поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
08.07.2014 Җәмгыять

Австралия абруе

Австралия дигәч, күз алдыгызга нәрсә килә? Океан уртасындагы континент, көңгерәләр, яхшы тормыш... Менә дигән яшәү шартлары булган җирдә, әлбәттә, мәгариф системасы да аксарга тиеш түгел. Австралия белеме дөньяда иң сыйфатлылардан санала. Җитмәсә, матди яктан да отышлы – Америка һәм Европа уку йортлары белән чагыштырганда, биредә уку арзанрак.

“Кызым дәүләттән “бурычка” алып укыды”

Бездә баланы 2-3 яшьтән бакчага бирәләр, анда урнаштыру белән проблема юк. Ата-анасы эшләсә, бакча – түләүле, эш урыны булмаганнарның сабыйлары бушлай йөри, – ди Австралиянең Аделайд шәһәрендә укытучы булып эшләүче Сафия Вәлиева. – Биш яше тулгач, баланы бер ел дәвамында мәктәпкә әзерлек курсына йөртәләр, аннан гына башлангыч мәктәпкә китә... Австралия балалары барлыгы 12 сыйныф белем ала. Бу ил гражданнары өчен мәктәпләр бушлай, чит илнекеләр түләп укый. Алар өчен биредә бер ел белем алу 30 мең доллар тора, әлеге суммага ашау-эчү, яшәү һәм уку чыгымнары да кергән. Дәреслекләр, мәктәп формасы, түгәрәкләр, укытучыларга бүләкләр алу өчен һәркемгә аерым түлисе, анысына бер балага елына 300 доллар чамасы китә. Бу – дәүләт мәктәпләрендәге бәяләр. Әмма Австралиядә шәхси мәктәпләр дә шактый популяр, укучыларның өчтән бере шуларда белем ала. Баласының дини мохиттә үсүен теләүчеләргә дә мөмкинлекләр җитәрлек. Алар католик, ислам нигезләрен өйрәтүче шәхси мәктәпләрне сайлый, анда балага яхшырак тәрбия бирелә, дип санала. Баланы шәхси мәктәптә укыту елына 8-20 мең долларга төшә. Колледж һәм университетларда уку Австралиядә бар кеше өчен дә түләүле. Әмма ул акчаны соңыннан, эшли башлагач кына түләү мөмкинлеге бар. Мәсәлән, кызым Шәмсия менеджер белгечлегенә дәүләттән “бурычка” алып укыды. Ул вакытта бер еллык укуы өчен 30 мең доллар түләргә кирәк иде. Шәмсия, диплом алып, һөнәре буенча эшкә урнашкач кына, аның укуы өчен киткән сумманы хезмәт хакыннан басып кала башладылар. Кайбер акчалы, бай ата-ана баласының укуы өчен алдан түләп бара. Әмма Австралиядә әти-әни ярдәменнән башка, үз көчең белән дә аякка басарга мөмкин.

Үзегезнең нинди фәннән укытасыз? – дип кызыксынабыз.


Укытучы белән укучы арасында тәрҗемәче ролен үтим, – ди Сафия ханым. – Мәсәлән, безнең мәктәпкә инглизчә аңламый яки начар сөйләшә торган бала урнаша икән, мин, дәрестән-дәрескә йөреп, укытучы сөйләгәннәрне аның туган телендә колагына пышылдап барам. Укучы, телне өйрәнеп, башкаларга ияреп киткәнчегә кадәр, бер бала белән шулай эшлим. Мәктәпләргә эшкә контракт нигезендә урнашам, хезмәт хакым сәгатенә 30 доллар тирәсе. Үзем җиде – татар, казах, уйгыр, төрек, инглиз, кытай, үзбәк телләрендә сөйләшәм. Әтиебез күп тел белүне һәрчак зур өстенлек дип санады, шуңа күрә яшь чакта телләр өйрәнеп калырга тырыштым. Хәзер шуның файдасын күрәм.

