12.07.2014 Мәдәният
“Исә Болгар җилләре...”нән соң төшерелүче яңа кино турында анда уйнаучы Фәнис Җиһанша сөйләде
Болгар турында яңа документаль фильм төшерәләр. Инде ничә еллардан бирле экраннан күрергә тилмергән “Исә Болгар җилләре...”нән соң, чал тарихыбызны чагылдырган фильм булырмы икән, дигән сорауга җавап таба алмый йөри идек. Яңа фильм нинди “мөгез” чыгарыр, ул безнең чын тарихи йөзебезне ачып бирерме, режиссеры ышанычлымы, дистә еллар дәвамында төшермәсләрме?
Яңа фильмның төп герое – Кол Гали образын уйнаган Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша белән әнә шул хакта сөйләштек.
– Фәнис, бетмәс-төкәнмәс сериаллардан торган “Исә Болгар җилләре...”нең бер бүлеген карагач: “Шулкадәр мескен булганбызмыни?! Ханнар болай киенмәгән лә безнең. Татарларны, тарихыбызны бизәми торган фильм килеп чыккан”, – дигән тойгы калган иде. Ә яңа фильмның үзгәлеге нәрсәдән гыйбарәт булачак?
– “Исә Болгар җилләре...” – нәфис фильм булса, документаль материалларга нигезләнгән яңа фильмны “БиБиСи” каналы төшерде. Режиссеры – Руперт Уэйнрайт, ә операторы Вартан Канцедал. Икесе дә – Америкадан. Без алар белән моннан өч ел элек Универсиадага ролик төшергәндә танышкан идек. “Болгар” фильмын төшергәндә дә Кол Гали образына мине сайлап алырга тәгаенләгәннәр. Документаль фильмның үзгәлеге нәрсәдән гыйбарәт дигәндә, элек бит татарның тарихын кемнәрдер язып бирде. Һәм ул чынбарлыкка туры килмәгән, ялган тарих булып ташка басылды. Безне һәрвакыт явыз, ерткыч итеп күрсәтергә тырыштылар. Монда инде чын хакыйкатьне чагылдырган елъязманы үзебез язып калдырабыз.
– Фильмда Кол Гали образы елъязмачы буларак гәүдәләнә түгелме? Яңа тарихи образда үзеңне ничек хис итәсең?
– Әйе, нәкъ шулай. Ул – Болгар җирлегендәге булган вакыйгаларны күзәтүче, аларны елъязмаларда язып калдыручы. Биредә кемнәр идарә иткән, сарайда нәрсә булган – барысын да күз алдына китереп, тарихи сәхифәләрне барлый. Дөрес, ул чордагы тарихи елъязмалар бик аз сакланган. Фильмга Болгар җирлегенә бәйле риваятьләр дә килеп керә. Ә Кол Гали образы минем иҗатта һәрвакыт янәшә атлады. Казанның Меңьеллык паркында Кол Гали һәйкәлен ясаганда, мине киендереп, әлеге образда фотосурәткә төшереп киткәннәр иде. Һәм шул сурәтләр нигезендә, сынын эшләделәр. Шуңа күрә әлеге образ күңелгә бик тә якын. Ә уйнаган вакытта режиссерның һәм операторның: “Супер, супер!” – дип әйтүләрен ишеткәч, гадел елъязмачы Кол Гали образын тиешенчә уйнаганмын, алар куйган максатны үтәгәнмен, ышанычларын аклаганмын дигән фикер килде.
– Фильмны кайчан төшереп бетерәчәкләр?
– Аны бер атна эчендә төшерделәр. Җиде-сигез камера эшли, аларның фильм төшерүләре бөтенләй башкача. Бер төркем оператор Иске Болгар җиренә сәүдәгәрләр килүен, икенчеләре табигать күренешләрен, ә өченчеләре бирегә килгән яшьләрне, аларның тарихи җирлек белән танышуын төшерде. Хәзер инде төшерелгән фильмны җыйнаклыйсы, унбиш-егерме минут вакытка сыйдырасы гына кала.
