10.07.2014 Мәдәният
“Неформат”лар “Тәртип”кә килә (Әңгәмә)
Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең элеккеге коллективы башкаруында “Бөрлегәнем” татар халык җыры яңгырый. Радио дукыннары аша биючеләр чыгышын да тыңлап була икән хәтта. Республиканың алтын фондында сакланган милли хәзинәләребезне сирәк ишеткәнгәдерме, җәүһәрләребезгә шулкадәр сусаганбыз икән. Яңа гына ачылган “Тәртип FM” радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева белән әнә шул хакта сөйләшергә булдык.
– Ризәлә ханым, инде күп еллар тәртипле, әхлаклы радиобыз кайчан була, дип баш ватабыз. Дөрес, бервакыт ачып та карадылар аны, әмма бик тиз арада ябып та куйдылар. Кем чабуыбыздан тотып торды икән, акча җитмәдеме, әллә инде ешлык бирелмәдеме?
– Татар телендә сөйләүче радиоларга ешлык алу – чыннан да, кыен мәсьәлә. Радио ачып карарга теләүчеләр шактый иде. Әмма мөмкинлекләр бирелмәде. Ә ретро җырларга сусау тамашачыда күптәннән яшәп килә. Шөкер, аларга тәүлек дәвамында әлеге хәзинәләребезне тыңлатырлык мөмкинлек туды. Дөрес, әле камилләшәсе, үзгәрәсе бар.
– Бервакыт Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев белән сөйләшеп утырганда: “Мин – “неформат”, шуңа җырларымны радиолар әйләндерми”, – дигән иде. Андый “неформат” җырчыларның чыгышы сезнең “Тәртип”тән яңгыраячакмы?
– Әйе, “неформат”лар яңгырый торган радио була бу. “Татар радиосы”нда эшләгән вакытта миңа “неформат” дигән тәхәллүсне моннан биш ел элек үк такканнар иде. “Бу ретро тавышың белән пенсиягә китәргә вакыт җиткәндер”, – дип әйтүчеләр дә булды. Мин Рөстәм Асаев белән тулысынча килешәм. Үзе исән вакытта җырларын тыңларга тилмереп йөрүчеләр бик күп әле. Хәзер инде безнең радио аша “неформат”ларның җырларын тыңларга мөмкинлек биреләчәк. Аннан соң җырчылар да бит бер тапкыр радиодан җырларын яңгыратмагач, башка аларга тәкъдим итеп тормыйлар. “Тәртип” әнә шул күңелдәге төерләрне таратыр дип ышанабыз. Халык күңеленә якын, мәгънәле җырларны яңгыратып барырга тырышачакбыз.
– Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Айрат Хәмитовның: “Безнең җырларны ни телевидение, ни радио яңгыратмый”, – дип үпкә белдергәне хәтердә уелып калган. Ниһаять, ”Тәртип FM” аша алар репертуарындагы милли җырларны, Нәфисә Василова, Таһир Якупов тавышларын ишетә башладык. Димәк, дәүләт ансамбле архивында тузан җыеп яткан җәүһәрләрне дә биреп барачаксыз?
– Әйе, андый язмалар бирелеп барылачак. Әмма безнең дистә еллар дәвамында җыелып килгән дәүләт архивыннан файдаланырга рөхсәт юк. Шуңа күрә без инде үзебез туплаган хәзинәне кулланабыз. “Тәртип FM” ачылганда, нафталин исе килә торган радио ачылды дип әйтүчеләрне дә ишеттек. Баштарак күңелгә тия иде... Әгәр төптәнрәк уйлап карасаң, нафталин бит ул – ничә еллар әйберне бозмыйча саклый торган нәрсә! Димәк, без шул гасырлар дәвамында асылын югалтмый сакланган мирасны сандыктан чыгарып, җилләтеп, халыкка җиткерергә тырышабыз. Ә архивка килгәндә, җырлар 1960-1970 нче елларда ничек яздырылган булса, шул сыйфатта бирелеп барылачак. Кыштыр-кыштыр тәлинкәдән яздырылганны тыңлап, яшьлек хатирәләрен яңартып утыру – безнең радионың үзгәлеге инде. Шуны да ассызыклап әйтәсе килә: телефон аша үзләренең фикерләрен җиткереп барган тамашачы сүзләренә караганда, без үзебезнең кирәклекне һәрдаим тоеп торабыз.