“Татар телен 19 ел бушлай укыттым”


Аделайд шәһәрендәге дәүләт мәктәбендә 20 елдан артык математика укытам, – ди Австралия татары Гайшә Маски. – Укытучы эше биредә абруйлы санала, хезмәт хаклары әкренләп арта тора. Мин сәгатенә 50 доллар алып эшлим, акчаны ике атнага бер мәртәбә түлиләр. Укучылар өчен дә барлык шартлар тудырылган: һәркайсының алдында компьютер, планшет. Әмма бездә электрон дәреслекләрдән түгел, гадәти китаплардан укыйлар. Балаларның букчалары бик авыр, 20-30ар килограмм! Шулкадәр китап йөртү, әлбәттә, сәламәтлекләренә дә зыян китерәдер. Аннары, хәзер Австралия балалары нык тазара башлады, моны дөрес тукланмаудан күрәләр. Безнең мәктәпләрдә ашханәләр юк, укучылар төшке ашларын букчаларына тутырып, өйләреннән алып килә. Мәктәп буфетында камыр ризыклары, баллы сулар гына сатыла.

Австралия уку йортларында дәресләр, иртәнге тугызда башланып, өчтә бетә. Уку елы февральдән алып декабрь уртасына кадәр дәвам итә. Ягъни, Россиядәге кебек үк, безнең укучылар да җәй көне каникулга чыга. Иң зур имтихан – 12 нче сыйныфтан соң. Университетларга аның нәтиҗәләре буенча кабул итәләр. Чит тел буларак, балалар французча, кытайча, японча өйрәнә.

Үзегезнең ничә балагыз бар, аларны кайда укыттыгыз?


Өч балабыз бар. Зурысы һәм уртанчысы, дәүләт мәктәбен тәмамлап, югары белем алдылар. Кечкенә улыбыз Ислам колледжында 12 сыйныф укыды, аннары электрчы һөнәре үзләштерде. Мин Кытайда туып-үскән татар. Ирем, Япониядә туып, Төркиядә үскән башкорт. Безне Австралия берләштерде, тугыз бертуганым да шушы ук шәһәрдә яши. Биредә яшәүче татарлар саны аз булуга карамастан, балаларыбызны милли җанлы итеп, ата-анабыздан алган тәрбия үрнәгендә тәрбияләдек. Сеңлем Сөенгөл якшәмбе мәктәбе ачып җибәрде, анда сабыйларга татар телен, ислам динен өйрәттек. Шушы мәктәптә сеңлем Мөсараф – 25, мин 19 ел милләттәшләребезнең балаларын бернинди түләүсез укыттык. Чит илдә аларны татар итеп тәрбияләү бик авыр, чөнки Австралия татарларының саны күп түгел – 500 тирәсе генә. Шулай да яшь буын туган телендә чиста сөйләшә, Аллаһка шөкер.

Сан


Австралиядә йорт сатып алучыга гомергә бер мәртәбә 25 мең доллар түләнә.
Бала алып кайтучы гаиләгә хөкүмәт 3-5 мең доллар күләмендә ярдәм итә.
Пенсионерлар ике атнага бер мәртәбә 500-700 доллар пенсия ала. Аларга коммуналь түләүләргә 20 процент ташлама ясала.

Бу кызык!

Австралиядә 14-15 яшьтә, әти-әни йортыннан чыгып китеп, аерым яши башлау гадәти хәл санала. Андый мөстәкыйль үсмерләр, эшкә урнашканчы, хөкүмәт алар арендалаган фатир хакының бер өлешен түләп бара.

Әгәр чит ил гражданы, Австралиядә белем алып, укуын тәмамлаганнан соң, ике ел дәвамында дәүләттән ярдәм сорамыйча эшләсә, аңа бу ил гражданлыгы бирелә. Бу яктан кытай, рус балалары алдыра, тырыш санала.

Австралия мәктәпләрендә укучыларга тавыш күтәргән өчен – эштән куарга, ә кул күтәргән өчен, төрмәгә дә утыртып куярга мөмкиннәр. Ата-ана да үз баласына кычкырырга тиеш түгел.
 


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Гаилә һәм мәктәп
№ |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»