– Шактый гына фильмнарда төшеп, шомарган актер буларак, “БиБиСи” режиссерының, операторның эшләү үзгәлеге аерыламы?
– Алар белән эшләү ничек рәхәт икәнен профессиональ актерлар яхшы аңлый. Менә шундый төркем белән Болгар җиренә барып, шәп кенә нәфис фильм төшерергә дигән хыялым бар. Искиткеч матур табигатьле, тарихи хәрабәләре белән үзенә җәлеп итеп торган җирлектә бай эчтәлекле, зәвыклы кинобыз, һичшиксез, туарга тиеш. Болгарның ЮНЕСКОга керүе дә бит татар халкы өчен күптән көтелгән вакыйга. Без моның белән милләтебез, күп гасырлык мирасыбыз белән тарих битләренә кереп калабыз дигән сүз.
– Бер атна дәвамында фильм төшереп була икән бит. Ә без “Исә Болгар җилләре...”н инде дистә еллар төшерәбез...
– Әйе, “БиБиСи” каналындагы операторлар төркеме бик тиз эшли. Әмма “Исә Болгар җилләре...” – ундүрт сериядән торган һәм бик күп чорларны үз эченә алган күләмле әсәр. Бу документаль фильм исә Болгардагы бер көнне генә тасвирлап бирә.
– Фәнис, элек бит Камал театры тарихи романнарны сәхнәләштерүгә зур урын бирә иде. Хәтердә бигрәк сезнең театр труппасы куйган “Идегәй” спектакле истә калган. Андый пьесаларда актерлар да икенче амплуада ачыла иде. Бүген театрлар нишләптер тарихи әсәрләрдән читләште?
– Репертуарны гел классик әсәрләргә, тарихи романнарга гына корып булмый. Алган очракта да зәвыклы, тамашачыга үтемлесен сайлап алырга кирәк. “Мөһаҗирләр” әсәрен сәхнәләштерү өчен нинди генә конкурслар игълан итмәдек. Әмма аны аңлаешлы, үтемле тел белән иҗат итәрлек язучыларыбыз юк. Ренат Әюпов бу әсәрне Минзәләдә куйган иде һәм спектакль бик уңышлы килеп чыкты. Академик театрда куярлык, аның дәрәҗәсенә туры килерлек әсәрләр дә булырга тиеш бит. Кызганыч, бездә тарихи пьесалар язарлык драматурглар, язучылар юк. “Мине барыбер куймыйлар инде”, – дигән принцип белән яши бирәләр. Һәр спектакльгә килеп, казынып, аның бөтен нечкәлекләрен тоемлый белүчеләр юк дәрәҗәсендә. Тарихны белү бер хәл, әмма тарихи каһарманнарны аның холкына гына хас сөйләм үзенчәлеге белән бирә белү бигрәк тә мөһим роль уйный. Аның өчен театр белән тыгыз элемтәдә булырга, репетицияләрдә утырып, һәрдаим спектакльләргә йөрергә, режиссерны, артистларны күзәтергә кирәк. Бүген бездә андый драматурглар юк. Ә театрга Алтын Урда, Казан ханлыгы, Болгар чорындагы тарихны чагылдырган әсәрләр бик тә кирәк. Гаҗәеп зур биләмәләре булган Болгар бик тә алга киткән дәүләтләрдән саналган. Кайнар һәм салкын су, канализация үткәрелгән, ә ул вакытта мондый уңайлыклар Европада да булмаган хәтта. Татарлар бит чокыр казып, шунда су тутырып юынмаган. Бирегә килгән саен үземә яңалык ачып кайтам. Болгар – минем өчен укылып бетмәгән бер китап кебек. Әлеге фильм да безнең чын йөзебезне ачып бирүче, тирән эчтәлекле документаль әсәр булыр дип ышанам.