20.07.2014 Мәдәният
Зөһрә Сөләйманованың “Яшә җирдә эз калдырып” китабын тәкъдим итү кичәсе узды
Хөрмәтле авылдаш шагыйрәбез Зөһрә апа Сөләйманованың үткән елны “Яшә җирдә эз калдырып” дигән икенче китабы бастырылды. Күптән түгел “Туган як” редакциясендә аны укучыга тәкъдим итү чарасы булып үтте. Бу Красный Остров халкы өчен дә зур вакыйга һәм без аны, әлбәттә, игътибарсыз калдырмадык – авыл китапханәсендә Зөһрә апага, аның иҗат җимеше булган китабына багышланган чара уздырдык.
Анда китапханәнең иң актив укучылары, сугыш һәм хезмәт ветераннары катнашты. Зөһрә апаның аларга багышланган “Авылым алтыннары” дип аталган шигыре дә бар.
Яше белән инде олы булсалар да,
Сиксән яшьне күптән узсалар да,
“Карчык” диеп әйтеп булмый һич аларны,
Авылымның яме алар, алтыннары.
Нәкъ менә шушы “алтыннар” җыелган иде бу әдәби кичәгә. Яраткан газетабыз “Туган як” редакциясе хезмәткәрләре Найлә Жиһаншина, Румия Хамзинаның, озак еллар редакциядә, аннары Сергач телевидениесында эшләгән, барчабызга да яхшы таныш булган Тәнзилә Паламарчукның бу чарада катнашулары да ямь өстенә ямь булды.
Кичәне башлап җибәргәч, иң башта Зөһрә апага сүз бирдек. Ул бу чараны оештыручыларга – миңа һәм клуб директоры Гүзәл Азизовага, аны олылап килгән барча кунакларга зур рәхмәтләрен белдерде һәм кыскача үзенең иҗаты белән таныштырды. Аннары кайбер кунаклар да үз фикерләрен белдереп, авылдаш шагыйрәнең иҗатына югары бәя бирделәр. “Сезнең авыл төбәгебезнең иң гүзәл урыннарының берсендә урнашкан һәм бу матур җирләрдә Зөһрә апа кебек талантларның тууы бер дә гаҗәп түгел, шушы гүзәллек арасында яшәп иҗат иткәнгә аның хикәяләре дә, шигырьләре дә искиткеч – тирән эчтәлекле, мәгънәле һәм шул ук вакытта укучыга бик якын”, - диде Тәнзилә Паламарчук. Ул шагыйрәгә рәхмәт әйтеп, Сергач районы татарларының җәмәгать эшлеклесе Рушан Идрисов исеменнән аңа истәлекле бүләк тә тапшырды. Шулай ук Гөлнур Гайнетдинова, Зифа Җаббарова, Флюра Насретдинова, Надия Алимова һ.б. авылдашлар да Зөһрә апаның иҗаты белән соклануларын белдерделәр. Тулаем алганда, бергәләшеп әзерләгән чәй табыны артында бик җылы аралашу булды – “авылыбыз алтыннары” яшьлек хатирәләре белән дә уртаклаштылар, Тәнзилә бик матур итеп җырлады, “Әниемә бишек җыры”н башкарганда, барысының да күзендә яшь иде. Без Зөһрә апабызга исәнлек, тыныч тормыш, иҗади уңышлар телибез һәм чын күңелдән аның белән горурланабыз, ул бит үзе язган “авылыбыз алтыннары”ның берсе.
РЕДАКЦИЯДӘН. Кадрия Армиханова безнең газетаның якын дусты. Ул озак еллар җирле мәктәптә укытучы булып эшләде, мәктәп ябылгач китапханәдә хезмәт итә башлады. Авыл балалары хәзер рус мәктәбендә укырга мәҗбүр, әмма Кадрия татар телен саклауга зур көч куя – ул алар белән төрле тематик кичәләр уздыра, татар язучыларына багышланган күргәзмәләр белән гел таныштырып тора, Кави Нәҗми музееның бинасы ярымҗимерек хәлдә булганга, андагы экспонатларның да байтагын саклап калыр өчен китапханәгә күчергән. Кыскасы, без аны туган авылының чын патриоты дисәк тә, ялгышмабыз.
Красный Остров, Сечен районы.