19.07.2014 Авыл
Авылны кемнәр яшәртә?
Зәй районында узган семинар-киңәшмәдән соң юл тузаннары басылырга да өлгермәде, редакциянең авыл хуҗалыгы бүлегенә укучыларыбыздан ризасызлык белдереп шалтыратулар башланды. Хәл ителмәгән проблемалардан гарык булганнарны бүген күп нәрсә борчый. Бигрәк тә үзләре яшәгән авылның киләчәге.
Сер түгел: кайбер авылларның күгендә кара болытлар куерганнан-куера. Бүген ни дә булса эшләнмәсә, иртәгә хәл итәсе проблемалар тагын да арта. Бетүгә таба барган авылларны ничек саклап калырга?
Әлеге дә баягы семинар-киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгышында үрнәк хуҗалыклар арасында таныш авыл исемен ишетеп, тагын бер кат сөенеп куйдым. Югыйсә төрле яктан макталып, башкаларга үрнәк итеп аталган Әлки районы Хузангай авылы да әле кайчан гына бетүгә таба йөз тотучы авылларның берсе иде. Чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә Хузангай авылы ничек итеп республикада иң төзек авылларның берсе, ә биредәге хуҗалык Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дан алган? Хуҗалык җитәкчесе Евгений Чугунов, уңышларның сере – яшьләрдә, дип саный. Ул үзе дә бик яшь булуына карамастан, инде унынчы елын әлеге хуҗалык белән җитәкчелек итә.
– Авылыбызның бетүгә таба баруына җаннарыбыз әрнесә дә, элегрәк елларда сөйләшүдән ары китә алганыбыз булмады. Үзгәртеп кору дигәннәре хуҗалыкның барлы-юклы техникасын, мал-мөлкәтен юкка чыгарды. 2000 нче еллар башында тәмам аптырашта калган идек инде, дип искә ала ул еллар турында Евгений Чугунов. Менә шундый авыр бер вакытта безне – авылда чарасызлыктан ни эшләргә белми йөргән бер төркем яшьләрне озак еллар дәвамында читтә эшләп, эшмәкәр булып танылган авылдашыбыз Иван Иванович Казанков җыеп алды. Озын-озак сөйләп тормады. Авылыбызны саклап каласыбыз килсә, бергәләп эшкә тотыныйк. Кулымнан килгән кадәр ярдәм булыр, дип ышандырды. Менә шулай “Хузангай” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы барлыкка килде.
2000 елда нигез салынган “Хузангай” хуҗалыгында ел саен диярлек булырга туры килә. Район җитәкчесе Фердинант Дәүләтшин да кайда нинди уңай тәҗрибә күрсә, иң элек шушы хуҗалыкта сынап карарга тырыша бугай. Башлыча бөртекле һәм техник культуралар үстерү, терлекчелек белән шөгыльләнүче әлеге хуҗалык базар шартларына башкалардан алданрак күнегә алды бугай. Хуҗалык җитәкчесе, яшь кенә булса да, инде бу “камыт”ны унынчы елын тартучы Евгений Чугунов тәҗрибәле белгечләрне дә кырын какмыйча, иң җаваплы юнәлешләрне яшьләргә ышанып тапшыра. Якташлары Иван Казанков та сүзендә нык тора. Нинди ярдәм кирәк – барысын эшләп бара. Әйтергә генә ансат, шушы еллар эчендә “Хузангай” хуҗалыгы 25 “Кировец” тракторы, дистәдән артык “МТЗ-82”, 12 “КамАЗ”, 40тан артык заманча комбайннар һәм башка күп төрле техника сатып алган. 10 елдан артык вакыт эчендә хуҗалыкка 3 миллиард сумлык төрле инвестицияләр кертелде, ди хуҗалык җитәкчесе.
Эш урыннарына килгәндә, анысының да җаен тапканнар. Хуҗалыкта хәзер инде нәрсә җитештерсәләр дә аны юк-бар бәядән тизрәк сатып җибәрү турында түгел, ничек итеп күбрәк табыш алу турында кайгырталар. Әйтик, зур мәйданнарда көнбагыш үстереп, үзләре төзегән эшкәртү заводында ел әйләнәсендә аның маен сыгалар, башка күп төрле продукция җитештерәләр. Беренчедән, кешеләр эш белән тәэмин ителә, икенчедән, табышы мулдан. Хуҗалык үз ашлыгын үзе эшкәртә, югары сортлы он, катнаш азык гына җитештереп калмый, үзләре төзегән ипи пешерү цехында төрле продукция әзерләп саталар. “Хузангай”ның 50 мең тонна сыешлы ашлык саклау складлары, сәгатенә 20 мең тонна ашлык чистарта алучы сушилкасы һәм башка бик күп төрле ярдәмче участоклары, цехлары бар. Тик моның белән генә дә тукталып калмаган әле алар. Бүген хуҗалыкта көнбагыш һәм башка төрле үсемлек майларын иң таләпчән кулланучыларга да ошарлык зәвык белән төрле савытларга салып, төрле максатлар өчен әзерләү цехы, 100 миллион сумлык төрле тәмләткечләр җитештерү предприятиесе, 133 миллион сумлык ашлык эшкәртү цехы төзелә башлаган.
Евгений Чугуновтан хуҗалыкта эшләүчеләрнең хезмәт хакы белән дә кызыксынам. Биш ел эчендә ул аена 6 мең 475 сумнан 21 мең 525 сумга җиткән. Мондый хезмәт хакы авылда түгел, шәһәрдә дә сирәк әле.
Менә шулай эшли дә белә, яши дә беләләр Әлки районы “Хузангай” хуҗалыгында. Уңышларының сере дә гап-гади – хуҗалыкка нәрсә күбрәк табыш китерә, шуны җитештерә, эшкәртә, саталар. Хуҗалыкта традицион рәвештә ел саен җитештерелә торган арыш һәм бодайга соңгы елларда третикале, арпа, тары, солы һәм башка культуралар өстәлгән. Көнбагыш, борчак, карабодайны әйткән дә юк. Ә инде бөртеклеләрне эшкәртеп, көн саен тонналаган ипи, ярма, башка төрле әзер продукцияне үзләренең сәүдә оешмаларында сату да файдага эшләүнең күләмен арттыра. Дөресен әйткәндә, ничәдер ел элек бетүгә таба барган Хузангай авылының кыска гына вакыт эчендә гөрләп үсеп китүе, алай гына да түгел, биредә җитештерелгән продукциянең “Россиянең иң яхшы 100 товары” итеп танылыр дип әйтсәләр, ышанмас та идем. Ә бит төптән уйлап караганда, сүнеп, сүрелеп барган башка авылларның да мондый мөмкинлеге юк түгел. Бары тик теләк кенә кирәк...