– Татар телендә сөйләүче радиолар бармак белән генә санарлык. Әмма шулар арасында көндәшлек тудыру, тамашачыларның күңелен яулау өчен нинди “мөгез” чыгарырга исәп бар? Киләчәктә безне нинди кызыклы тапшырулар белән җәлеп итәчәксез?
– Радио ачылганда, “Тузмый торган бүләк” дип аталган әдәп, әхлак, “Тел дигән дәрья бар” тапшырулары белән башлап җибәрдек. Фәнни тел белән сөйләп, артык акыл өйрәтергә тырышмыйбыз. “Тузмый торган бүләк”не Сәйдә апа Аппакова алып бара. Аннан театр тормышын күңелгә үтеп керерлек итеп тәмле телле Гөлнара Зиннәтуллина сөйли. Анысы да халыкка кирәк. Барлык кеше дә бит театрга йөрми, спектакль карамый. Кайбер тамашачы спектакльләрне элеккеге кебек радиодан тыңларга ярата. “Тәртип“ – “Татарстан” радиосының заманлашкан, яшь варианты кебек дисәм, һич ялган булмас. Әмма алар артыннан куып җитү өчен безгә эшлисе дә эшлисе әле. Тиздән балалар һәм яшүсмерләр, гаилә турында тапшырулар эшләргә исәп тотабыз. Аннан безгә кайбер тамашачы: “Нигә җырның авторларын, артистның исемнәрен әйтмисез?” – дип шелтә белдерә. Киләчәктә җырчының тормышы, иҗаты турында “Таныш моңнар” исемле тапшыру биреп барачакбыз. Монда инде җырчының репертуары гына түгел, ә аның хакында да тәфсилләп сөйләнеләчәк. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау йөзеннән, спорт тапшырулары да алып барыла. Һәм радиода бу тапшырулар күп өлешне тәшкил итә. Йокыдан торып басуга ук, көнне совет заманындагы кебек, иртәнге физик күнегүләр яздырылган тапшырулардан башлап җибәрәбез. Өлкәннәр өчен гимнастиканы исә танылган артист Наил абый Шәйхетдинов алып бара. “Тәртип FM”ның Хуҗа Насретдины да, радионы “Гыйбрәтле гыйбарәләр” белән баетучы да ул. Радионы һәрдаим җанландырып җибәрүче тапшырулардан “Яңалыклар”ны әйтергә мөмкин. Аны Райнур Шакиров алып бара. Күбрәк татар халкының дине, мәдәнияте, тарихы белән бәйле яңалыкларга өстенлек бирелә, – дип өстәде редактор урынбасары Ләйлә Ялалова.
– “Тәртип FM” ачылганга әллә ни күп вакыт узмады. Әмма кайтавазлар килгәндер дип уйлыйм...
– Бүген безне 1 миллионнан артык халык тыңлый икән. Тамашачылар көннең теләсә кайсы вакытында телефон аша үзләренең фикерләрен җиткерә ала. Дөрес, алар арасында төрлеләре бар. “Әссәламегаләйкем” дип исәнләшкәнгәдерме, безне ислам динен пропагандалаучы радио икән, дип әйтүчеләр дә булды. Әлбәттә, күбесенең фикере уңай. Халык ретро җырларга тәмам сусаган икән. “Тәртип FM” аз сөйләп, күбрәк көйләп, халык күңелендәге бушлыкны кирәкле, файдалы рухи азык белән тулыландырырга тырышачак. Тамашачыларның изге теләкләре белән башланган эш дәвамлы булыр дип ышанасы килә.