылыгы буенча бер төрле генә түгел бит. Шуңа күрә бәясе дә төрле.

 

– Уку һәм компьютердан тыш буш вакытыңны ничек уздырасың?

 

– Футболны әйттем инде... Аннан тыш, минем яшьтәшләр нишли – шуны эшлим.

 

– Син геймермы?

 

– Юк, компьютер уеннарын яратмыйм. Виртуаль дөньяда түгел, реаль тормышта яшәргә кирәк. Спорт белән шөгыльләнү файдалы. Компьютер артында болай да еш утырыла. Ял вакытында булса да, аннан аерылып торырга кирәк, дип уйлыйм.

 

– “Виртуаль дөнья”ны укучылар арасында программист булырга теләүчеләр дә бардыр. Аларга нәрсә киңәш итәр идең?

 

– Программалау эшендә бернәрсә дә җиңел бирелми. Башта үзегезгә гадирәк максатлар куегыз, аннары катлаулыракларына күчегез. Әгәр дә теләгегез һәм тырышлыгыгыз көчле булса, сез, һичшиксез, уңышка ирешерсез.

Данил СӘФӘРОВ
Сабантуй
№ 19 | 13.05.2008

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»